13.07.2011 - Мәгариф

Тормыш имтиханы БДИ кебек сатылмас!

Мәктәпләр балалар шавыннан тынып калды. Унберенчеләрнең дә иң озакка сузылган чиреге, ниһаять, тәмамланды. Кулларына өлгергәнлек аттестаты алган яшьләр әле юллар чатында: кайсын сайларга? Никадәр зур сынаулар аша  узып, матур, бәхетле киләчәкне сайлауда ялгышмасын иде яшьләр.

Күмертау шәһәренең 12нче мәктәбендә урыс теле һәм әдәбияты укытучысы Әлфия Мәкъсүтова БДИ нәтиҗәләрен тикшерүдә ике тапкыр катнашкан. Үз тәҗрибәсеннән ул шуларны билгели:

— Комиссия әгъзалары фикеренчә, быел БДИ тапшыручыларның әзерлеге былтыргыга караганда яхшырак. Балалар яңа ысул белән имтихан тапшыру технологиясенә төшенде кебек. БДИ — укучы өчен күктән төшкән сынау түгел, аңа әзерлек алдагы  сыйныфлардан ук башлана. Шуңа күрә ниндидер психологик травма алу турында сүз йөртү дөрес түгел, дип уйлыйм.

Әйе, төпле белеме булган укучылар өчен БДИ куркыныч түгел. Ә менә калганнарга...

Гади имтихан тапшырган очракта укучының, әлбәттә, укытучы күңеленә кереп, аны кызгандырып, ата-аналарын җәлеп итеп булса да яхшырак билге алу мөмкинлеге бар иде. Хәзер исә башкачарак алымнар кулланырга туры килә. Ләкин бу алымнар, бәхеткә, барысының да кулыннан килми. Саратов өлкәсендә, мәсәлән, укучыларны тарихтан бердәм дәүләт имтиханы тапшырганда кесә телефоннарын кулланган өчен сыйныф бүлмәсеннән куып чыгаралар. Мәскәү шәһәрендәге хәлләр турында да үзәк телевидениедә бәхәсләр булды. 264нче, 958нче мәктәпләрдә математикадан БДИны вуз студентлары тапшыру очрагы теркәлгән. Студентларны ул-кызлары өчен имтихан бирергә ата-аналар зур күләмдә акча түләп күндергән. БДИ нәтиҗәләренең бу укучылар өчен исәпкә алынмавы бер фаҗига булса, киләчәккә корылган планнарның челпәрәмә килүе тагы да аянычлырак түгелме?! Имтихан  тапшырырга ризалашкан студентларның укуларыннан куылуы икеләтә кызганыч.

Бу хәл ничек булган соң? Студентлар имтиханга кадәр ничек үтеп керә алган? Имтихан тапшыручы укучыларның документларын тикшерми генә исемлек буенча барлап чыкканнар икән. Имтиханнар вакытында укытучыларның тиешле кагыйдәләрне үтәмәвенең икенче очрагы Башкортстанның Белорет шәһәрендә теркәлде. БДИ тапшыручыларга рәсми бланклар җитми. Имтиханны оештыручылар, үзләренчә, хәлдән тиз һәм җиңел чыгалар: укучыларга мәктәп мөһере куелган кәгазьләр тараталар. Әлбәттә, бу кәгазьләрне комиссия гамәлдән чыгара. Ә укучылар нишләргә тиеш?

Ә бит БДИдан уңай билге алалмаган укучылар аны яңадан бер елдан соң гына тапшыра ала...

