02.08.2011 - Мәгариф

Хезмәтенә күрә хөрмәте

Мәгариф министрлыгында югары дәүләт бүләкләренә һәм мактаулы исемнәргә лаек булган укытучыларны котладылар. Мәгариф министры Әлфис Гаязов, бу бүләкләр — укытучыларның көндәлек хезмәтенә югары бәя, дип ассызыклады.

Министр Авыргазы районы Мәсәйле урта мәктәбе директоры Николай Ивановка һәм Уфа шәһәренең А. М. Горький исемендәге 3нче гимназиясе директоры Әлфия Кирилловага Башкортстан Республикасының Почет грамотасын тапшырды. Уфа дәүләт нефть техник университеты профессоры Борис Мастобаевка “Башкортстан Республикасының атказанган фән эшлеклесе” дигән мактаулы исем бирелде. Уфа шәһәренең Ф. Х. Мостафина исемендәге 20нче башкорт гимназиясенең химия укытучысы Зөлфия Бураншина, Авыргазы районы Наумкино мәктәбенең математика укытучысы Минзилә Гыйләҗева,  дәүләтнеке булмаган “Альфа” белем бирү учреждениесенең башкорт теле укытучысы Саҗидә Муллагулова, Тәтешле районы Бүлкайпан мәктәбенең физкультура укытучысы Рәмзил Шәйхинуров “Башкортстан Республикасының атказанган укытучысы” дигән исемгә лаек булдылар. Салават шәһәренең 23нче урта мәктәбенең тарих укытучысы Зөләйха Гыйльметдинованы министр “Башкортстан Республикасының атказанган мәгариф хезмәткәре” дигән исем бирелү белән котлады.

— Мәктәптә эшләү өчен, иң беренче чиратта, балаларны яратырга, фәнеңне белергә кирәк, — диде Зөләйха Зәки кызы. — Мин мәктәптә 35 елга якын эшлим һәм бу һөнәрне сайлаганга үкенмим. Әлеге бүләк миңа гына түгел, ә коллективыбызның эшчәнлегенә югары бәя.

Эльмира Сабирова.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»