13.07.2011 - Мәгариф

Уку йортлары яңа бүлекләр ача

Вуз тәмамлаучыларның күпчелеге эш таба алмый. Бу проблеманы хәл итү һәм студентларны үзләренә җәлеп итү өчен уку йортлары яңа белгечлекләр буенча укыту бүлеге ача. М. Акмулла исемендәге Башкортстан дәүләт педагогия университетында да бу алым кулланыла. Бу уку йорты “Социаль нормалардан тайпылышны кисәтү (превентология)” программасы буенча магистрлар, наркоманияне һәм башка начар гадәтләрне кисәтүне оештыру өчен белгечләр әзерләячәк. Алар сәламәтлек саклау һәм тормыш иминлеге кафедрасында укытылачак. Укырга керү өчен педагогикадан телдән һәм язма имтиханнар тапшырырга кирәк. Моның өчен югары һөнәри белемле (педагогия, психология, социаль хезмәт, медицина буенча, хәрбиләр һәм башкалар) булу мотлак. Студентлар бюджет һәм коммерция нигезендә көндезге бүлектә 2 ел, ә читтән торып уку бүлегендә 2,5 ел белем алачак. Түләүле бүлектә уку бәясе — бер семестрга 25 мең сум. Юлламалар буенча укыту да каралган.

Алар белем бирү системасы учреждениеләрендә генә түгел, Эчке эшләр министрлыгы, Җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең Башкортстан буенча Баш идарәсе, Наркотиклар әйләнешенә контроль буенча федераль хезмәт идарәсенә караган учреждениеләрдә белемнәрен ныгытачак һәм практика үтәчәк.

Превентология буенча белем алган магистр барлык белем бирү учреждениеләрендә, балалар һәм үсмерләр өчен өстәмә белем бирү учреждениеләрендә, гаиләгә, балаларга һәм яшьләргә социаль-психологик ярдәм үзәкләрендә, урындагы үзидарә органнарының наркотикларга каршы көрәш комиссияләрендә, Эчке эшләр министрлыгының балигъ булмаганнар эшләре буенча бүлекләрендә, Җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең Баш идарәсендә, Наркотиклар әйләнешенә контроль буенча федераль хезмәт идарәсендә эшли ала.

Гүзәл Гыйльметдинова.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»