Башкортстанның бер югары уку йортына документлар тапшырырга килүче яшьләр белән күрешеп сөйләштем. Бердәм дәүләт имтиханнарын уңышлы тапшырган Сергей болай дип сер чиште: 

— Минем өчен бу бигрәк тә бәхетле чор. Бердән, имтиханда балларым югары булды. Һәм шуңа бәйле икенче шатлыгым — күптән хыялланып көткән “текә” телефон. Шул телефон миңа ярдәм итте дә инде. Наушниклары шнурсыз,  борчак зурлык кына, файдаланудан соң колак эченнән магнит белән суыртып алына. Имтихан тапшыруның бер авырлыгын да тоймадым, ялланган репетитор өйдән биремнәрне тиз-тиз эшләп Интернет аша җибәреп торды. Ә бер таныш егетем биремнәрен лазер белән тәрәзә аша якындагы йорт стенасына төшерде. Җавабы да шул ук стенада, билгеле...   

Имтихан тапшырудагы мутлыклар турында белү өчен Интернет челтәренә керү генә җитә. Менә, әйтик, БДИ-2011 тапшыручылар форумында сөйләшүдән берничә генә мисал:

“Иң уңайлысы һәм ышанычлысы — имтихан бүлмәсеннән биремнәрне чыгару һәм җаваплар  кертү. Бу хезмәтнең уртача хакы — 20-30 мең. Икенче хак — репетиторга, аның белән ничек килешәсең, үзеңнән тора. Элита өчен аерым ысул — әзер эшне кертеп җибәрү. Монда инде укучы бөтенләй имтиханга барып та тормый...”

“Булачак абитуриентларга һәм аларның ата-аналарына киңәшем... репетитор яллап җәфаланмагыз. Ни өчен? Без ел буе репетитор өчен түләдек. Ә БДИда 70 балл алучылар тик шушы конкрет имтихан өчен түләүчеләр булып чыкты. “Түләгәннәр” аерым кабинетларда утырды, алар өчен укытучылар эшләде. Барысы да гади...”

“Күчерүчеләрдән куркырга кирәк. Сез яхшы әзерләнеп, 80 балл җыя алдыгыз, ди. Ә аңгыра күршегез өчен репетитор язып, 90 балл җыячак. Кайсыгыз бюджет бүлегенә керә инде? Һәм аның беренче сессиядән соң куылуы да сезгә җиңеллек китермәс, дип уйлыйм.”

Уйлап карыйк. Каршында утырган укучыларның кесә телефоннары куллануын күрмиме укытучы? Әллә күрмәскә тиешме? Чөнки бу хәл билгеле булган очракта, укытучының, мәктәпнең, авыл-районның исеме пычрана. Бу кемгә кирәк? Аннары, бәдрәфкә дип сорап чыккан укучыны күзәтеп тә, тентеп тә йөреп булмый, чыгармау да дөрес түгел.  Күп кенә ата-аналардан, “барыбер түгелмени, элек вузга кертү өчен акча хәстәрли идек, хәзер мәктәп  ришвәт оясына әйләнде” дигәнне ишеткән бар. Бу ояны төзүдә, беренче очракта, ата-аналар үзләре тир түгә түгелме соң?

Әлбәттә, бу очраклы гына хәлләр. Шулай дип ышанасы килә. Илебезгә белемле, саф күңелле яшьләр кирәк булса, бердәм дәүләт имтиханнарында да тәртип булдырылыр ул.

Айгөл ЮЛЪЯКШИНА.

Башкортстанда быел БДИ тапшыручылар арасында урыс теленнән иң зур — 100 балл нибары бер генә укучыда. БДИ тапшыручыларның 2,4 проценты, ягъни 660 укучы минималь саналган 36 баллны җыя алмады (былтыр алар 973 иде). Математикадан 27 мең 76 укучының 668е минималь балл җыя алмады (былтыргы сан — 977).

Мәҗбүри булмаган фәннәрдән иң популяры — җәмгыять белеме. Аны 12416 укучы сайлаган. Физикадан — 11480, тарихтан — 5956, биологиядән  5262 укучы имтихан тапшырырга теләк белдергән.

Барлыгы 19 укучы төрле фәннәрдән 100 балл җыйган. Былтыр бу сан 27не тәшкил итә иде.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»