24.11.2010 - Мәгариф

Студентлар бәйрәм итте

Уфаның “Кәрвансарай” үзәгендә Халыкара студентлар көне уңаеннан тантаналы чара оештырылды. Әйткәндәй, бу бәйрәм 1939 елда фашистлар Чехословакиядә талипларның каршы тору хәрәкәтен бастыргач үткәрелә башлый. Шул канкоешлы вакыйгадан соң 17 ноябрь төрле ил студентларының бердәмлек, теләктәшлек көне санала.

Бәйрәм шактый эчтәлекле булды. Студентлар үзләрен борчыган мәсьәләләр белән психологка, юристка мөрәҗәгать итеп, киңәш сорый алды. Психолог Альмира Исхакова 60 студентның соравына җавап бирде. 

— Талиплар — бернинди кысаларга да сыярга теләмәгән, үзләренчә фикер йөртүче ирекле халык, — дип билгеләде белгеч. — Югары уку йортында өченче курста белем алучы бер егет: “Миңа үзләштергән һөнәрем ошамый. Коммерция бүлегендә укыйм. Нәрсә эшләргә?”  дип сорады. Билгеле, биш ел эчендә һөнәрләрнең абруе да үзгәрергә мөмкин. Тик бу очракта өч ел акча түләгән әти-әни турында да онытырга ярамый. Мәхәббәт утында “янучы” студентларга да киңәшләр бирдем...

“Хезмәт ярминкәсе”ндә 2000 эш тәкъдим ителде. Волонтерлык хәрәкәтенә язылырга теләүчеләр дә максатына иреште. Үткен яшьләр осталыкларын шашка, шахмат, өстәл хоккеенда сыный алды. “Студентларның җәмгыятькә тәэсире: миф һәм чынбарлык” дип аталган ток-шоу үтте. Яшьләрнең бизнес-идеяләре республика конкурсында һәм республика югары уку йортлары һәм фәнни оешмалар аспирантларының фәнни-тикшеренү эшләре конкурсында җиңүчеләр тәбрикләнде. Бүләкләү тантанасында республиканың яшьләр сәясәте һәм спорт министры Александр Никерин да катнашты. Җыр-моң белән тыгыз үрелеп барган бәйрәм дискотека белән тәмамланды.

Чара уңышлы оештырылганмы? Бу сорау белән студентларның үзләренә мөрәҗәгать иттек.

— Искиткеч чара үтәчәген декан хәбәр итте, — диде Эчке эшләр министрлыгы мәктәбе талибәсе Мария Кулагина. — Биредә рәхәтләнеп күңел ачудан тыш, кызыксынган сорауларыбызга җавап таба алдык. Минемчә, мондый бәйрәмне елына берничә тапкыр оештырырга кирәк. Ул чакта талиплар үз “казанында” гына кайнамаячак, дуслашачак, үзара тыгыз бәйләнеш тотачак.

Кыскасы, бәйрәмгә килүче һәр студент күтәренке күңел белән кайтып китте.

Айдар МИДХӘТОВ.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»