27.08.2011 - Мәгариф

Бәйгеләрдә тәҗрибә туплана

Шушы көннәрдә Стәрлетамакта туган тел һәм, дәүләт теле буларак, башкорт теле укытучыларының секция утырышы узды. Бүгенге көндә район мәктәпләрендә башкорт, татар, мордва, чуваш, украин телләре ана теле буларак укытыла. 39 мәктәптә 25 милләтнең 4049 баласы белем ала. 8 милли мәктәптә һәм 2 филиалда укыту һәм тәрбия туган телләрдә алып барыла. Моннан тыш, барлык 39 мәктәптә дә башкорт теле дәүләт теле буларак укытыла, 5 мәктәптә — татар теле һәм әдәбияты, 3 мәктәптә — чуваш, берәр мәктәптә украин һәм мордва телләре өйрәнелә. Наумовка һәм Отрадовкада татар һәм башкорт телләре укытыла. Мәктәпләрдә 42 башкорт теле һәм 3 татар теле кабинеты бар.

Узган уку елында район мәктәпләрендә башкорт милләтендәге 692 бала белем алган, бу барлык укучылар санының 17 процентын тәшкил итә. Татар балалары — 1144, урыслар — 1422, чувашлар — 642, украиннар —121, мордвалар – 77 бала.

Әлеге утырышны район мәгариф идарәсенең өлкән инспекторы Эльвира Имангулова үткәрде. Ана теле укытучылары җыенында узган уку елына тәфсилле йомгак һәм анализ ясалды, яңа уку елына бурыч-максатлар билгеләнде. Шунысы игътибарны җәлеп итте, Стәрлетамак районында милли телләрне үстерүгә, балаларны үз ана телендә укытуга игътибар да, таләпләр дә югары. Төрле дәрәҗәдәге ярыш-бәйгеләргә башкорт, татар телләре укытучыларын гына түгел, чуваш, мордва, украин телләрен өйрәнүче укучыларны һәм мөгаллимнәрне дә җәлеп итү, бу өлкәдә дә уңышларга ирешү — куелган төп максатларның берсе.

Секция утырышында мәктәптә укытуның сыйфатын тамырдан яхшырту, дәресләрдә мәгълүмат технологияләрен киң куллану, балаларны иҗатка тарту, укытучыларның белемен камилләштерү, укыту документациясен тәртиптә тоту турында гына сөйләнеп калмады. Төрле ярыш-чараларда катнашкан укытучылар тәҗрибә уртаклашты. Бәйгеләргә әзерләнү, аларның шартлары турында тәфсилле мәгълүмат бирделәр, үзләре ясаган видеороликларны, буклет-альбомнарны күрсәттеләр.

Узган уку елында зур уңышларга ирешкән мөгаллимнәр арасында “Башкорт теле буенча ел укытучысы” бәйгесендә җиңгән Гүзәл Сәлимҗанова да бар иде. Аны хәзер Рощинский поселогы балалар бакчасы мөдире итеп билгеләгәннәр.

Тагын шунысы куанычлы, татар теле укытучыларының саны шактый аз булып тоелса да, аларның үз эшенә булган мөнәсәбәте, фидакарьлеге, максатчанлыгы кемгә дә үрнәк булырлык. Мәсәлән, Югары Услы авылында 15 ел татар теле һәм әдәбияты укытучысы Раушания Луговая “Мәгариф” гомумдәүләт проектында җиңеп, “Русия Федерациясенең иң яхшы укытучысы” исеменә лаек булган иде. 1нче категорияле укытучы бүгенге көндә үз алдына яңа максатлар куеп эшли, балаларны иҗатка җәлеп итә, конкурс, олимпиадаларга әзерли.

Узган уку елында “Татар теле буенча ел укытучысы” бәйгесендә катнашкан Зилә Рәхмәтуллина (Талач урта мәктәбе) үзенең хезмәт уңышлары белән таныштырды. “Туган авылымда ана теле укытуым белән бик бәхетлемен, — ди ул, — мин бу телне яратам һәм шул мәхәббәтне балаларга да тапшырырга омтылам. Бәйгедә төп җиңүче исемен алмасам да, анда катнашу, аралашу, тәҗрибә уртаклашудан зур канәгатьлек алдым. Хезмәттәшләрем, сезне дә мондый ярышларда катнашырга чакырам. Укытучыны камилләштерә, дәртләндерә, үстерә торган чара ул”.

Зилә Марат кызы 20 еллык эш тәҗрибәсен туплап ике китап чыгаруга ирешкән. Семинарда катнашучылар мөгаллимәнең басмалары, төрле темага ясаган буклетлары белән танышты. Зилә Рәхмәтуллина хезмәттәшләре игътибарына бәйгедә катнашкан видеоролигын тәкъдим итте.

Семинарга килгән татар теле укытучылары арасында Отрадовка мәктәбе укытучысы Ләйсән Фаткуллина да үз хезмәтенә булган иҗади карашы, тирән фикерләве белән аерылып тора. Аның да укытучыларның югары дәрәҗәдәге бәйгеләрендә катнашырга нияте бар. Әлеге көндә Ләйсән Әсгать кызы мәктәптә укытуы белән бергә Мифтахетдин Акмулла исемендәге Башкортстан дәүләт педагогия университетында аспирантура уза. Максаты — тел белеме буенча диссертация яклап, фән кандидаты булу.

Туган авылы Бүреказганда татар теле һәм әдәбияты укытучысы Лилия Әхмәдуллинаның хезмәт стажы 18 ел. Укытучы эше иҗади караш, һәрьяклап камилләшү, үз һөнәреңне чиксез ярату һәм фидакарьлек таләп итә, ди ул. Чыннан да, фидакарь булмаган кеше яшь буынга белем бирү, тәрбияләү эшен, алай гына да түгел, аларга милләтебезнең гасырлардан килгән рухи ядкарьләрен, күңел байлыгын, тел хәзинәсен, шигъриятен тапшыру эшен үзенә йөкләр идеме икән?

Ләйсән Кәшфиева.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»