17.08.2011 - Мәгариф

Мәктәпләр яңартыла

Борай районы мәктәпләрендә быел күләмле ремонт башкарылды. Олы Бадрак, Борайның 1нче урта мәктәпләрендә һәм 2нче  гимназиядә капиталь ремонтка 26 миллион 400 мең сум акча бүленде. Аларның түбәләре алыштырылды, тәрәзәләре һәм җылыту системалары яңартылды. Шул ук вакытта барлык мәктәпләргә дә агымдагы ремонт эшләнде.

Мәгариф бүлегенең үз хуҗалык-эксплуатация конторасы бар. Ул нигездә мәктәпләрдәге агымдагы ремонт белән шөгыльләнә. Быел да бу коллектив өч мәктәптә газда  эшләүче казаннарны һәм җылылык трассаларын яңартты. Соңгы елларда борайлылар мәктәпләрне җылытуга электр энергиясе куллануны күпкә киметтеләр. Үз көчләре белән каты ягулыкта эшләүче казаннар урнаштырдылар, быел Мамады мәктәбен дә шуңа күчерделәр. Мәгариф бүлеге начальнигы Николай Хәмәтдинов раславынча, казан алыштыруга тотылган чыгымнар үзен бер елда каплый. Мәсәлән, уртача мәктәпне электр энергиясе белән җылыту  500 мең сумга төшә, ә бу системага күчү ел саен 170 мең сум акчаны янга калдыру мөмкинлеге бирә. Районда 11 — урта, 10 — төп һәм 27 башлангыч мәктәп булуын исәпкә алганда, борайлыларның  бюджет акчасына сакчыл карашта икәнлекләре күренә.

Борайның 1нче урта мәктәбе районда иң өлкәннәрнең берсе — 1937 елда ук эшли башлаган. Аңа 1967 елда янкорма төзелгән, 2007 елда өлешләтә ремонт ясалган. Быел бу бинаның капиталь ремонтына 13 миллион сумга якын акча бүлү мөмкинлеген тапканнар. Нәтиҗәдә түбәсе, җылыту системасы яңартылды, заманча евротәрәзәләр куелды. Инде шактый тузган идәннәр урынына яңа такта һәм керамогранит плитәләр җәелде. “Агидельстройсервис” җәмгыяте бу эшләрне вакытында ерып чыкты. Мәктәп ашханәсенә  дә капиталь ремонт үткәрелде. Зур эшләр белән беррәттән класс-кабинетлар да ремонтсыз калмады. “Бу кадәр күләмле эшләрдә районның башка мәктәпләрендә эшләүче коллегаларыбызның ярдәме бик тоемлы булды. Үзләрендә дә ремонт чоры булса да, безгә ярдәмгә килүдән беркем дә баш тартмады, рәхмәт аларга”, — ди мәктәп директоры Гүзәл Тимерханова.

Марат Зыятдинов,

“Кызыл таң»ның үз хәбәрчесе.

Борай районы.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»