23.09.2011 - Мәгариф

Без бит табигать баласы да

Бөре махсус (коррекцион) гомуми белем бирү интернат-мәктәбе коллективы балаларны укытуда, тәрбияләүдә һәм савыктыруда зур уңышларга ирешә. Моның өчен барысы да эшләнә: матди-техник база яхшыртыла, күптән түгел монда республикадагы иң  яхшы  автошәһәрчек төзелде. Аны вакытында ачу өчен бөтен коллектив тырышып эшләде.

Мәктәптә иҗади мохит булдырылган, яңа инновацион технологияләр кертелә, семинарлар, конференцияләр үткәрелә, күп кенә укытучылар һәм тәрбиячеләр конкурсларда, күргәзмәләрдә, олимпиадаларда катнаша. Аларның тәҗрибәсен  республика педагоглары гына түгел, Русия дәрәҗәсендә дә өйрәнәләр.

Интернат-мәктәптә эшләнгән инновацион проектлар берничә тапкыр төрле дәрәҗәдәге конкурсларда күрсәтелде. Бөре интернат-мәктәбе, “Терапия  һәм балаларны психо-тойгылы гармонизацияләү чарасы буларак сәнгать-эстетик тәгаенләнештәге объектларны конструкторлау һәм күз алдына китерү”, “Сәламәтлек буенча мөмкинлекләре чикләнгән укучыларның үзаллы үсеше һәм шәхесне социаль билгеләү шарты буларак җиңелләштерелгән социомәдәни мохит”, “Сөйләмендә авыр тайпылышлары булган балаларны социаль яраклаштыру һәм реабилитацияләү өчен тирә-яктагы үсемлекләр ресурсын файдалану” инновацион проектларын тәкъдим итеп, “Мәгарифтә инноватика” Бөтенрусия һөнәри конкурсларында җиңде һәм ике тапкыр лауреат исеме алды, өч тапкыр “Русия мәгарифе җәүһәре” номинациясендә билгеләнде, дүрт тапкыр Русия мәгариф форумында дипломант булды, Русия энциклопедиясе номенанты буларак билгеләнде, инновацион социаль технологияләр конкурсының төбәк этабында “Мәгариф” номинациясендә лауреат исеме алды, күп тапкыр республика һәм шәһәр конкурсларында җиңде.

Укучыларның сәламәтлеген саклау һәм сәламәт яшәү рәвешенә ихтыяҗ тәрбияләү башлангыч мәктәпнең төп бурычы булып тора. Тәрбия эше, сәламәтлекнең кыйммәтен аңлауга нигезләнеп, сәламәтлеге буенча мөмкинлекләре чикләнгән баланың шәхесен күпкырлы үстерү өчен шартлар тудыруга юнәлтелгән. Балалар монда табигать белән аралашырга, анда йөрергә, аңа ярдәм итәргә, аңларга өйрәнә. Балаларның сөйләме, иҗади фикерләве, күзаллавы, хәтере, танып-белү сәләте үстерелә, аларда тирә-як мохиткә сакчыл караш, матурлыкны күрә белү тәрбияләнә.

Эмоциональ дәрәҗәдә яхшы тәэсир итү, сөйләмне үстерү, балаларның сәламәтлеген ныгыту максатында балаларны укытуда һәм тәрбияләүдә табигать терапиясе һәм психолингвотерапиянең башка формалары киң файдаланыла. 

Мәктәп физик яктан сәламәт, изге күңелле, җаваплы, үзен дөрес бәяләүче, кешеләр белән аралаша белүче, ниндидер иҗади эшчәнлек белән шөгыльләнүче, сәламәт яшәү рәвешенә өстенлек бирүче укучылар тәрбияләргә омтыла. Мәктәп коллективы ирешелгәннәр белән генә канәгать түгел, алар киләчәккә дә планнар кора.

Гөлзәминә Гарипова,

югары квалификацияле укытучы-логопед.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»