20.08.2011 - Мәгариф

Мәктәп гаме - югары гамь...

Гаиләбездә мәктәпкә баручы бала булмаса да, августта мәктәп ярминкәләренә сугылырга яратам. Символик сурәт-ле, матур тышлы дәреслекләр, язарга өндәп торучы шакмаклы, сызыклы дәфтәрләр, төрледән-төрле буяу, рәсем төшерү җиһазлары, затлы тукымалы кием мине балачагыма алып кайта. Колхозда тик хезмәт көненә эшләп, тиярен кара көздә генә алучы әни, августта хәзерләүче Газимҗан абзыйга сөт, күкәй тапшырып, акча туплый, китаплар сатып ала, тегүче Фәхирә җиңгинең энә-җебеннән генә төшкән кием әзерли иде. Ак җирлеккә яшькелт буй төшкән хуш исле ситса күлмәк, көрән чалбар киеп алгач, күңел мәктәпкә, сыйныфташлар белән очрашу мизгеленә ашкына. Кулда нинди китап-дәреслек, өстә нинди төстәге һәм рәвештәге кием булуга карамастан, бәйрәм тойгылары хәзерге балаларда, укучы яшьләрдә кабатланадыр, бу хисләр ата-аналарда яңарадыр. Мәктәп гаме — югары гамь. Сабакка төшкән бала тирә-юньдәгеләрдә киләчәк көннәргә өмет, ышаныч уята. Туган телендә укытучы һәм милли мәнфәгатьләрен үтәүгә яраклашкан мәктәбе булган халык бәхетле кавем ул.

Ләкин мәктәп яшь буынны укырга-язарга өйрәтү, мәгърифәт, гыйлем юлына төшерү генә түгел, ә, беренче чиратта балалар күңелен замана үзгәрешләреннән чыгып әвәләү, формалаштыру урыны да ул. Атап әйткәндә, хәзерге глобальләшү, техник прогресс заманы мәктәпләребезгә, укучылар дөньясына зур үзгәрешләр алып килә. Әлбәттә, берьяктан, бу сөенеч, президентыбыз Дмитрий Медведев чакыруына кушылып, без мәктәпләребезне яңа коммуникация чаралары белән тәэмин итү, укучыларыбызны Интернет челтәре аша белем алырга өйрәтү бурычын хәл итәргә тиешбез. Ягъни элекке әдәби персонаж Витя Малеев кебек тырыш һәм ачык максатлар куеп укучы, төпкелдәге мәк-тәптә белем алса да, шәһәрдәгеләрдән калышмасын!

Тик, икенче яклап, әхлагы, холкы утырмаган баланы катлаулы һәм кайнап торучы дөньяга уелган тәрәзә янына утыртуның хәвефле яклары да аз түгел. Компьютерлаштыру хәрәкәтенең тәүге мәлләрендә ата-аналарны балаларының режимы, физик үсеше борчыды. Элек мәктәптән кайткач, урамга уенга ашкына, футбол тибә, хоккей суга яисә велосипедта, чаңгыда җилдерә иде бала. Ә хәзер аны компьютер мониторыннан аерып алып булмый. Социологлар, психологлар исәбенчә, техник прогресс элементы Русиядәге 80 процентка якын баланы урындыкка кадаклап куйды.

Соңгы елларда галимнәрнең күзәтүләре нәтиҗәсендә бу “хикмәтле көзге”нең тагын да аянычрак хәлләргә китерүе, атап әйткәндә, бала психикасын бозуы, хәтта авыруга сабыштыруы ачыкланды. Компьютер индустриясе, аеруча азартлы атышлы-үтерешле уеннарны күпләп тарату миллионлаган яшь кешене виртуаль, хыялый дөнья белән яшәүгә күнектерә һәм табигый инстинктларын җимерә, корыта икән. Уенда берсенең дә җиңеләсе килми, дошманы белән аяусыз сугыша, гыйфрит-монстрларны үтерә, крепость-замокларны яулап ала, шәһәрләрне җир белән тигезли ул. Һәм, белгечләр фикеренчә, үсмерләр арасындагы “Асtion” жанрындагы популяр уеннар фанаты реаль тормышта килеп туган хәлләрне дә компьютердагыча хәл итү юлларын эзли. Бу — кешене дуамаллыкка, йодрык уйнатуга этәрүче куркыныч гамәл. Халыкта әйтелгәнчә, уеннан уймак чыгарга мөмкин...

