28.09.2011 - Мәгариф

Яңа стандартларга авыл мәктәпләре әзерме?

Югары Гөлем укучылары укытучылары Зөһрә Әбүбакирова белән.  Мәгариф системасындагы үзгәрешләр артыннан мәктәп укучыларына гына түгел, педагогларның үзләренә дә куып җитү бик авырга туры килә. Ә ата-аналарга исә мәктәп белән бәйле  көтелмәгән сюрпризлар уйланырга да урын калдырмый бугай.  Киләчәк буынны акыллырак та, белемлерәк тә, заманга яраклы да итеп үстерү өчен нинди генә стандартлар уйлап табылмый хәзер.

Быелгы уку елы башында мәктәпләрдә башлангыч белем бирүнең яңа стандартлары эшли башлады. Әлбәттә, һәр башлангыч иң элек эксперимент рәвешендә үзен акларга тиеш. Узган уку елында берничә регионда бәләкәчләр яңа стандартлар буенча белем алган да инде. Билгеле булуынча, яңа стандартлар мәктәпнең эчке “байлыгына” җитди таләпләр куя, уку предметының реаль тормыш белән бәйле булуын да аерым игътибарга ала. Мәсәлән, уку дәресенең төп максаты минутына ничә сүз уку түгел, ә текстны аңлап уку һәм аңа анализ ясый белү.

Заманча стандартлар мәктәп баласына заманча таләпләр дә куя. Компьютерлар бәләкәчләрнең якын дустына әвереләчәк. Алар инде иншалар, диктантлар белән бергә смс-хәбәрләр, электрон хатлар да яза белергә тиеш. Дүртенче сыйныф укучысы компьютерда, урыс теленнән тыш, чит телдә дә текстлар җыярга өйрәнергә тиеш була. Кыскасы, без яраткан акбур белән бетергеч янында флэшка, видеокамера һәм диктофонның да урын алуы көтелә.

Тагын шунысы кызыклы: яңа стандартлар балаларга көнозыны мәктәптә булырга мөмкинлек бирә. Дәрестән тыш эшләр хәзер укыту процессының бер өлеше булып санала. Бу инде экскурсия, түгәрәкләр, конференция, олимпиада, тикшеренү эшләрен — барысын да официаль рәвештә мәктәп оештырырга тиеш дигән сүз.

Яңа стандартлар куйган таләпләрне санап чыгу мөмкин дә түгел. Тик шунысы аңлашыла: башлангыч белем бирү мәктәпләрен яңа стандартларга күчерү үзе артыннан мең төрле проблема һәм сорау тудыра. Якты, иркен сыйныф бүлмәләре, спорт залы, уен бүлмәсе, ашханәсе булган, бәдрәфенә кадәр эчтә урнашкан, заманча җиһазландырылган шәһәр һәм район үзәге мәктәпләрендә белем алучы укучыларга да, аларны укытучы педагогларга да яңа стандартларга күчү әллә ни мәшәкатьләр тудырмас, әлбәттә. Бары тик педагогларга белемнәрен ныгытырга гына кирәк булыр. Тик әлегә кадәр күз карасы кебек сакларга тырышкан зур булмаган авыллардагы башлангыч мәктәпләр бу мәсьәләне ничек хәл итәр? Башлангыч сыйныф укытучылары мондый үзгәрешләргә әзерме? Бала саны аз булу сәбәпле, бүгенге көндә филиаллар булып кына көн күрүче белем учаклары бөтенләй сүнеп бетмәсме? Бәлки, Түбән Новгород өлкәсендәге педагоглар кебек, башлангыч сыйныф укучыларын укытучы йортында укыту да отышлыдыр? Әнә, авыл мәктәбен саклап калу өчен алар өр-яңа эксперимент башлап җибәргән дә инде.

Чынлап та, Түбән Новгород өлкәсендә укытучы йортлары барлыкка килә башлаган. Педагоглар башлангыч сыйныф укучыларын үз өйләрендә укытачак. Бу очракта директордан алып повар вазыйфасына кадәр эшләрне укытучы үзе башкара. Анда Кызыл октябрь районының Овечий овраг авылында шундый мәктәп эшли башлаган да инде. Әлегә беренче сыйныфка ике генә укучы килгән. Барлык шартлар өйдәгечә булса да, укучыларның класс бүлмәсе мәктәптәге кебек җиһазландырылган. Беренче катта, класс бүлмәсеннән тыш, ашханә урнашкан, ә икенче катта укытучы гаиләсе яши икән. Әлегә кадәр укучылар район үзәгенә автобус белән йөреп укыган. Балаларга бик иртә йокыдан уянырга, арып-талып ерак юлда вакыт үткәрергә туры килгән. Автобусның ватылган чаклары да булган. Шуңа да быел беренчегә киткән малайларның әти-әниләре улларын бик теләп 17 ел укыту стажы булган укытучы кулына биргән. Бу ике укучы, һәр мәктәптә өйрәнгән дәресләрдән тыш, татар телен дә бик теләп укый. Икенче сыйныфтан алар француз телен дә өйрәнә башлаячак. Түбән Новгородта мондый укытучылар йортын ачарга 70 кеше теләк белдергән дә инде. Бу проект педагогларның үзләрен дә бик кызыксындыра, чөнки аларга 20 мең сум эш хакы һәм коммуналь хезмәт-ләр, Интернет бәясе түләнә. Өлкәнең мәгариф министры Сергей Наумов белдерүенчә, 2012 елда аларда 50гә якын укытучы йорты барлыкка киләчәк.

