13.09.2011 - Мәгариф

Ашык-пошык мәктәп ачу кемгә кирәк булган?

Бу объектны файдалануга тапшырылу тантанасында республика Президенты да катнашты. Бу хакта матбугатта матур-матур язмалар басылды. Менә “Кызыл таң” гәзитенең 2008 елның 6 августы санында Башкортстан Президентының матбугат хезмәте әзерләгән мәкаләдән өзек: “Салават районының Лагыр авылында элекке авыл хакимияте бинасы коррекцион интернат-мәктәп итеп үзгәртеп корылды. Первомайский авылында урнашкан иске интернат бинасы тиешле шартларга җавап бирми иде. 44 кешегә исәпләнгән ике катлы яңа мәктәп бинасында дүртәр-бишәр урынлы бүлмәләр, уку класслары урнашкан. Остаханәләр, уен бүлмәсе, спорт залы, ашханә, медицина кабинеты заманча җиһазлар белән тәэмин ителгән. Мәктәп янындагы участокта балалар өчен яшелчә-җимеш үстерергә мөмкин. Башкортстан Президенты укучыларны һәм интернатның педагоглар коллективын яңа мәктәп бинасы ачылу белән котлады”.

Ике ел буе төзелгән бу бинаның ачылуын укучылар да, педагоглар да түземсезлек белән көтә. Ниһаять, “укучыларның ялы һәм көнкүреше өчен менә дигән шартлар тудырылган интернат барлыкка килде” (матбугаттагы язмадан). Бүген, әле өч кенә ел узуга карамастан, бу уку йорты турында, ни өчендер, “балаларның нормаль үсеше һәм тәрбия өчен шартлар юк, учреждениедә санитария кагыйдәләре сакланмый, санитар бүлмәләр эшләми. Балалар арасында бетләүчеләр бар...” дигән сүзләр йөри. Интернат-мәктәпкә мондый гаепләр ташлау ел башында анда булган җәнҗалдан соң башланды булса кирәк.

Эш болай була. Мәктәптә бер педагогның акчасы югала. Шик укучыларга төшә. Бер тәрбияче кичке якта кече һәм өлкән төркемдәге 8 яшьтән 17 яшькә кадәрге 29 укучыны спорт залына җыя да кичке ашка кадәр һәм аннан соң физик күнегүләр ясарга мәҗбүр итә. Нияте — кем урлаганын ачыклау. Барлыгы ике сәгать дәвам итә бу “тәрбия чарасы”. Кечкенәләр арудан елый башлый. Нәтиҗәдә икенче көнне балалар, тәннәре, мускуллары авырту сәбәпле, фельдшерга мөрәҗәгать итә. Балалар белән мондый физик күнегүләр үткәргән кешенең махсус белеме булмый. (Ул әле читтән торып югары уку йортында белем ала). Бу хәлләр җәмәгатьчелеккә билгеле булгач, тәрбиячегә карата җинаять эше кузгатыла. Аның шаукымы башка педагогларга да, аеруча директорга нык кагыла. Интернат-мәктәпкә тикшерү артыннан тикшерү килә башлый.

Май аенда, мәсәлән, янгынга каршы хәвефсезлек чаралары буенча тикшерү уза һәм суд карары белән мәктәпнең эшчәнлеген 80 тәүлеккә, ягъни 14 августка кадәр туктаталар. Яңа уку елы башланды. Бүген анда хәлләр ничек икән? Шуларны ачыклау максатында Лагыр авылындагы коррекцион интернат-мәктәптә булдык.

Мәктәп безне капка төбеннән үк чәчәкләргә күмелгән түтәлләр белән каршы алды. Ишек төбендә балалар һәм өлкәннәрнең аяк киемнәре матур итеп тезеп куелган. Димәк, укучылар гына түгел, бирегә килүче башкалар да алмаш аяк киемендә йөри. Идәннәр чип-чиста. Безне каршы алучы булмады. Соңыннан белдек: икенче ишектән кергәнбез икән. Төп кереп-чыгу ишеге төбендә вахтер утыра. Ул һәр кергән-чыккан кешене игътибарыннан төшерми. Бу аеруча балаларны күз уңында тоту максатыннан эшләнгән.

