30.08.2011 - Мәгариф

Укытучы - җәмгыятьне җитәкләүче ул!

Мәгарифнең үзендә үзгәрешләр барган кебек, педагоглар киңәшмәсен үткәрүгә дә быел үзгәреш кертелде. Гадәттә, шәһәр, район мәгариф хезмәткәрләре үзләренең гомум педсоветына республика киңәшмәсеннән соң җыела иде. Быел алар алданрак үткәрелде. Максаты — район-шәһәр мәгариф учреждениеләрендәге уңай тәҗрибәне дә, ачыкланган җитешсез якларны да республика киңәшмәсендә уртага салып сөйләшү.

Шимбә мәгариф хезмәткәрләре үзләренең олы җыенын үткәрде. Тантаналы җыелышка мәртәбәле кунаклар да килгән иде: Башкортстан Президенты Рөстәм Хәмитов, Дәүләт җыелышы-Корылтай Рәисе Константин Толкачев, Русия Мәгариф академиясе президенты Николай Никандров, Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары Зөһрә Рәхмәтуллина. Аларның бу җыенда катнашуы мәгариф өлкәсенең һәрчак дәүләт игътибарында булуын дәлилли. 

Киңәшмәдә катнашучылар тәүдә башкаланың үрнәкле, яңа технологияләр кулланып белем бирүче мәгариф учреждениеләрен карады, эш алымнары белән танышты. Кунаклар, биш маршрутка бүленеп, 155нче, 5нче лицей, 110нчы мәктәп, 3нче, 158нче гимназия, 32нче, 65нче, 51нче, 71нче балалар бакчалары, Гагарин урамында урнашкан “Восточный клуб” реабилитация үзәге, Уфа дәүләт авиация техник университеты педагогларының эш тәҗрибәсен өйрәнде. Шушы коллективлар мисалында кунаклар башкалада гомумдәүләт проектын тормышка ашыруга күпме көч салынуының һәм педагогларның зур мөмкинлекләре барлыгының шаһиты булды. Инновацион мәктәпләр конкурсында, башка бәйгеләрдә җиңү яулаган уку йортлары да, үз тәҗрибәләрен Русия күләменә тәкъдим итәрдәй укытучылар да байтак алар арасында.

Президент Рөстәм Хәмитов һәм башка җитәкчеләр Сипайлово бистәсендә урнашкан 155нче лицей, яңа төзелгән 32нче балалар бакчасы һәм “Восточный клуб” реабилитация үзәге педагоглары эш тәҗрибәсе белән танышты.

2002 елда сафка баскан 155нче лицейда (директоры — педагогия фәннәре кандидаты, Русия мәгарифенең  мактаулы хезмәткәре И. Ю. Ибраһимова) бүген 1316 бала укый. Аларга 89 педагог белем бирә. Сигез елда мәктәпне 24 укучы — алтын, 46 укучы көмеш медальгә тәмамлаган. Педагогия коллективының төп девизы — “Сәламәт мәктәп — сәламәт балалар”. Моның өчен мәктәптә бөтен шартлар тудырылган: процедура, массаж, ингаляция, физиотерапия кабинетлары, физкультура, тренажер заллары, галокамерасы булган сәламәтлек үзәге эшли. 2007 елда лицей ЮНЕСКО мәктәпләре ассоциациясенә керүе турында Париж сертификатын алды. 2008 елда “Мәгариф” өстенлекле дәүләт проекты кысаларында җиңүче дип табылды, ”Образовательная среда” форумында фәнни-техник иҗат өчен алтын медаль белән бүләкләнде. Лицей шәһәр Советының мөмкинлекләре чикләнгән балалар белән дистанцион шөгыльләнү программасын тормышка ашыручы булып тора. 2010 елдан уку йорты автономия режимында эшли.

32нче балалар бакчасы 1 сентябрьдә ачылачак. Заман таләпләренә ярашлы төзелгән бу учреждение башкалада чиратта торучы 23 меңнән артык бала санын 170кә булса да киметәчәк.

