16.08.2011 - Мәгариф

Кырын эш кырык елдан соң да беленә

Дүртөйледәге Наҗар Нәҗми исемендәге башкорт гимназиясенең физика укытучысы Алексей Иванович Андрекус белән әңгәмә корып утырабыз. Төп тема — бердәм дәүләт имтиханнары.

— Сезнең укучыларыгыз дистә еллар дәвамында район, республика күләмендә үткәрелгән олимпиадаларда я җиңүчеләр исемлегендә, я призлы урыннар яулый. Бердәм дәүләт имтиханнары вакытында югары балл җыялар һәм техник югары уку йортларына керәләр. Моның сере нидә?

— Егерме ел дәвамында мин профессор Әхмәт Зәки улы Рәхимовның иҗади үсеш лабораториясе белән хезмәттәшлек итәм. “Технология” сүзе грекчадан тәрҗемә иткәндә “осталык турында фән” дигәнне аңлата.. Осталыкка үзе оста кеше генә өйрәтә ала. Үз вакытында миңа шушы лабораториядән үсеп чыккан, соңыннан фән докторы, профессор дәрәҗәсенә ирешкән  яңа технологиягә корылган физика дәреслеге авторы Александр Иванович Подольский белән бергәләп (кызганычка каршы, хәзер мәрхүм инде) семинарлар үткәреп йөрергә дә туры килде. Мин аңардан күп нәрсәгә өйрәндем. Осталык, иң беренче чиратта, иҗади фикерли, анализлый, нәтиҗә ясый, үз-үзеңә бәя куя белү дигән сүз. Боларга ия булу баланы куелган проблеманы чишүдә ысуллар таба белергә өйрәтә. Моңа мәктәп программасы дәресләрендә генә ирешеп булмый. Ни өчен дисезме? Җавап бик тә гади. Сыйныфта утырган 20-25 баланың фикерләү куәте төрлечә, күпчелеге моңа өйрәтелмәгән. Физика, барыннан да элек, математикага якын. Әгәр алты ел укыган бала тапкырлау таблицасында ялгыша икән, мәсьәлә катлаулана. Әгәр физикага өйрәтүнең нигезен 7нче сыйныфта салып өлгермәсәк, югары сыйныфларда хәл авырлашачак.

— Димәк, өстәмә дәресләр кирәк. Ачыграк әйтсәк, моны репетиторлыксыз хәл итеп булмый?

— Әйе. Мин дә, хатыным Резида Хаҗи кызы да (аның белән бергә институтта укыдык) репетиторлык белән шөгыльләнәбез. Моны өстәмә акча эшләү ысулы дип кенә аңларга ярамый. Безгә килүчеләр күп. Ләкин теләгән һәр кешене кабул итә алмыйбыз. Башта сынау үткәрәбез: математика ягы ничек? Кем булырга тели? Чөнки безнең таләпләр бик катгый. Без һәр укучы белән атнага дүрт сәгать шөгыльләнәбез икән, ул үз йортында да шулкадәр үк әзерләнергә тиеш. Шунсыз максатка ирешеп булмый.

— Имтихан вакытында укучыга ярдәм юлларын эзлисезме?

— Аллам сакласын! Киресенчә, имтиханнар вакытында без аннан чын мәгънәсендә качабыз. Телефоннарыбыз сүндерелгән була, хәтта яшәгән урынны да алыштырабыз. Моны минем укучыларым да, аларның ата-аналары да яхшы белә. Без бу хакта уку елы башында, эшкә тотынганчы ныклап сөйләшеп куябыз.

— Ә шулай да укучыларыгызның кайберсе, үз-үзенә ышанып бетмичә, башка ярдәмчеләр эзләмиме икән? Сезнең өйрәтүләр генә югары уку йортына керерлек гарантия бирә аламы?

— Без, барыннан да элек, мәсьәләнең әхлакый ягын уйлап эш итәбез. Безгә бит имтиханнар үткәч тә шушы җирлектә шушы ата-аналар белән, көн саен булмаса да, күрешеп, очрашып яшәргә туры килә. Әгәр мәктәптә унбер ел уку дәверендә балага намус, вөҗдан, гаделлек кебек әхлакый төшенчәләр турында сөйләп, имтихан вакытында аңа ярдәм итү юлына бассак, без соңыннан кем булып калырбыз?

