02.09.2011 - Мәгариф

Русия конкурсында БДУ педагогы җиңде

Былтыр Сочи шәһәрендә югары уку йортлары преподавательләре арасында “Иң яхшы фәнни китап”ка конкурс уздырылган иде. Анда 50 вуздан бер мең хезмәт тәкъдим ителде. Безнең Башкортстан дәүләт университетының унбер педагогы конкурска фәнни китапларын юллаган. Алар арасында философия, биология, социология, урыс һәм татар филологияләре буенча фәнни эшләр бар.

Яңа уку елы алдыннан куанычлы хәбәр килде. Күптән түгел конкурска йомгак ясалып, аның җиңүчеләре билгеле булды. Башкортстаннан ике укытучы “Гуманитар һәм җәмгыять фәннәре” номинациясендә лауреат булган. Алар Башкортстан дәүләт университетының татар филологиясе преподавательләре — филология фәннәре кандидатлары Камил Дәүләтшин белән Кадрия Габбасова. К. Дәүләтшинның конкурста җиңгән китабы — “ХVII гасыр шагыйре Мәүла Колый иҗаты”, К. Габбасованыкы “Тукай иҗатында пейзаж” дип атала.

Башкортстан җирлегендә татар телендә нәшер ителгән китапларның Милләтара татулыкны ныгыту елында Русия форумында танылу алуы — мәртәбәле вакыйга. Бу хакта Камил Салих улы үзе дә “Татар теле һәм әдәбиятын укытуга республика җитәкчелегенең уңай карашы нәтиҗәсе бу”, ди. Җиңүчеләрне тантаналы котлау 9 сентябрьдә Сочида үтәчәк. Бу котлауларга без дә кушылабыз.

Фәния ГАБИДУЛЛИНА.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»