06.08.2011 - Мәгариф

“Агач бишле”дән кемгә файда?

Республика Президенты Рөстәм Хәмитов Башкортстан Республикасының гомуми белем бирү учреждениеләрен тәмамлаучыларга дәүләт аттестациясе үткәрү мәсьәләсе буенча видеоконференция режимында киңәшмә үткәрде. Һәр елдагыча, Башкортстанда Бердәм дәүләт имтиханнары нәтиҗәләре Русиядәге күрсәткечләрдән шактый югары булган. Ләкин республика мәктәпләрендә белем бирү дәрәҗәсе һәм аның сыйфатының әлеге нәтиҗәләр белән тап килмәве көн кебек ачык. Башкортстанның Бердәм дәүләт имтиханнары барышында Русия күләмендә тәртип бозучылар лидеры булуы бүгенге көндә республика җитәкчелеген борчуга сала. Киңәшмәдә сүз, нигездә, шул хакта барды.

Республикада   24 укучы имтиханны 100 процент нәтиҗә белән тапшырган.  Күмертаудан күп олимпиадалар җиңүчесе  Данил Галиев ике фәннән максималь балл җыйган. Югары баллар чынбарлыкка туры киләме соң? Әлбәттә, абруйлы вузларга укырга кергән студентлар тиздән аны исбат итәр. Шунысы көенечле: югары балл җыеп, Мәскәү, Санкт-Петербургтагы уку йортларына кергән студентларыбызның кайберсе “агач бишле”ләре белән кире кайтып төшә һәм үзебездә түләүле укуга урнашырга мәҗбүр була.

Бердәм дәүләт имтиханнары вакытында республиканың 20 мәктәбендә 6 фән буенча биремнәрне Интернет челтәренә чыгару очрагы ачыкланды. Шул ук вакытта мәктәпләрдә имтихан вакытында иҗтимагый контроль системасы да эшләгән.  “700ләп тикшерүченең берсе дә тәртип бозу фактын күрмәгән. Мин моңа беркайчан да ышанмаячакмын.  Алга таба күз буяуга юл куймаячакбыз”, — дип кисәтте Президент. Аның фикеренчә,  төрле кырын юллар белән мәктәп тәмамлаучыга югары балл ясап бирү яшь кешенең шәхесен имгәтә, алар бервакытта да үз көчләренә ышанмаячак, авырлыкларны җиңеп чыгарга сәләтсез булып калачак.

Бердәм дәүләт имтиханнары нәтиҗәләре буенча Илеш районы “чемпион” булуы район җитәкчелегенә, бигрәк тә мәгариф идарәсенә сөенеч китермәде. Бу районнан республика вузларына кергән студентларның өлгереш нәтиҗәләре гел контрольдә тотылачак. Шундый ук кисәтүләр Чакмагыш, Чишмә, Балтач районы кебек “рекордчы”ларга да кагыла. “Дөньяда могҗизалар булмый! — диде республика  җитәкчесе. — Балаларны яшьтән хәрәмгә өйрәтер-гә ярамый. Мондый хәл белән көрәшне көчәйтергә кирәк”.

Киңәшмәдә быелгы БДИ нәтиҗәләре буенча мәгариф министры Әлфис Гаязов чыгыш ясады. Ул китергән саннарга караганда да быел республикада имтихан нәтиҗәләре тагын да югарырак булуы, Русия дәрәҗәсеннән күпкә аерылып торуы объективлыктан ерак китүне күрсәтә. Уфа шәһәренең 22нче мәктәбеннән идарәче совет әгъзасы Рәмилә Капкаева имтиханнар барышы турында мәгълүмат бирде.  Чишмә районының мәгариф идарәсе җитәкчесе Сөләйман Ваһапов югары баллар артыннан кууның тормыш ихтыяҗы, абруйлы вузларга эләгү чарасы икәнлеген ассызыклады. Мәсәлән, медицина университетына үтү өчен 260 балл кирәк икән,  түләп укыр чарасы булмаганнар нишләсен? Югыйсә, аңа техник уку йортына барырга кала. Хәрәмләшүгә тормыш шартлары үзләре үк этәрә кебек.

— Техник уку йортында уку бүгенге заманда тагын да отышлырак булырга мөмкин. Тормыштагы уңышлар ул баллардан гына тормый, яшәеш барысын да үз урынына куя бара. Яшьләрнең психологиясен деформацияләргә ярамый, — диде Президент катгый рәвештә.

Башкортстанның Ректорлар советы рәисе Морат Гозәеров югары уку йортларында бюджет бүлегенә үтү балларын фәкать абитуриентлар үзләре билгеләвен ассызыклады. Быел республикада “бюджетка узу тупсасы” былтыргыга караганда 20  баллга артыграк булган. Димәк, һәр предмет буенча җыйган баллың элеккедән 7гә күбрәк булырга тиеш. Морат Бакый улы бердәм дәүләт имтиханнары үткәрү урынын вуз аудиторияләренә күчерү, бу эшкә мәктәп укытучыларын түгел, вуз преподавательләрен җәлеп итү кирәклеге турында тәкъдим  ясады.

Киңәшмәдә республикада бердәм дәүләт имтиханнарын үткәрүнең объективлыгын тәэмин итү буенча чаралар комплексы буенча  БР Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары Зөһрә Рәхмәтуллина чыгыш ясады.  Бу өлкәдә тәртип бозуларга карата таләпләрне катгыйландырырга, гаеплеләргә  катгый җәза бирергә кирәклеген әйтте. “Бәләкәй ялган зур ялган тудыра. Моңа һич юл куярга ярамый”, диде ул.

Ләйсән Кәшфиева.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»