Әйтергә кирәк, авыллардагы аз комплектлы мәктәпләрнең бер-бер артлы ябылуы менә шундый яңа проектлар уйлап табарга, авыл мәктәбен нинди төрдә булса да саклап калырга этәрә. Безнең республиканың күпчелек районнарында бала саны аз булуга карамастан, башлангыч белем бирү мәктәпләре филиал буларак сакланып калды. Мәсәлән, биш-алты бала гына белем алган мәктәпнең дә бүгенге көндә ишекләре ачык булуы авылга яшәү өчен көч һәм ямь бирә, аның киләчәген билгели.

Стәрлебаш районының Мортаза һәм Югары Гөлем авылларындагы башлангыч мәктәпләрдә бүгенге көндә тугызар укучы белем ала. Болар — “яңа стандартка” эләкми калган икенче һәм өченче сыйныфлар. Быелгы уку елында беренчегә укырга кергәннәрне  исә яңача белем бирү максатында автобус белән күрше авылга— заман таләпләренә туры килгәнрәк мәктәпкә йөртеп укыталар.

Тау итәгенә сыенып урнашкан, искиткеч матур табигатьле Мортаза авылында 60лап шәхси хуҗалык бар. Уннан артык яшь гаилә, шуларның яртысы күп балалы булуы авылдагы балалар бакчасының һәм мәктәпнең утын сүндерми тота. Биш ел элек балалар бакчасы ачылганда 20дән артык сабый җыелган. Соңгы өч елда балалар саны авылда сизелерлек азайган. 1995 елда төп гомуми белем бирү мәктәбе булып эшли башлаган Мортаза мәктәбендә ул елларда 40ка якын укучы белем алган. Бүген бу башлангыч мәктәп Первомайский гомуми белем бирү мәктәбенең филиалы итеп калдырылган. Авылдан 15 укучы Первомайский мәктәбенә автобус белән йөреп укый.

Мортаза авылында мәктәп белән балалар бакчасы бер түбә астында урнашкан. Бу, үз чиратында, башлангыч мәктәпнең катлаулы хәлен сизелерлек җиңеләйтә. Биредә укучыларны җылы аш белән тәэмин итү дә оештырылган. Мәктәптә актлар залы да бар. “Авылда клуб юк, шуңа барлык чаралар безнең актлар залында уздырыла. Авыл халкы һәр чарага бик теләп килә. Әле дә менә балалар белән “Өлкәннәр көненә” әзерләнә-без”, — ди 26 ел башлангыч сыйныфларга белем һәм тәрбия бирүче Кәримә Ходайбирдина. Билгеле, мәктәптә заманча җиһазлар да, интерактив такта да, компьютер да юк, шуңа да беренче сыйныфка килергә тиешле ике бала, яңа стандартлар таләп иткәнчә, башка мәктәпкә җибәрелгән. Ә 2нче сыйныфтагы сигез укучысын, 3нчедә белем алучы Рәмисне Кәримә апалары гап-гади, ягъни традицион методика буенча укыта.

Шулай ук 9 бала белем алган Югары Гөлем авылындагы башлангыч мәктәп тә Тормай урта мәктәбенең филиалы булып тора. Тимерхан Насыйров җитәкчелек иткән бу белем учагының тагын бер филиалы— Яң-гырчы төп гомуми белем бирү мәктәбе дә бар. Югары Гөлем авылыннан 20 укучы Яңгырчыга автобус белән йөреп укый. Яңа стандартларга эләккән беренчеләр дә (дүрт укучы), аларга ияреп, көн дә күрше авылга юллана. 33 ел буе балалар укыткан, 1нче категорияле укытучы Зөһрә Әбүбакированың укыту системасындагы үзгәрешләргә үз карашы бар. “Мәктәбебез элекке мәчет урынына 1983 елда төзелгән, бер сыйныф бүлмәсендә шөгыльләнәбез. Билгеле, бездә спорт залы да, түгәрәкләр үткәрер өчен уңай шартлар да юк. Укучылар белән чаралар оештырабыз,ә күрсәтергә кеше юк. Балалар яшь-тәшләре белән ярышып укырга, заманча мәктәптә белем алырга тиеш”, — дигән фикердә Зөһрә Фәрит кызы.

Әйе, без танышкан ике укытучы да балаларны, үзләренең күпьеллык тәҗрибәсенә таянып, белем бирүнең иң халыкчан юлы белән Мортаза башлангыч мәктәбендә.укыта. Миңа калса, яңа буын өчен эшләнгән стандартларда исәпкә алынган тәрбия бирү мәсьәләсен бу тәҗрибәле педагоглардан да яхшырак белүчеләр сирәктер. Ни дисәк тә, белем артыннан куып, мәктәп укучысына тәрбия бирү онытылып барган заманда яшибез.

Шуны да өстәп әйтәсе килә: Югары Гөлем авылы борынгыдан бакыр чыгару шахталары белән тирә-якта дан тоткан. Әлеге вакытта биредә 82 йорт кына калса да, халык бик тырыш, уңган, үзенең  булдыклы эшкуарлары, игенчеләре, механизаторлары, савучылары бар. Тик алар да, балалары шикелле үк, күрше авылга йөреп эшләргә мәҗбүр икән. Соңгы елларда авылга яшьләр дә кайта, күп балалы гаиләләр дә артканнан-арта, диләр биредә. Мәктәп белән бер бинада урнашкан балалар бакчасында бүген 10 сабый тәрбияләнә. Димәк, киләчәктә дә авыл мәктәбендә балаларның шат тавышы яңгырап торсын өчен төрле юлларын эзләргә кирәк. Өстән яңа стандартлар яуган саен мәктәпләр ябыла башласа, авыллар бөтенләй бушап калмасмы?!

Зөлфия Фәтхетдинова.     


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»