Балага имтиханда ярдәм итү юлларын кемнәр сайлый соң? Иң башлап ата-аналар, әлбәттә. Алар, үзләренчә, баланың киләчәге турында кайгырта. Иң кызганычы — мәгариф органнары хезмәткәрләре моңа күз йома. Алдан ук имтихан сорауларын бүлмәдән алып чыгучы билгеләнә, аны кемгәдер (ул я тәҗрибәле укытучы, я югары уку йорты студенты яисә галиме) илтеп, кабат мәктәпкә китереп җиткерүчесе дә бар. Болардан тыш, хәзер кесә телефоны заманы бит. Әкияттәге сыман, мәсьәләне күз ачып йомган арада хәл итеп була. Бу операцияләрнең барысы да акчага корылган, һәркемгә тиешле бәя куелган. Мондый очракта ата-ана үзләренең нәрсәгә “сәләтле” булуын күрсәтә дә инде.

Иң үкенечлесе шул: мәктәптә уку чорында көч-хәл белән генә “3”легә сөйрәлеп килгән укучы теләсә нинди уку йортына күкрәк киереп барып керерлек балл җыя! Безнең унбер ел сөйләгән әхлагыбыз күз ачып йомган арада аяк астына салып таптала һәм “намус, гаделлек” төшенчәләре бала аңыннан мәңгелеккә алып ташлана дигән сүз. Хәзер инде ул арытаба ничек эш итәргә беләчәк! Мондый хәвефле юл белән югары уку йортына кергән укучы өчен уку анда да җиңел генә бирелмәячәк, ләкин ул моны ничек чишү юлларын бердәм дәүләт имтиханнарын биргәндә өйрәнеп калды. Ата-анасы аның бу ягы турында да кайгыртып куйган инде: акча булса, бер имтихан да нипочем, вуз укытучысының да авызы бар лабаса, коры кашыкка алданып яшәми.

Югары белем алып чыккан белгеч, тормыш сынауларын нинди юллар белән хәл итәргә мәктәп стенасында ук күнекмә алды һәм аңа яшәү әллә ни кыен булмаячак, чөнки күпләр шундый юллар белән тормышка аяк басты бит. Тик җәмгыять үсешендә генә прогресс юк.

— Ничек уйлыйсыз: укучы репетиторсыз гына вузга керерлек баллны мәктәптә җыя аламы?

— Әлбәттә, тик шарт катгый: мәктәп коллективы башлангыч сыйныфтан алып яңа технология буенча эшләргә тиеш. Мин башкорт гимназиясенә күчкәнче дистә елдан артык Знче мәктәп-гимназиядә эшләдем. Коллектив еллар дәвамында профессор Ә. З. Рәхимовның иҗади үсеш технологиясен өйрәнде һәм гүзәл нәтиҗәләргә иреште. Тора-бара укыту-тәрбия эшендәге кыйммәтләр үзгәрде. Минем өчен алар ят нәрсәгә әверелде. һәм мин эш урынымны алыштырдым. Хәзер башкорт гимназиясен база мәктәбенә әверелдерү буенча эш алып барабыз.

—Димәк, репетиторлыктан баш тартачаксыз?

— Бөтенләй үк бетмәсә дә, ул нык кына чикләнәчәк.

*   *   *

Әйе, бүген министрлыкта да, югары дәүләт органнарында да бердәм дәүләт имтиханын ничек итеп “күрмәмешкә салышмыйча” гына хәл итү турында баш ваталар.

Моның өчен, минем карашка, иң башлап максатны төгәл ачыкларга кирәк: сыйныфтагы барлык укучыларга да математика, физика, химия кебек төгәл фәннәрне вузга керерлек дәрәҗәдә белү кирәкме? һәм моңа ирешеп буламы икән? Ни өчен бүген барысы да югары уку йортына керергә омтыла соң әле? Син дә мулла, мин дә мулла, атка печән кем сала соң? Менә шул “печән” салучылар саны елдан ел кими бара, дөресрәге, бетеп бара түгелмени?

Күңелгә ничек кенә авыр тоелмасын, сыйныфта барлык фәнне дә гел яхшы билгеләренә генә үзләштерә алучылар бик аз. Бу ачы хакыйкатьне тирәнтен аңлап, ни өчен без көч-хәл белән “3”ле алып килгән балага бердәм дәүләт имтиханына математика яисә физиканы сайларга рөхсәт итәбез? Гади күзгә дә монда ниндидер хилафлык булачагы беленеп тора лабаса. Андый баладан югары белемле белгеч нәрсәгә сәләтле булачак соң? Бүгенге көндә илдә юристлар белән икътисадчылар буа буарлык, диләр. Ләкин аларга хаҗәт юк. Шулай булгач, аларны арытаба шундый ук күләмдә әзерләүнең кирәге бармы? Алар беркайчан да “атка печән салмаячак” бит..