Тик, ни кызганыч, бу хәвефкә күпләр җиңел карый, компьютер, Интернет челтәре укучыларны тик гыйлемле, мәдәниятле итә, дип ышана. Августның тәүге якшәмбесендә “Эхо Москвы” радиосыннан “Гулько ата янәшәсендә балалар мәйданчыгы” тапшыруын тыңладым. Эфирга чыккан бик күп бала “стрелялка” уены белән мавыгуын яшерми. Аларның хәтәр алышларда үзләрен чын геройлар итеп күрсәтәселәре килүе тавышларыннан ук сизелә. Уен шаукымы Гулько атаны да үзенә ияртә. “Ярый, уйнагыз, монда бит үтерешләр китаптагыча гына”, — ди ул.

Китаптагыча үтерү... Мәскәү радиосы тирәнтен уйламый, илгә хата фикер тарата. Чын, изге китапларда, киресенчә, адәм үтерү, кеше канын түгү тыела. Гитлерчылар сугыш башлагач, фронтка китеп, окопка баскан Нур Баян эчке дөньясын тасвирлап әйтә:

Гомеремдә эт тә орышмадым,

Әтәч суялмадым, кызгандым,

Чыпчыкларга хәтта таш атарга

Сузылмыйлар иде кулларым...

Икенче бер фронтовик Фатих Кәрим төз аткан пулясы белән агач башыннан дошман снайперын бәреп төшерә дә, хәвефләнеп, үз-үзенә сорау бирә: “Мин — гуманист, дидем... үзем менә бу кешенең гомерен бетердем...”

Совет солдатлары яндырылган ил, киселгән гомерләр һәм “дошман итеге астында калып һәлак ителгән чәчәк өчен дә” үч алуны максат иткәнгә, кешелек дошманы — фашистларны кырганнар. Китап укучы бала янәшәсендә автор, уңай геройлар тора, аның нәфрәт һәм мәхәббәт хисләре ачыклана. Ә менә монитор каршындагы бала кешегә, җәнлеккә, кошка ни өчен ата — моны аңламый һәм аңларга да теләми. Кыскасы, компьютердагы атыш-үтереш уеннары, шартлату, җимерүләр баланы хәятнең иң мөһим мәсьәләләре — яшәү, үлем, гуманизм уйларыннан ерагайта, зомби итә. Кансыз һәм шәфкатьсез ясый. Маниакаль идеяләрдән чыгып, 77 яшь егет һәм кызның җанын кыйган адәм актыгы үстергәнен аңлагач, Норвегия җәмгыяте ике дә уйламыйча “стрелялка” уеннарына чик куйды. Уеннан уймак чыккан бит, трагедия ясалган!.. Бездә моннан өч ел элек Дәүләт думасының бер төркем депутатлары хәвефле компьютер уеннарын тыю турында закон проекты әзерләгән иде. Әмма керем, акча мәнфәгатьләре яшь буын хәстәрләреннән өстенрәк булып чыкты, Русиядә һәлакәтле уеннар һаман дәвам итә, хәтта көчәя бара.

Без, сугыштан соңгы балалар, бөтен уку әсбаплары да җитеш, уйнар әйберләре күп булган сыйныфташларыбызга кызыгып һәм көнләшеп карый торган идек. Бәхетлеләр, билгеле, кибетче яисә урында эшләүчеләрнең балалары иде. Сер түгел, хәзерге мәктәптә дә җиһаз һәм әйберләре белән яшьтәшләре алдында масаеп, кукраеп йөрүчеләр — бай балалары. Тик менә замана гына парадокс китереп чыгарды, танып-белү, гыйлем үзләштерү, аралашу чарасы булган кыйммәтле техник прогресс инструментлары, тиешсез кулланганда, яшь кешеләр өчен золым, афәт, томаналык чыганагына да әверелергә мөмкин икән. Бу — глобальләшү заманындагы мәктәп турында борчылып уйланырга мәҗбүр итүче беренче сәбәп.

Төрле мәдәниятләр, гыйльми һәм техник казанышлар үзара кисешкән чордагы мәктәпнең күзгә нык чалынган икенче бер җитди проблемасы, минем уемча, фәннәрне, әһәмиятлелек принцибыннан чыгып, дәрәҗәләргә аерудан килеп чыга. Дөрес, Русия Фән һәм мәгариф министрлыгының бер генә документында да төгәл яисә табигать фәннәре беренче урында тора, ә тел, әдәбият, тарих, җәмгыять белеме кебек гуманитар фәннәр икенче дәрәҗәдә санала дип күрсәтелми. Тик илдәге фән, мәгариф сәясәтеннән ачык бит, модернизация, техник прогресс лозунгларын алга куйган президент Д. Медведевтан алып, район мәгариф бүлеге җитәкчеләре һәм мәктәп завучларына кадәр расписаниеләрне, БДИ сынауларын бизәп торучы фәннәр итеп математиканы саныйлар. Рәсми кайгыртулар, финанс чыгымнары да, педагогик кадрларны камилләштерү эшчәнлеге дә шул тирәдә бара.

