26.08.2011 - Мәгариф

Яхшы әзерлек белән киләләр

1нче сыйныфка киләчәк Назгөл Искәндәрова һәм Алмаз Бурангулов укытучы апалары Айгөл Солтанморатова белән дуслашырга да өлгергән.— Без дә заман сулышын тоеп яшәргә омтылабыз, — ди мәктәп директорының укыту-тәрбия эшләре буенча урынбасары Алия Галиәхмәтова. — Белем бирүдә хәзер үзебезнең традицияләр бар. Мәктәпкә йөрүче һәр баланың сәләтен, мөмкинлекләрен үстерергә тырышабыз. Педагогик коллективның эш нәтиҗәләре дә йөз кызарырлык түгел. Узган уку елында бездә 54 бала белем алды. Шуларның 10ысы отличник булса, 21е үз сыйныфларын “4” һәм “5” билгеләренә тәмамлады.

1 сентябрьдә Яугилдедә парта артына 56 бала утырачак. Әлбәттә, бу көнне беренче сыйныфка киләчәк бәләкәчләр зур дулкынлану белән көтә. Ни дисәң дә, әлифбаның тәүге битен ачарга җыенган балаларның тормышында яңа этап башлана. Кечкенәләрне монда белем дөньясына коллективта тәҗрибәле педагоглардан саналучы, үз эшенә иҗади карашы белән аерылып торучы Айгөл Солтанморатова алып керәчәк.

— Авылда бер-беребез белән аралашып яшәгәч, һәр баланың нинди шартларда тәрбияләнгәнен, мәктәпкә ничек әзерләнгәнен белеп торабыз, — ди ул. — Шушы белем йорты авылда социаль-мәдәни үзәк ролен дә үти. Бездә берничә ел элек мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен кыска вакытлы режимда эшләүче төркемнәр ачылган иде. Моңа яшь ата-аналар бик тә куанды. Быел укырга төшәчәк балалар да шул төркемдә тәрбияләнде. Шуңа мәктәп тормышына аяк басарга аларның әзерлеге дә яхшы гына.

Әйе, нәкъ башлангыч сыйныф укытучылары балаларга төпле белем бирүдә тәүге нигезне сала. Яңа уку елы алдыннан үзенең кечкенә дуслары белән очрашу Айгөл Зөлфәр кызының күңелендә дә якты хис-тойгылар уяткан.

— Үз тәҗрибәмнән чыгып, шуны әйтә алам: заман белән бергә балалар да үзгәрә, — дип уй-фикерләре белән уртаклашты авыл мөгаллимәсе. — Элгәре башлангыч сыйныф укучыларына урыс телен үзләштерү авыррак бирелә иде. Хәзер инде безнең мохиттә үскән балаларга да аралашу өчен мөмкинлекләр яхшы. Шуңа бүген балаларны урыс теленә өйрәтү артык авырлык тудырмый. Телевидение челтәре, компьютерлаштыру аларның тел байлыгын үстерүгә булышлык итә. Икенчедән, икенче сыйныфтан алып безнең балалар инглиз телен дә өйрәнә. Югары белемле яшь укытучыбыз Резеда Рәхмәтуллина шул дәресләрне бик тә җанлы һәм мавыктыргыч итеп үткәрә.

Районның Имәндәш урта мәктәбендә дә укыту-тәрбия эшен заман таләпләренә ярашлы үзгәртеп коруда, белем бирү сыйфатын күтәрүдә бай тәҗрибә тупланган.

— Җәйге каникулларын балалар күңелле һәм файдалы үткәрде, — ди директор Ләлә Урманшина. — Күп укучылар мәктәп янындагы көндезге лагерьга йөрде. Кызу көннәрдә көмеш сулы Җилем елгасында алар кинәнеп коенды. Өлкәнрәк балалар укытучылар белән бергә мәктәпнең яшелчә-җимеш бакчасында эшләде.

Имәндәш урта мәктәбенең башлангыч сыйныф балалары укытучылары Рәмзия Үтәгәнова (сулдан икенче) һәм директор Ләлә Урманшина беләнЯл иткән, яңа көч җыйган балаларны уку елы башланган көнне гөл-чәчкәгә күмелеп утыручы күркәм мәктәп каршы алачак. Монда 14 бала белем йортының ишеген тәү кат ачып керәчәк. Үз эшендә алдынгы педагогик технологияләрне киң кулланучы, маһирлыгы белән алдыручы мөгаллимә Гөлирә Мәхмүтова балаларның һәркайсысы белән якыннан танышырга да өлгергән. Аның коллегасы, башлангыч сыйныфлар укытучысы Рәмзия Үтәгәнова да үз тормышын шат күңелле малайлар һәм кызлар белән аралашудан башка күз алдына китерә алмый торгандыр.

— Җәмгыятебезнең киләчәге педагогларның тырышлыгы, балаларга нинди белем һәм тәрбия бирүебезгә бәйле, — диде ул. — Белем дөньясына тәүге сукмакларын салучы бәләкәчләр өчен мәктәп тормышы аеруча мәгънәле һәм кызыклы булырга тиеш. Моның өчен инде безгә кече яшьтәге мәктәп балаларының күңеленә юл таба белергә, белем эчтәлеген һәм укыту процессын камилләштерә барырга кирәк.

Мидхәт Шәрипов.

Гафури районы.

 

.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»