01.09.2011 - Мәгариф

Шау чәчәкле, елмаюлы, иң бәхетле көн бүген!

Бүген — бәйрәм. Белем көне. Аллы-гөлле чәчәкләр, ап-ак тасмалар, өр-яңа портфельләр, ремонтланган сыйныф бүлмәләре, елмайган укытучылар, сабыен беренче тапкыр белем йортына алып килгән ата-аналарның дулкынлану яшьләре... Алда — озын дүрт чирек. Күп нәрсәгә өйрәнәсе, белем туплыйсы бар. Ерак авылның бәлки асфальтсыз сукмагыннан беренче тапкыр белем йортына ашкынган нәни йөрәккә дә, зур шәһәрнең заманча җиһазландырылган сыйныф бүлмәсенә кереп утырган кечкенә кешегә дә — аларның һәммәсенә матур уңышлар телик.

Башкалабыз Уфа да бүген шаулап тора.

— Быел унбишенче тапкыр мөгаллим һөнәрендә дулкынланып балаларны яңа уку елына каршы алам,  —  ди 64нче гимназиянең татар теле укытучысы Гүзәл Курамшина. — Минем өчен бүген чын-чынлап зур бәйрәм, һөнәремне бик яратам. Йөрәктә — хезмәт дәрте, эшлисе дә эшлисе килеп тора.

Гүзәл Ринат кызы 1996 елдан алып балаларга белем бирә, яшь буынга туган телебез серләрен төшендерә. 1998 елдан гимназия базасында татар телен туган тел буларак өйрәнү төркемнәрен оештырып җибәрә ул. Шул вакыттан ирешелгән матур уңышлары җитәрлек аларның. Укытучы һәрвакыт иҗади эзләнүләр белән янып яши, даими рәвештә һәртөрле бәйгеләрдә катнашып тора, белемнәрен камилләштерү өстендә эшли. Гүзәл Ринат кызы 2008 елда “Ел укытучысы” бәйгесенең лауреаты булса, үткән уку елында “Оста укытучы” исемен яулаган.

— Шәһәр балаларына туган телне өйрәнү бик кирәкле эш, — дип сөйли үз һөнәренә гашыйк мөгаллимә. — Мәсәлән, үзем укыткан балалардан чыгып әйтәм, алар тәртип, әдәп-әхлак ягыннан бары тик соклануга лаеклар. Туган тел кешене бары тик яхшылыкка өйрәтә. Монда күп нәрсә ата-аналардан, аларның теләк-омтылышларыннан да тора.

Гүзәл Курамшинаның укучылары да олимпиадаларда, конкурсларда җиңүләргә ирешеп, сөендереп тора. Мәсәлән, быел җәй сәләтле укучысы Айгөл Галәуова казанышлары өчен Казандагы төбәкара “Дуслык” лагеренда ял иткән.

Гомумән, 64нче гимназиядә туган телләрне өйрәнүгә җитди карыйлар. Татар, башкорт, урыс телләре туган тел буларак беренче сыйныфтан алып унберенчегә кадәр кертелә, махсус программа буенча алып барыла. Башлангыч сыйныфларда туган татар телебезне Гүзәл Ринат кызы төшендерсә, югары сыйныфлар белән Мөршидә Хәбибҗан кызы Миңнегалиева эшли.

Бүген гимназия ишекләрен биредә янә 78 яңа укучы ача. Ә гомумән, уку йорты 865 баланы каршы ала.

Мәгариф министрлыгының гомуми белем бирү бүлеге җитәкчесе Рәмилә Ишемгулова әйтүенчә, үткән уку елында республикабыз мәктәпләренә беренче сыйныфларга 43564 укучы килгән. Быел бу сан — 43600. Тәүге тапкыр мәктәпкә килүче нәниләргә дә, аларны дулкынланып каршы алучы укытучыларга да, барлык укучыларга да матур казанышлар, уңышлы уку елы телик.

Ләйсән Якупова.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»