Ә гуманитар предметлар безнең мәктәпләрдә күптән инде үги хәлдә. Болардан нәрсә көтәсез, ни йон алып булмый, ни сөтләре юк, дигәндәй... Үзләренә булган салкын мөнәсәбәт белән әлеге фәннәрне укытучылар килешкәннәр инде, эшләрендә салкынлык, торгынлык күрәбез һәм, шуның нәтиҗәсе буларак, хәзерге мәгарифтә гуманитар белем, тәрбия бирү ифрат түбән дәрәҗәгә төште. Бу, беренчедән, укучыларның фикерләвендә капма-каршы башлангычларның, ягъни абстракт-логик һәм образлы, символик-схематик һәм иҗади уйлау сәләтләренең гармониясе югалуы, шәхеснең һәр яктан да ачыла алмавы дигән сүз. Бу, икенчедән, мәктәпнең халыкта рухи мәдәният, әхлак тәрбиясе, эстетик зәвык дәрәҗәсен үстерү-күтәрүдә ролен югалтуына китергән сәбәп.

Һәм бу, өченчедән, әдәби иҗат, сәнгать, сәясәт өлкәсендә якты талантларны җую, вакыйга буларак, сәнгать әсәрләреннән, мәдәни яңарыштан мәхрүм калу... Мондый рухи йончыган хәлдә Русия Пушкин, Лермонтов, Чернышевский, Тукай, Гафури, Мостай Кәрим, Наҗар Нәҗми кебек даһиларны түгел, хәтта мәдәният өлкәсендә эшләрлек гади хезмәткәрләрне дә мәйданга чыгара алмавы мөмкин.

Үзебезнең рухи-мәдәни җирлеккә генә күз салыйк. Башкортстан телевидениесенә интервьюда Марсель Котлыгалләмов хәзерге милли публицистика торышын  әтрафлы анализлап, Башкортстан дәүләт университетындагы  журналистика бүлегенең яхшы белгечләр әзерләп чыгара алмавын тәнкыйтьләде. Башкортстан Язучылар берлеге  рәисе булып күп еллар эшләгән халык шагыйре Равил Бикбаевтан милли мәктәпләрнең иҗади көчләр, талантлы каләмнәр тәрбияләүдә зәгыйфь эшләве хакында ачы зар ишетеп тордык. Ә мәгариф башлыклары, үз чиратларында, югары уку йортларының педагогик кадрлар әзерләүдә тиешенчә таләпчән булмавыннан зарланды. Институт, университет тәмамлап, укытучы дипломы алган яшьләрнең күпләп базарда, коммерция структураларында эшләве турында язмалар республика гәзитләрендә дә әледән-әле күренеп тора. Танырга кирәк: берничә дистә ел элек  язучылары, шагыйрьләре, композиторлары, рәссамнары, җырчы, биючеләре һәм гомуми әдәби-мәдәни үсеш-казанышлары белән танылган шагыйрәнә Башкортстанда гуманитар мәдәният бүген түбән дәрәҗәдә тора. Һәм, шиксез, бу түбәнлекнең нигезе башлангыч, урта мәктәпләрдә үк тамырланган. Республика халыкларының туган телләрен, әдәбиятларын укытуда, тарихны өйрәнүдә мәгариф сәясәтен яңа эчтәлек һәм демократик принциплар, заманча педагогик, методик алымнар белән баетканда гына бездә рухи-мәдәни яңарыш башланачак. Ә шуннан башка бернинди фәнни-техник прогресс, модернизация хәрәкәте була алмавы ачык бит. Димәк, мәктәп программасына кергән һәр фән үзенчә әһәмиятле һәм аларның һәркайсы югары методик таләпләргә җавап бирерлек итеп укытылырга тиеш!

Глобальләшү заманындагы мәктәпләребез турында уйланганда, әлбәттә, әхлак мәсьәләләрен дә ныклы игътибар үзәгендә тотарга кирәк. Русиянең яңа икътисади интеграция сәясәте, Европа, Америка, Африка дәүләтләре белән төрле өлкәләрдә сурәтле-яңгырашлы мәгълүмат алмашуы безнең төпкелдәге мәктәпләрдә дә рухи-әхлакый мохитнең кискен алмашуына китерде. Яшьләребездәге бозыклыктан, начар гамәлләрдән ерак тору, алардан саклану, өлкәннәр каршында җаваплылык тою, аларны тыңлау, намуслы, әдәпле булу, оят белү кебек электән милли сыйфат булып килгән гадәтләрне саклауның хәзер никадәр зур тәрбияви әһәмият алуын, мөгаен, һәр педагог ачык төшенәдер. Мәктәпнең вәгазьләр, үгет-нәсыйхәтләр белән генә түгел, бәлки спорт, музыка, җыр, әдәбият түгәрәкләре һәм укучыларның кәефләренә дә, алдагы язмышларына да тәэсир итәрлек гамәл-чаралар аша авылда, поселокта, шәһәр төбәгендә тәрбия үзәгенә әйләнергә тиешлеге дә ачык...