Президент Гагарин урамында урнашкан “Восточный клуб” эшләнлегеннән аеруча канәгать калды. Бу клуб гаилә өчен реабилитация һәм үсеш үзәге дип тә атала. Биредәге хезмәткәрләр сабый баладан алып иң өлкән яшьтәгеләрне дә уңай шартларда ял иттерү һәм сәламәтлеген ныгыту максатын куеп эшли. Былтыр биредә ике яшь ярымнан алты яшькәчә балалар өчен тәрбия үзәге эшли башлаган. Әле унбишәр бала йөрерлек өч төркем ачканнар. Һәр төркемдә, башка балалар бакчасыннан аермалы буларак, сабыйлар белән өч педагог шөгыльләнә. Ата-аналар балаларының биредәге тәртибен Интернет аша видеодан күзәтә ала. Соңгы елларда сабыйларга карата каты бәгырьлелек күрсәтү очраклары мондый ысул куллануга китергәндер, күрәсең. Бөтен гаилә белән ял итү өчен әллә ничә спорт төре, бию түгәрәкләре, тренажер залы, өлкәннәр һәм балалар өчен аерым бассейннар эшли. Хәтта яңа туган сабыйлар өчен дә аерым программалары бар. Президент мондый үзәкләрне, аеруча мәктәпкәчә яшьтәге шәхси балалар учреждениеләре челтәрен, арттыру мөһимлегенә басым ясады.

Аннары киңәшмәдә катнашучылар, биш төркемгә бүленеп, мәгариф проблемаларына багышланган дискуссия үткәрде. Көннең икенче яртысында мәгариф хезмәткәрләре Конгресс-холлга җыелды. Биредә эшләүче күргәзмәләр белән танышканнан соң пленар утырыш булды. Аны Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары Зөһрә Рәхмәтуллина ачып, бүгенге зур җыенның “Мәгариф” өстенлекле гомумдәүләт проектын гамәлгә ашыру барышындагы уңышлар һәм бурычларга, мәгариф учреждениеләренең яңа стандартларга күчү шартларындагы эшчәнлегенә багышлануын ассызыклады һәм педагогларны эшлекле сөйләшүгә чакырды.

Беренче сүз республика Президенты Рөстәм Хәмитовка бирелде. Ул, җыелучыларны яңа уку елы белән котлап, укытучыны үзе артыннан җәмгыятьне ияртүче дип зурлады.

— Белем көненә, педагоглар белән беррәттән, бөтен республика халкы әзерләнә, чөнки мәгариф, аның проблемалары белән барыбыз да таныш һәм алар барыбызга да кагыла, — диде ул. — Мәгариф үсешенә кагылышлы проблемаларны хәл итеп, без республиканың гомум алга китешен тәэмин итәбез. Мәгариф конференциясенең Уфада узуы очраклы түгел: биредә үрнәк алырлык, һәркем үз эшендә кулланырлык уңай алымнар күп.

Республика бюджетының дүрттән бер өлеше диярлек мәгарифне үстерүгә юнәлтелә. Без бу юнәлештә чыгымнарны кызганмыйбыз. Балалар бакчаларын гына алыйк. Соңгы елда балалар бакчасына чират торучы сабыйлар саны Уфа шәһәрендә бер ярым тапкырга кыскарды. Бу — яңа биналарның күпләп төзелүе нәтиҗәсе.