Директор Нәгыйм Хаҗиморатов бүлмәсендә иде. Нинди максат белән килүебезне әйткәч, безне мәктәп буйлап экскурсиягә алып китте. Тәүдә дәресләргә кереп, укытучылар, укучылар белән танышып, класс бүлмәләрен карап чыгарга булдык. Биология дәресендә укытучы Зәбир Ситдыйковны күреп, сөенечтән бераз гаҗәпләндек. Мәктәпләрдә ир-атлар бетеп барган заманда иң авыр саналган балалар янында ир укытучының эшләве мактауга лаек. Өстәвенә Зәбир Ситдыйков, махсус белемле укытучы булмау сәбәпле, хезмәт дәресен дә алып бара икән.

Башкорт теле һәм әдәбияты кабинеты язучы-шагыйрьләр иҗаты, методик кулланмалар, күргәзмә әсбаплар белән тиешенчә җиһазландырылган. Укытучысы Зәлифә Хаммат кызы монда озак еллар эшләгән тәҗрибәле педагог. Математик Рәшидә Гайнетдинова коррекцион мәктәптә дүртенче ел эшли.

Менә спорт залы. Югары белемле физкультура укытучысы  Равил Гыймранов сигезенче сыйныф укучылары белән дәрес үткәрә. Без керүгә солдатларча бертавыштан исәнләштеләр. Биредә укучылар спорт белән нык дус икән. Ярышларда яуланган грамоталар, кубоклар сөйли бу хакта. Районның җыелма командасында күпчелекне шушы мәктәп укучылары тәшкил иткән еллар булган.

Мәктәптә махсус информатика кабинетыннан тыш биш класста компьютер бар. Ә информатика кабинеты унөч компьютер белән җиһазландырылган. Укытучысы — быел гына педагогия училищесы тәмамлап килгән Алиса Хәсәнова.

— Педагоглар җитә. Яшьләр дә килә, — ди Нәгыйм Рәфкать улы. — Тик коррекцион мәктәп режимында барысы да эшли алмый. Бер-ике ел эшлиләр дә китәләр. Бездә бит сәламәтлекнең иң түбән — җиденче баскычында торучы балалар укый: алар табигате белән тиз кызучан, игътибарсызлар, хәтерләре начар, тиз арыйлар. Юкка да кызып китеп, дәфтәр-китапларын ертып ташлаулары ихтимал. Кәефләре булмаса, дәрескә кермиләр. Мондый балалар белән эшләү өчен педагогик белем генә җитми, махсус коррекцион мәктәпләр өчен әзерләнгән белгечләр кирәк. Шуңа укытучы-тәрбиячеләребезне курсларда укытып кайтарабыз, Башкортстан мәгарифне үстерү институтыннан килеп тә курслар үткәрделәр.

Шушы балалар белән унсигез укытучы һәм сигез тәрбияче шөгыльләнә. Барысы да педагогик белемле. Тәрбиячеләрнең икесе ир-ат булуы да яхшы. Балалар төнлә тәрбиячеләр күзәтүендә.

Сәламәтлек торышы дигәннән, интернат-мәктәпнең медицина кабинеты бар. Без кил-гәндә урындагы фельшер-акушерлык пунктыннан килеп, чираттагы медосмотр үткәрәләр иде.

— Балалар барысы да чиста, тәннәрендә бернинди тире авыруы табылмады, биредә укучылар бетләгән очрак булганы юк. Элегрәк берничә очрак булды, бу да интернатта чакта түгел, ә җәйге каникулда әти-әниләре янында булып килгәннән соң. Андыйларны, әгәр мөмкинлек булса, чистарынырга кайтарып җибәрә идек, ерак районнан булса, изоляторда тотып дәвалый идек. Балалар авыр гаиләләрдән килә бит, — ди шәфкать туташы Хәмдия Сабирҗанова.

Мондый тикшерүдә ниндидер чир, яисә вакытлыча авыру ачыкланса, балаларга табибка мөрәҗәгать итәргә яисә дарулар эчәргә тәкъдим итәләр. Медицина кабинетында барлык шартлар да бар. Тик белгеч кенә юк. Анысы, инде эшләвенә өч ел булуга карамастан, уку йортының бу бинага хуҗа булуга таныклыгы юклыктан. Бу хәлне, директор никадәр аңлатса да, төшенеп бетмәдем. Әмма шуны аңладым: авыл Советы белән колхоз идарәсе бинасына реконструкция ясап ачылган мәктәп буларак, тегеләрен ни сәбәпледер гамәлдән чыгара алмыйлар икән. Шунлыктан медицина кабинетының да лицензиясе юк. Лицензиясез анда эшләргә белгеч алып булмый, ди директор.

