09.09.2011 - Мәгариф

Яңартылган мәктәп куанычы

Былышлы авыл биләмәсендәге Сарайлы мәктәбенең йөз егерме елдан артыграк тарихы бар. Аның хәзерге бинасы 50нче елларда биредәге колхоз көче белән төзелә. Вакыт агышы таштан күтәрелгән диварларны да аямый — бинага күптән ремонт таләп ителә иде инде. Акча җитешмәүгә сылтанып, аны һәр ел кичектереп килделәр. Үткән елда “боз кузгалды”. Бинага капиталь ремонт республика һәм район бюджетларыннан бүленгән акчага башкарылды. Мәктәпне файдалануга тапшыруда биредәге “Былышлы” агрофирмасының да өлеше саллы булды.

Төзелешкә акча юллау мәшәкатьләрен район мәгариф бүлеге җитәкчесе Зәбит Рәис улы Ишмәтовтан күбрәк белүче кеше юктыр.

— Тәүге мәлдә барысы да җайлы гына башланган иде, — ди ул. — Подрядчы оешмалар эшкә дәррәү алынды, төзелеш җитез барды. Әмма финанс җитешмәү эшне берникадәр тоткарлады, нәтиҗәдә ремонт үткәрү бер елга диярлек сузылды. Хәер, мәктәпнең яңартылган бинасы барлык мәшәкатьләрне дә оныттырды инде. Иң мөһиме — укыту барышына зыян килмәде, педагоглар да, балалар да яңа мәктәптән зур куаныч кичерә.

Җиденче сыйныф укучысы Илнар Маннанов та ихлас кушылыр иде бу сүзләргә. Озын уку елы дәвамында укучылар мәктәпнең элекке интернатында җайлаштырылган бүлмәләрдә шөгыльләнде, укытучылар да байтак уңайсызлыклар кичерде. Хәзер исә шартлар бөтенләй башкача.

Яңартылган мәктәп өчен барысыннан да бигрәк, әлбәттә, директор шат. Равил Рәсил улы Гомәров өчен ул, чын мәгънәсендә, язмышның үзе бит. Дипломлы белгеч булып ул туган мәктәбенә кайта, яңалыкка омтылучы укытучы сыйфатында коллективта абруй казана, шуңа да җитәкче итеп тәгаенләнүе дә гаҗәп түгел.

— Яңартылган мәктәпнең файдалануга тапшырылуын мин авылыбыз, тоташ Былышлы төбәге өчен тарихи вакыйгага тиңлим, — ди ул. — Чөнки соңгы елларда балалар саны азаю сәбәпле, оптимальләштерү сәясә-тенә ярашлы, мәктәпнең ябылу куркынычы да туган иде бит. Әмма район җитәкчелеге перспективаны анык тоемлавын исбат итте. Чынлап та, Былышлы кебек зур төбәк мәктәпсез кала алмый. Шуңа да район хакимияте, аның башлыгы Юрий Александрович Коземаслов ремонт эшләрен яңа уку елына тәмамлау өчен зур тырышлык салды. Ихлас ярдәме өчен район җитәкчелегенә укучылар, педогоглар коллективы исеменнән олы рәхмәтебезне җиткерәм.

Быелдан Сарайлы мәктәбе тулы булмаган урта белем бирү учреждениесе статусы алып, Благовар урта мәктәбенең филиалына әверелде. Әлеге вакытта яңартылган мәктәптә 64 бала белем ала. Шуларның алтысы беренче сыйныфка укырга төште. Мәктәп биләмәләрендә шулай ук 20 балага бакча да урнашкан. Әйткәндәй, мәктәп мөмкинлекләрен нәтиҗәле файдалану максатында биредә Башкортстан тарихында якты эз калдырган Канзафәр би музеена урын бирү дә күздә тотыла.

Әйе, яңартылган мәктәп бизәлеше һәм тудырылган уңайлыклары белән заманча таләпләргә тулысынча җавап бирә. Бу турыда якты сыйныф бүлмәләре, иркен спорт залы, заманча җиһазландырылган ашханә сөйләп тора. Гомумән, бинаны бизәкләү белән бергә мәктәпне җиһазлар белән тулыландыруга да байтак акча бүленгән. Хәзерге чорда башкача мөмкин дә түгелдер. Авыл мәктәбендә компьютер, интерактив такта кебек заманча корылмалар, уку әсбаплары ныклы урын алды.

Чыгышы Борай районыннан булган, Данира Талип кызы Тимергалиева язмышын Былышлы төбәге белән бәйләгән. 40 елдан артык мәктәптә укытты, хәзер лаеклы ялда. Табигый, гомеренең зур өлеше үткән мәктәп белән бәйләнешләрен өзми. Хезмәттәшләре, укучылар һәм ата-аналарның шатлыгын ул да ихлас уртаклаша. Яңартылган мәктәпнең дә язмышы якты булырына чын күңелдән ышана ул.

Фәнүр Гыйльманов,

“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.

Благовар районы.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»