27.08.2011 - Мәгариф

Иң мөһим мәсьәләләр игътибардан читтә калды

Башкала педагогларының август киңәшмәсе быел “Нефтьчеләр” мәдәният сараенда үтте. Меңнән артык урынлы зал шыгрым тулы иде. Активлыкның сәбәбе ачык — яңа уку елыннан кертеләчәк федераль стандартлар тезмәсе мәктәптә нинди үзгәрешләр ясаячак? Укытучыларны, тәрбиячеләрне нинди хезмәт шартлары, таләпләр көтә? Мәгариф өлкәсендәге үтә катлаулы үзгәрешләр чорында шәһәр хакимиятенең нинди чаралар күрергә җыенуы да педагогларны үтә кызыксындыра, әлбәттә.

Федераль стандартларның шәһәр хуҗалары, мәгариф чиновниклары өчен, урыс әйтмешли, башка төшкән кар кебек булгангамы, быелгы август конференциясе гадәттәге бәйрәм рухыннан — Республика җитәкчелеге котлауларыннан, теләкләреннән, шулай ук мәктәп балаларының тәбрикләүләреннән мәхрүм булды. Шәһәрнең мәгариф идарәсе җитәкчесе Азамат Сәйфуллин, коллегалары алдында зур чыгыш ясап, федераль стандартларның хәзерге мәктәп өчен зур мәшәкатьләр тудыруын яшермәде. Әйтик, быел мәктәпкә төшкән балалар өчен аерым бина булырга тиеш һәм алар тәнәфесләрдә үзләре өчен махсус корылган мәйданчыкларга чыгу мөмкинлеге алырга хаклы икән. Ә инде озайтылган көн төркемнәре оештырылган очракта балаларны ике тапкыр ашату-эчерү һәм йоклату шарт булып тора. Моны кайсы мәктәпләр тәэмин итә ала? Азамат Сәет улы кыенлыклардан чыгуның үз рецептын ачык әйтеп салды: “Бездә педагогик менеджмет искергән, мәктәп идарәсен тамырдан яңартырга кирәк. Мәгариф уңышының нигезе — җитәкчелектә! Яңа, эшлекле менеджерлар кирәк...”

Шул уңай белән шәһәр мәгарифе башлыгы мәктәп директорларына зур хокуклар, мөмкинлекләр бирүне кайнар хуплады. Әлбәттә, элек-электән тәрбия уңышы педагог шәхесендә дип иман тоткан укытучылар өчен бәхәс кузгата торган караш бу. Һәм үз чыгышында төбәк мәгариф хезмәткәрләре профсоюзы җитәкчесе Светлана Пронина шиген яшермәде: “Директор кулына мәктәп сметасын тапшырабыз тапшыруын, әмма аларның һәркайсы гадел һәм намуслы кешеме?”

Бу сорауны тыңлаганда бик күпләрнең җиде ел дәвамында Мәскәү мәктәпләренең берсендә эшләп миллионер булган, бакчасында затлы коттедж, бассейн төзеткән директор Смирновны искә төшерүе бик табигый. Мондый кәкре куллы мәктәп җитәкчеләреннән Уфа, Башкортстан азатмы? Мәгариф уңышы педагоглар коллективының ныклыгы, зирәклеге һәм үзидарә көче белән билгеләнсә, мәктәпнең шул сыйфатларын үстерүгә йөз тотылса, дөресрәк булмас иде микән?

Конференциядә чыгыш ясаучы мәгариф хезмәткәрләре, укытучылар, тәрбиячеләрне тыңлап, Уфа мәктәпләренә кагылучы икенче төрле авырткан мәсьәлә дә ачыкланды. Бу — алга куелган бурычларны хәл итү өчен финанс кытлыгы. Аның аеруча драматик үрнәген без мөгаллимә Римма Михайловна Бордовая чыгышыннан тойдык. Ул Дим районындагы 101нче мәктәптә урыс теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшли. Коллегалары белән федераль стандартны гамәлгә кертүдә актив катнашып, аерым казанышларга да ирешкән, Русия грантына лаек булган. Аныклап әйткәндә, филолог буларак, мәктәп сайлаган икътисади профильне беренче сыйныф балаларыннан башлап, урта сыйныф укучыларына кадәр ныклап сеңдереп, тәрбияләп килә икән. Урыс теле балаларга микро һәм макро икътисадны үзләштерергә ярдәм итә, икътисади фикерләү нигезен сала...

 

Бордовая һәм аның хезмәттәшләренә үзләре сайлаган әлеге юл белән алга юнәлергә, яңа уңышлар яуларга кирәк тә бит, тик бәла... боларның үз мәктәп биналары юк икән... Укытучының Уфа мэры Павел Рюрикович Качкаевка мөрәҗәгать итеп, яңа мәктәп салып бирүләрен үтенүе залда утыручыларда чынлап тетрәнү тудырды.