Психология кабинеты — балаларның яраткан урыны икән. Аның хуҗасы, махсус белемле психолог Рузидә Байгилдина 1994 елдан бирле эшли.

— Безнең балалар тиз арый, шуңа кайчак үзләре үк, әз генә утырып чыгыйм әле, монда тыныч, дип керәләр, — ди Рузидә Рәфкать кызы. Чыннан да, биредә төрле төстәге балыклар йөзеп йөргән аквариум да, талгын музыка да, кабинет өчен махсус алынган сенсор җиһазлар да икенче мохиткә алып керә.

Мәкалә башында ук “санитария кагыйдәләре сакланмый, санитар бүлмәләр эшләми” дигән гаеп ташланган иде интернатка. Беренче катта да, икенчесендә дә бәдрәф, душ бүлмәләре бар. Алар эшләгән. Тик берничә айдан соң душ бүлмәләрен мәктәп җитәкчелеге ябарга мәҗбүр булган. Төзүчеләрнең гаебе белән душ, бәдрәф бүлмәләрендә стеналарны судан саклау (гидроизоляция) чаралары эшләнмәгән. Шунлыктан, душ эшләгәндә стеналар, идәннәр юешләнү белән электр тогы тота башлый икән.

— Бәла булганчы, без аларны яптык, — дип аңлата Нәгыйм Рәфкать улы. — Инде ничәнче ел мунча салдыруны сорыйбыз. Интернат-мәктәпләр өчен положениедә ул каралган. Өч ел буе балаларны чиратлап укытучыларның шәхси мунчаларында юындырып йөрдек. Быел ничә елга беренче тапкыр интернатка ремонт эшләре, кирәк-ярак алу өчен 378 мең сум акча бүл0деләр. Без компьютерлар, музыка аппаратурасы, психология кабинеты өчен сенсор җиһазлар, кирәк-ярак алдык һәм, иң мөһиме — дүрт душ кабинасы куйдырдык.

Душ кабиналары эшләгән мәктәпләр, уку йортлары тагын кайда бар икән? Ә бәдрәфнең бик күп мәктәпләрдә тышта булуы гадәти хәл. Ул укыту-тәрбия процессына, минемчә, берничек тә зыян китерми. Йокы корпусындагы бәдрәфләрне төнлә эшләтәләр. Төнге тәрбияче күзәтчелегендә.

Гомумән, коррекцион мәктәпне 2008 елның августында бик күп җитешсезлек һәм төгәлсезлек белән ачалар. Директор һәм педагогия коллективы, шул җитешсезлекләрне төзүчеләр 1 сентябрьгә кадәр бетермәсә, балаларны укырга кабул итмәскә карар итә. Нинди җитешсезлекләр алар?

Беренчедән, электр булмый, аны теләсә кемнән үткәрттергәнлектән, дөрес ялгамаганнар. Телефон кертелмәгән.

Икенчедән, янгын хәвефсезлеген тәэмин итүче җиһазлар куелмаган, суның салкыны да, җылысы да акмый. Канализация бөтенләй дөрес эшләнмәгән. Ул әле дә төзәтелмәгән. Директорның төрле инстанцияләргә йөрүе, үзләренең көче белән бер канализация чокыры казыла. Ә ул өчәү булырга тиеш. Бу чокыр тиз арада тула, калдыкларны чыгару өчен махсус машина ялларга, аңа акча түләргә кирәк... Мәктәпнең үз җылыту үзәге булырга тиеш. Ашык-пошык салынган дияр идең, төзелеш ике ел бара. Димәк, сыйфатлы материаллар кулланылмаган. Стеналарга ябыштырылган кафель плитәләр куба башлый. Төзелеш барганда директор кая караган, диярләр күпләр. Бу вакытта коррекцион мәктәп Первомайский поселогындагы җимерелергә торган биналарда урнашкан була. Соңгы айларга анда балаларны хәтта күбрәк урамда шөгыльләндерәләр. Чөнки 1936 елда боксит чыгарырга килүчеләр өчен барак рәвешендә салынган агач корылмаларны терәүләр генә тотып торган була. Ә директорның төзелешне контрольдә тотарга мөмкинлеге булмый, ул аның вазыйфасына да керми, әлбәттә. Ә шулай да ике авыл арасының ераклыгына карамый, төп эшен бетергәч, көн аша төзелештә була.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»