Хәзерге яшьләрдә физик эшкә җирәнеп карау өстенлек итүен кем генә белми икән. Моның бер сәбәбен мин  укучыларның үзидарә органнары эшчәнлеген тиешле дәрәҗәдә оештыра белмәвендә күрәм. Дөрес, мәктәпләрдә алар юк түгел, укучылар президент, премьер-министр, министр булып та уйный. Уйныйлар гына шул. Ләкин “печән салырга” теләмиләр. Гади мисал. Хәзер күп мәктәпләрдә сыйныф бүлмәсе идәнен балалар юмый, я ата-ана юа, я түләп юдырталар. Янәсе, санитария-гигиена таләпләренә туры килми. Мәктәп укучыларын авыл җирендә басуга эшкә чакыралар икән, сыйныфтагы балаларның яртысы табибтан белешмә алып килә: авыру, физик эшкә ярамый. Ә менә урамда трай тибеп, тәмәке көйрәтеп, сыра эчеп йөрергә ярый. Монысы шулай булырга тиеш кебек кабул ителә..

Нәтиҗәдә, үзебездә эшче көчләр таба алмагач, читтән килгәннәрне эшкә җигә башладык. Чүкеч, балта, көрәк, сәнәк белән эш итә белмәү күпләр өчен табигый хәл. Бу уңайдан япон балаларыннан үрнәк алу зыян итмәс иде. Бер мисал китерәм. Япониядә унбиш көн гастрольдә булып кайткан безнең музыкантларга самолеттан төшкәч тә журналистлар шундый сорау бирә: “Иң истә калган тәэссоратларыгыз нинди?” Тегеләр, уйлап та тормыйча: “Яшь ярымлык баланың, кулына себерке һәм соскы тотып, үзе яшәгән йортның ишек алдын себереп йөрүе”, ди.

Кайчандыр җәйне түземсезлек белән көтеп алып, җиң сызганып төзелешләргә эшкә китәргә җыенып йөргән студентларның бүгенгеләре ни хәлдә? Төрлесе төрлечә, әлбәттә. Арада ата-аналары янына кайтып, теләсә нинди эштән дә чирканмыйча өс-башын карарлык акча эшләп йөрүчеләре дә юк түгел. Кызганычка каршы, күпләр юкны бушка аударып йөри. Якын киләчәктә ил белән шундыйлар идарә итә башлаячак, шуны күз алдына китереп, йөрәк өшеп китә...

— Мәктәп тормышына кагылышлы күп кенә пассив вакыйгаларның чишелешен үзәктән генә көтеп утыру дөрес булып бетмәс. Бу уңайдан без — Яр Чаллы өзлексез педагогик белем бирү институты хезмәткәрләре — моннан берничә ел элек (БДИның башланган вакыты гына иде булса кирәк) Борайда мәктәп директорлары өчен семинар үткәрдек. Мин  укучыларны бердәм дәүләт имтиханнарына әзерләүдә әхлакның нинди урын тотуы турында сөйләдем, — ди математика дәреслекләре авторы Фәүзия Гыйниятулла кызы (минем гомер юлдашым). Ул математиканы үстерешле укыту технологиясе буенча укытып кына бу проблеманы уңышлы чишеп булырын конкрет мисалларда күрсәтте. Семинар эшенә йомгак ясап, район мәгариф бүлеге җитәкчесе, педагогия фәннәре докторы Фәнис Абазовның директорларга әйткән фәһемле сүзләре әле булса колак төбемдә чыңлап тора.

— Безнең район буенча БДИның үткән елгы йомгаклары күрше районнар белән чагыштырганда җир белән күк арасы, — дигән иде ул, нәрсә өчендер уңайсызланып, үзен гаепле сизгән тонда. — Моңа нинди юллар белән ирешкәнне барыбыз да белеп тора. Миңа килгәндә, мин үземне җинаять ясаган кеше хәлендә тоям. Әйдәгез, җиң сызганып, яңа технологияне өйрәнә башлыйк, шунсыз без бертөрле уңышка да ирешмәячәкбез.

Кызганычка каршы, бу сөйләшүдән соң күп тә үтми Фәнис Фәметдин улына эштән китәргә туры килгән.

Кырын эш кырык елдан соң да беленә, ди халык. Күптән түгел республика Президенты Рөстәм Хәмитов БДИ йомгакларына багышлап үткәргән киңәшмә — моның ачык мисалы. Мәгариф хезмәткәрләренең районнарда һәм шәһәрләрдә башланачак август киңәшмәләрендә бу хакта җитди сөйләшү булачагына хәзер инде шик калмады булса кирәк.

Вил КАЗЫЙХАНОВ,

Русия мәктәпләренең атказанган укытучысы,

Каюм Насыйри исемендәге премия лауреаты.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»