Шул уңайдан шәһәрдәге балалар бакчасында зур нагрузка белән эшләүче тәрбиячеләрнең һәм укытучыларның хезмәт хакын күтәрү мәсьәләсенең дә калкуын әйтергә кирәк. Әмма шәһәр башлыгы бу хакта сүз кузгатучыларның авызын тиз япты: “Уфа бюджетының 42 проценты мәгарифкә китә... Миңа әле беренче чиратта китапханә хезмәткәрләренең һәм полициянең хезмәт хакын күтәрү турында уйларга кирәк!”

Дөрес, профсоюз лидеры Светлана Пронина 2014 елда укытучыларның айлык хезмәт хакы 27 мең сумга кадәр күтәреләсен белдереп, залны шатландырды, хәтта көлдерде, тик чынлап та, безнең Башкортстан мәгарифенә акча кытлыгы дип үзен һич чикләмичә алга, инновация үрләренә атлау сөенече кайчан тияр икән?

Уфалыларның быелгы август мәгариф киңәшмәсен сыйфатлап тагын шуны әйтергә кирәк, кызганыч, ул рухи-эмоциональ күтәренкелектән генә түгел, ә укытучыларның үз һөнәри уйларын, борчылу-шатлыкларын, аерым укыту-тәрбия мәсьәләләрен ачып салудан, җәмәгатьчелеккә һәм Башкортстан, Русия хакимиятләренә җиткерүдән дә мәхрүм булды. Конференциянең проблемалар даирәсен үзенчә билгеләп һәм аны уздыру дилбегәсен үз кулында тотып, шәһәр хакимияте башлыгы мәктәпләр, балалар бакчалары, яслеләргә кагылышлы санитар нормалар, техник таләпләр, электрон җиһазлар һәм модернизация, инновация кебек гомум һәм абстракт төшенчәләрне искә алмады. Шул ноктада шәхсән мин үзем БДУ ректоры Әхәт Мостафин чыгышын конференция программасына кертү нигә кирәк булды икән, дип уйладым. Уфа зыялылары, бигрәк тә мәктәп укучылары ул җитәкләгән уку йортының абруйлы булуын, анда күпме галим укытуын, ничә студент белем алуын һәм нинди белгечләр әзерләнүен биш бармаклары кебек беләләр ләса! Шундый зур форум алдында нәрсәгә мондый үз-үзенә реклама ясау? Әгәр дә бу ректор быелгы БДИ нәтиҗәләреннән чыгып, республика, шәһәр яшьләренең белем дәрәҗәсе, профориентацион омтылышлары хакында сөйләсә һәм галим-педагог булып залдагыларга үз киңәшләрен бирсә, дөресрәк булмас иде микән?

Конференция делегатлары белән аерым сөйләшүләр, әңгәмәләшүләрдән чыгып, мин монда ясалырга тиешле фикерләшүләр даирәсен ачык күзалладым. Русия җәмәгатьчелеге Фурсенко реформаларын ничек бәяләргә аптырый. Англо-сакс стандартларын нигез итеп алган федераль стандартлар тезмәсе безнең мәктәпләр өчен кулаймы? Ә Башкортстандагы БДИ нәтиҗәләреннән тавыклар көләрлек. Унбер фәннән 81-90 бал җыйган укучылар исәбе буенча безнең мәгариф Русиянең иң алдынгылары рәтендә тора. Бу күз буяудан киләчәктә ничек  котылырга?.. Менә шундый анык мәсьәләләр шәһәр педагогларының сөйләшү темасына әйләнергә тиеш иде ләбаса!

Ләкин каядыр ашыгучы мэр Павел Качкаев мондый иркенлеккә, тирәнлеккә юл куярга теләмәде бугай. Үзләренә юнәлтелгән тәнкыйтькә дә ул шактый кырыс булды. Мәсәлән, Башкортстанда Бала хокукларын саклау буенча вәкил Милана Скоробогатова бездәге укучыларны җенси көчләү фактлары, мәктәпләрдәге үз-үзеңә кул салу очраклары һәм фәкыйрь гаиләләрдәге балалар язмышлары, аларны кыерсытулар хакында бик җитди сүз кузгаткач, җыелыш рәисе ролендәге мэр, регламентны сакларга чакырып, сөйләүчене туктатты. Ә бит бу тема конференциядә иң әһәмиятле сөйләшүләрнең берсе булырга тиеш иде... Менә шундый хәлләрне күздә тотып, әлеге конференция мәгариф мәсьәләләрен хәл итүдә һөнәри югарылык дәрәҗәсенә күтәрелә алмады дип расларга җөрьәт итәм. Әйе, киңәшмә дилбегәсен үз кулында тоткан шәһәр башлыгы кыска сүзле, кырыс йөзле булды, каядыр ашыкты. Ул форумны сәгать ун тулып узгач башлап җибәрде һәм аның телләре уникегә килеп баскач ябып та куйды. Нәкъ ике сәгать эчендә педагогларның ел буена зарыгып көткән олы киңәшмәсе үз эшен төгәлләде. Бу факт үзе үк безнең мәгариф хакында төшенке уйларга этәрә түгелме?

Сәгыйдулла Хафизов.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»