06.07.2011 - Мәгариф

Мәгарифтә дә өстәп язулардан арыну мөһим

Кичә Башкортстан Президенты Рөстәм Хәмитов  Мәгариф һәм фән  өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт җитәкчесе Любовь Глебова белән очрашты.

Башкортстанга  ул республикада мәктәп тәмамлаучыларның Бердәм дәүләт имтиханында югары нәтиҗәләр күрсәтүенә бәйле хәлне өйрәнү өчен килгән. Любовь Глебова сүзләренә караганда, әлеге хәл республикада  БДИны оештыруның чынлыктагы балларны алуга комачаулаучы кимчелекләре  булуы турында сөйли. Рөстәм Хәмитов республикага БДИ өчен “тартып-сузылган билгеләр”  кирәкмәвен ассызыклады.

— Төбәктә, беренче чиратта, югары нәтиҗәләрнең  безне шатландырырдай  күрсәткеч булмавын анализларга кирәк. Мине аңларсыз дип ышанам. Безгә югары бәя түгел, хакыйкать  кирәк. Кайвакыт югары нәтиҗәләр төбәк файдасына эшләми. Алар мәктәп тәмамлаучыларны республикадан читкә алып китә, — диде Любовь Глебова.

Үз чиратында, Башкортстан Президенты Рөстәм Хәмитов “Рособрнадзор” җитәкчесен тулысынча хуплавын белдерде:

— Ике атнадан югары вазыйфада эшли башлавыбызга бер ел тула. Без барлык юнәлешләрдә дә — авыл хуҗалыгында, сәнәгатьтә, төзелештә һәм мәгарифтә тәртип булдырабыз. Өстәп язулардан, тартып-сузып куелган югары бәяләрдән, билгеләрдән арынабыз. Соңгы елларда төрле сәбәпләр аркасында республикада моңа күнегеп киткән булганнар.

Авыл хуҗалыгына килгәндә, барлык сыер малларын һәм мәйданнарыбызны исәпләгәч,  минус 30 процент чыкты, төзелештә дә 25 процентны югалттык. Бу өстәп язуларга бәйле. Булганыннан артык югары бәяләргә, зур нәтиҗәләргә омтылу без бүген тикшергән мәсьәләләрдә дә булгандыр.

Мин болар яклы түгел, дөрестән дә, БДИдагы югары нәтиҗәләр кадрлар китүгә булышлык итә. Уртача сәләтләре булган  яшьләр дә  Мәскәүгә, Санкт-Петербургка яисә  Екатеринбургка китә һәм шунда кала. Безнең өчен кадрлар мәсьәләсе бик кискен. Шуңа күрә объектив нәтиҗәләр алу мөһим, — диде Рөстәм Хәмитов.

Үз хәбәрчебез.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»