Әмма мәктәпләрдән таләп итүдә Пушкин персонажы — Балыкчы картның нәфесе котырган карчыгы дәрәҗәсенә төшүдән дә сакланырга кирәк. Бу бигрәк тә чиновниклар колагына әйтелә торган сүз. Яшь буын тәрбиясе мәктәпнең генә түгел, ә барлык дәүләт органнарының, шул исәптән радио, телевидение, матбугат чараларының да, уртак эше икәнен танырга һәм җаваплылыкны бүлешергә кирәклеген, ниһаять, безнең җәмәгатьчелек аңларга тиеш.

Без Мәскәү телевидениесе каналларының тормыштагы негатив күренешләрне — талаш-үтерешне, эчкече һәм наркоманнарны, җенси бозыклыкны туктаусыз күрсәтеп, халыкның әхлагын какшатуы хакында еш зарланабыз. Ә үзебездә бу яктан хәлләр ничек соң?

26 июльдә төштән башлап кичкә кадәр Башкортстандагы кыска дулкынлы радиостанцияләрнең берсеннән гадәти булмаган тапшыру тыңларга туры килде. Темасы, үзләренчә әйтсәк, “Семейный секс” иде. Хатын-кыз колагы гына түгел, хәтта күпне күргән, ишеткән ир-ат та чирканырлык сүзләрне ишеткәч, безнең журналистлар эротика, порно тирәсендә вульгарлык ягыннан мәскәүлеләрне уздыра икән, дип уйлап куйдым. Мондый интим хезмәтләндерү шәхси телефоннар аша гына ясалырга тиеш. Ә радиога кем чыгарган бу порно-шоуны? Эфир дулкыннары айдан, йолдыздан төшмәгән, ә мөселманнар җөмһүрияте башкаласыннан Рамазан ае алдыннан, мәчет-мәхәлләләре белән дан тоткан төбәктән чыккан. Кемдер программа, проект әзерләгән, кайсыдыр кул куйган. Женси азгынлык, зиначылык тойгылары белән эфирны пычратуның максаты нидә? Ә бит мондый актлар бомба шартлату, террор ясау белән бер. Педагогларның айлап, хәтта еллап мәхәббәт хисе, сөйгәнең каршында җаваплылык, тугрылык саклау, матур гаилә кору кебек мәсьәләләрдә яшьләргә ясаган нәсыйхәтләрен зиначылык тарафдарлары минут эчендә җилгә очыра да куя. Мәктәп яшендәге балаларда оят белү  тойгысын, гыйффәтлелекне саклау үтә мөһим. Бу тәрбиядә җәмәгатьчелекнең ныклы ярдәме кирәк.

Зәңгәр экраннарда НТВ программасы кышкы кичләрнең берсендә Чечня Президенты Рамзан Кадыйровның “Реаль сәясәт” тапшыруын алып баручы Тина Кандилакига биргән интервьюсын күрсәтте. Журналист, башкала хатын-кызларына хас булганча, ерык итәк, ачык күкрәк белән өстәл каршына килеп утыргач, җөмһүрият башлыгы аңа көтелмәгән реплика ташлады: “Бездә болай киенмиләр. Хатын-кызлар эштә шулай гаурәтләрен күрсәтеп киенсә, ир-атларда эш кайгысы калмас иде...”

Хатын-кызның рәсми урыннардагы киеме, күкрәк, гаурәт мәсьәләләреннән югарырак күтәрелеп фикерләсәк, ачык бит, Кавказдагы республика башлыгы үз илендә шәригать традицияләрен һәм халыкның яшәү гадәтләрен саклауны үз вазыйфасына әйләндергән. Ә бит ул да: “Нишлисең, глобальләшү заманы, мулла булып, таяк тотып, чит гадәтләргә каршы тора алмыйм, теләгәннәрен эшләсеннәр инде”, дип, мондый хәлләргә күз йома алыр иде.

...Милли мәктәпләр язмышы бик хәтәр тарихи этапка кергән. Туган телендә укытучы һәм милли мәнфәгатьләрен үтәүгә яраклашкан мәктәбен саклыйм дип максат куйган халык һич тә ваемсыз була алмый, тиеш тә түгел. Мәктәп гаме — югары гамь!

Сәгыйдулла ХАФИЗОВ,

филология фәннәре кандидаты.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»