Президент, шулай ук, иртәнге якта караган “Восточный клуб” мисалында шәхси учреждениеләр эшен хуплады һәм аларны ачуда киртә булырга тиеш түгел, диде. Шәхси балалар бакчасы ачарга теләүчеләргә ярдәм йөзеннән анык чаралар күрелмәвенә канәгатьсезлек белдерде. Мәгариф министрлыгына бу эш барышы турында отчет бирергә кушты. Гомумән, балалар бакчалары проблемасының Президент контролендә булуын хәбәр итте. Балалар бакчасында бер урын төзү 500 меңнән алып 700 мең сумга төшә. Шуны чиратта торучы балалар санына тапкырласаң, бик зур сан килеп чыга. Быел балалар бакчасы төзүгә бер миллиард ярым сум акча бүленгән. Һәм алдагы өч елда ун миллиард сум бүленеп, балалар бакчасына чиратны бетерү күздә тотыла.

Икенче проблема — республика Бердәм дәүләт имтиханнары буенча балларны даими югары итеп күрсәтә. Бер яктан, бу укытуның сыйфаты яхшы булу турында сөйләсә дә, арада балларны күпертү очраклары да бар. Информатика, география, тарих, химия, физика буенча, Русия белән чагыштырганда, бездә алты пунктка югарырак. Бу Чакмагыш, Илеш, Чишмә, Балтач, Бүздәк, Ярмәкәй районнарында, Агыйдел шәһәрендә күзәтелә. БДИ буенча мондый ясалма югары күрсәткеч республика вузларына керү балларын күтәрә, шунлыктан гадел балл җыючылар, гадәттә, яхшы укучылар, югары уку йортларына конкурстан үтә алмый. Бу гаделсезлекне ачыклау максатыннан Президент Мәгариф министрлыгына югары уку йортлары ректорлары белән берлектә мондый балл белән керүче беренче курс студентлары арасында өлгереш мониторингы үткәрергә тәкъдим итте. БДИда 80-95 балл җыйган студентлар ничек укый икән? Аннары нәтиҗә ясау авыр булмаячак. Ясалма югары балл җыюда ярдәм иткән коллективлар билгеле булачак, педагоглар ачыкланачак. Эш аларны вазыйфаларыннан бушатуга барып җитәчәк.

БДИ нәтиҗәләренең кирәгеннән түбән булган районнар да республика Президентында борчылу тудыра. Бу җәһәттән Зилаер, Куергазы, Мәчетле, Хәйбулла, Стәрлетамак, Мишкә, Дуван, Калтасы, Бөрҗән, Бөре районнарында укыту сыйфатын күтәрү бурычы тора.

Президент җыелучылар игътибарын туган телләрне өйрәнүдәге проблемаларга да юнәлтте. Әмма аны сәясәткә кайтарып калдырырга, милли мәсьәлә белән бутарга кирәкми, диде Рөстәм Зәки улы. Телләрне өйрәнүгә кызыксыну кимү ун-унбиш ел элек төзелгән программаларның искерүе, күңелсез булуы, кызыксындыру көченә ия булмавы белән аңлатыла. Чит телләрне укытканда, безнең өчен ят булган инглиз, немец, француз телләре дәресләрендә бөтенләй башка алымнар кулланыла бит. Туган тел дәресләрендә дә шундый алымнар куллану бик мотлак. Элекке тәртиптә укыту туган телләрне көндәшлектән мәхрүм итә. Туган телләргә игътибарның кимүе алар белән канәгать булмаудан түгел, ә аларны өйрәнүдәге канәгатьсезлектән килә. Шуңа күрә методиканы, дәреслекләрне үзгәртү кирәклегенә басым ясап, туган тел укытучыларын әзерләүдә заманча технологияләр белән эшләргә, булганнарының квалификациясен күтәрергә чакырды Президент һәм милли мәгарифне үстерү юнәлешендә махсуслаштырылган үзәк булдыру кирәклегенә басым ясады.

Укытучыларның хезмәт хакына да тукталды Рөстәм Хәмитов. 1 сентябрьдән аның 30 процентка артачагын һәм федераль бюджеттан бу максатта инде 700 миллион сум акча бүленүен хәбәр итеп шатландырды. 2012 елда укытучыларның хезмәт хакын күтәрүгә 2 миллиард сум акча бүленәчәге дә куанычлы хәбәр булды.

