23.09.2011 - Мәгариф

Студент ярымҗимерек тулай торакта яшәгәндә...

Русия таможня академиясе агымдагы елда 16 миллион 670 мең сумга биш “Мерседес” сатып алырга исәп тота. Уку йортына ни өчен мондый затлы машиналар кирәк? Томск политехник университеты 332 мең сумлык алкоголь эчемлекләр  кайтартырга планлаштыра. Бу акчаларны файдалырак  тотып булмас идеме икән? Әйтик, студентларга тулай торак төзү һәм төзекләндерү, стипендияләрне арттыру, уку өчен кирәкле җиһазлар сатып алу... Шушы һәм башка мәсьәләләр “Студентларның социаль хәле” темасына ил күләмендәге үткән киңәшмәдә каралды. Әлеге юнәлештә Башкортстан югары уку йортларында хәлләр ничек? Тулай тораклар нинди хәлдә?

— Уку йортының алты тулай торагы читтән килеп бюджет урыннарында белем алучы барлык студентларга да бүлмә тәкъдим итәргә мөмкинлек бирә, — диде Башкортстан дәүләт педагогия университеты ректоры Раил Әсәдуллин. — 5,5 мең кешене яшәү урынлы итү мөкатдәс эш. Тулай торакларда студентларга уку, спорт белән шөгыльләнү һәм ял итү өчен бөтен тиешле шартлар да тудырылган. Студент шәһәрчегендә профилакторий, буфетлар бар. Агымдагы елда фонтан урнаштырылган, студентлар үз куллары белән ясаган сыннар куелган, гимнастика ясау өчен мәйданчыгы булган җәйге бакча төзедек. Төзекләндерүгә дә җитди игътибар бүлдек. Атап әйткәндә, 3нче тулай торак капиталь төзекләндерелде. Бинага кергән урынга, коридорларга видеокүзәтү куелды. Башлыча, үзебезнең көчкә таянып эш итәбез. Уйлап карагыз, агымдагы елда тулай торакларны төзекләндерүгә бюджеттан алты миллион сум бүленде. Бу акча бер бинаның электрүткәргечләрен алыштыруга гына җитте. Гомумән, тулай торакларны тө-зек хәлдә тоту өчен ел саен 25-30 миллион сум акча чыга. Болар гына җитәрлекме? Әгәр дә студентлар безнең тырышлыкны хөрмәт итмәсә, җитмәс иде. Яшәүчеләр бүлмәдә дә, ашханәдә дә пөхтәлек саклый. Мөгаен шуңа, безнең тулай тораклардагы шартларга канәгатьсезлек белдереп шикаять язучылар юктыр.

Шул ук вакытта хәл итәсе мәсьәләләр дә бар икән. Әлегә кадәр БДПУ студентларының 33 процентын уфалылар тәшкил иткән. Агымдагы уку елында бу күрсәткеч шактый кимегән. Ди-мәк, бердәм дәүләт имтиханын яхшы балларга тапшырган яшь уфалылар Мәскәү, Санкт-Петербург, Казан югары уку йортларын сайлаган. БДПУга укырга керүчеләр арасында республиканың район һәм шәһәрләреннән килүчеләр арткан. Димәк, киләчәктә булачак педагогларга тулай торакларда тагын да күбрәк урыннар таләп ителәчәк. Уку йорты җитәкчелегенә бу мәсьәләне хәл итү юлларын бүгеннән эзли башларга кирәктер. Сер түгел, буш вакытын фәһемле итеп үткәрә алмаучы студент шешәгә үрелергә, яки башка начар гадәтләр колына әверелергә мөмкин. Бу хакта сүз чыккач, Раил Мирвәй улы түбәндәгене бәян итте:

— Студентлар тулай тораклар янәшәсенә волейбол, мини-футбол мәйданчыклары төзергә тәкъдим итә. Бу башлангычны хуплыйм һәм кулымнан килгәнне эшләргә әзермен. Әмма... Тулай тораклар гаражлар камавында калган. Шуңа күрә спорт мәйданчыкларын төзергә урын юк. Кул кушырып утырырга җыенмыйбыз. Уфа шәһәренең һәм Киров районы хакимиятләре белән уртак фикергә килеп, мәсьәләне хәл итәргә исәп тотабыз.

Ә республиканың башка югары уку йортларында бу юнәлештә хәлләр ничек? Башкортстан дәүләт университетының бер студенты туры эфир вакытында Президент Рөстәм Хәмитовка мондый сорау бирде: “Инде кайчаннан бирле  БДУга яңа тулай торак төзеләчәк, дип сөйлиләр. Шулай булуга карамастан, бернинди төзелеш эшләре дә алып барылмый. Башкортстан җитәкчелеге бу мәсьәләне хәл итүдә ярдәмләшә аламы? Беренчедән, тулай торакларда урыннар җитми. Икенчедән, булганнары бик күптән төзелгән һәм андагы шартлар бигүк яхшы түгел”. Рөстәм Зәки улы: “Бу мәсьәләгә 300-350 миллион сум акча таләп ителә. Мөгаен, БДУ федераль уку йорты булганга тулай торак ил бюджетыннан бүленгән акчага төзелер. Без дә ярдәм итәргә әзербез”, — дип җавап бирде.

Күренүенчә, республиканың барлык уку йортларында да тулай торак мәсьәләсе ал да гөл түгел. Русиянең студентлар берлеге китергән мәгълүматлар буенча, студентларның 86 проценты тулай тораклар белән тәэмин ителгән. Шул сәбәпле 7 миллион студентның 350 меңе вакытлыча фатирда яшәргә мәҗбүр. Киләчәктә бу статистика кимер дигән өмет бар. Чөнки Русиядә биш ел эчендә 20 мең студентны куенына сыендыра алырдай тулай тораклар сафка кертелгән. 2011 елда янә 4,5 мең студентның бүлмәсе булачак.

Югары уку йортларына тулай тораклар җитешмәвенең уңай ягын да билгеләп үтәргә кирәк. Димәк, хәзер югары белем алырга омтылучылар күп. Белемле яшьләр күбәюе куанычлы. Заман яшьләренә үзаллылык җитми, әти-әни җилкәсендә яшәүче буын үсеп килә... Болар — яшьләр турында кайбер өлкәннәр тарафыннан әйтелгән иронияле фикерләр. Вакытлыча фатирда яшәүче студентка акча җитми. Мондый төркемгә караучылар беренче курста ук эшкә урнаша. Әлбәттә, аларны берничек тә “сорыкорт” дип булмый. Күренүенчә, тулай торак җитмәүнең төрле яклары бар. Шулай булса да, күп кенә яшьләрнең үзәгенә үткән бу мәсьәләгә игътибар арттыру мөһим. Ни дисәң дә, студентлар фатирга түләрлек акча эшләп йөрмәскә, белем алырга тиеш бит. Төн буе эшләп, икенче көнне лекциядә йоклап утырган студенттан нинди белгеч чыгар?

Айдар ЗӘКИЕВ.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»