Мәктәпләрнең матди-техник базасын яхшырту юнәлешендә башкарылачак эшләр дә укытучылар кәефенә яхшы йогынты ясагандыр. Бу максатка 900 миллион сум акча бүленгән. Аны нәтиҗәле файдаланырга гына кирәк. Әлеге вакытта республикада 1817 мәктәп эшли. Шуларның уникесе авария хәлендә. Мәктәпләрнең өчтән беренә капиталь ремонт таләп ителә. Спорт заллары, туклану блоклары булмаган мәктәпләр бар. Егерме беренче гасырда балаларны мондый шартларда укыту — юл куелмаслык хәл. Бәлки, моннан оптимизация коткарыр? Чыгымнарның урынлы кулланылмавын исәпкә алып, республикада соңгы өч елда 623 мәктәп урта мәктәптән — тугызъеллыкка, тугызъеллыктан башлангыч мәктәпкә әйләндерелгән, 358 мәктәп бөтенләй ябылган, 20 меңнән артык мәгариф хезмәткәре, шул исәптән җиде меңнән артык укытучы, кыскартылган. Бу хәлләр җәмәгатьчелектә дә, педагогларда да зур канәгатьсезлек тудырды. Шуларны исәпкә алып, республика Президенты Русия Хөкүмәте Рәисе Владимир Путинга белем бирү нәтиҗәләрен бәяләгәндә төбәк һәм демографик үзенчәлекләрне исәпкә алуны сорап мөрәҗәгать иткән. Атап әйткәндә, республика мәктәпләренең 80 проценттан артыграгының авыл җирендә эшләвен исәпкә алып, андагы сыйныфларда комплектлылыкны бер укытучыга сигез укучы нисбәтеннән билгеләү күздә тотыла.

Һөнәри белем бирү дә Президентның күз уңыннан төшеп калмады. Заман таләп иткән белгечләр әзерләнмәвендә аларны укытучыларның производстводан ерак торуы белән аңлатты. Һөнәргә өйрәтү искергән җиһазларда алып барыла. Югары уку йортларының башка регионнар яисә чит илләр белән көндәш була алмавын аларның зур булмавында күрде. Шуңа күрә вузларны берләштерергә тәкъдим кертте.

Әхлакый тәрбиянең аксавын Президент киләчәк буынны тәрбияләүдәге проблемаларның иң күңелсезе дип атады. Оптимизациягә сылтанып, гаиләләр белән эшләүдә мөһим урын тоткан психолог, педагогик ярдәм үзәкләре ябылды, мәктәпләрдә 350дән артык педагог-психологлар, социаль хезмәткәр кыскартылды.

— Оптимизация үзмаксат булырга тиеш түгел, безгә кыскартудан килгән экономия кадерлерәкме, әллә җәмгыятебезнең әхлакый сәламәтлегеме?! — диде Рөстәм Зәки улы.

Шушы ук темага Русия Мәгариф академиясе президенты Николай Никандровның чыгышы да фәһемле булды. Ул балалардагы әхлакый тәрбиянең аксавын мисаллар белән дәлилләде. Шушы җәһәттән Рөстәм Хәмитов республикада социальләштерү программасы төзү кирәклеген билгеләде.

Мәгариф министры Әлфис Гаязов, үткән уку елына анализ ясап, киләчәктә мәгариф хезмәткәрләре алдында торган бурычлар турында сөйләде.

Башка чыгыш ясаучылар — Югары уку йортлары ректорлары советы рәисе Морат Гозәеров, Уфа шәһәренең 60нчы лицееннан математика укытучысы Нина Ускова үз учреждениеләре мисалында мәгарифтәге проблемаларны хәл итү юлларын тәкъдим итте.

Киңәшмә ахырында бер төркем педагоглар дәрәҗәле исемнәр, мактау грамоталары белән бүләкләнде.

Фәния ГАБИДУЛЛИНА.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»