23.06.2011 - Мәгариф

Укытучылар Президент премиясенә лаек булды

Рөстәм Хәмитов укытучыларның төбәкара һәм республика конкурслары лауреатларына Башкортстан Президенты премияләрен бирү турындагы боерыкка кул куйды. Бүләкләнүчеләр исемлегендә — 20 кеше.

“Башкорт теле һәм әдәбияты укытучысы-2011”  конкурсында җиңгән Уфа шәһәренең 35нче мәктәбе укытучысы Эльза Толымбаева, финалга чыгучылар —  Уфадагы М. Шәйморатов исемендәге 104нче мәктәптән Наилә Буранголова, Әбҗәлил районының  Аскар 1нче мәктәбеннән Зиния  Галләмова, Гафури районының Красноусол башкорт гимназия интернатыннан  Юлай Мәүлетколов, Иске Балтачның 1нче  мәктәбеннән Гөлчирә Мөкыймова премиягә лаек булдылар.

“Башкортстанның ел укытучысы-2011” республика конкурсында  җиңгән, Туймазы 1нче гимназиясенең тарих укытучысы  Евгений Ромадов,  финалга чыгучылар — Кушнаренко гимназиясенең музыка укытучысы Эльза Галләмова, Нефтекама шәһәре  Әмҗә мәктәбенең тарих һәм  җәмгыять белеме укытучысы Анна Лебедева, Караиделнең 2нче мәктәбе директоры, тарих һәм җәмгыять белеме  укытучысы Камил Солтанов, Стәрлетамакның 24нче мәктәбе тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Галина Чекмарева премия белән билгеләнделәр.

Президент  премияләренә, шулай ук, “Урыс теле һәм әдәбияты ел укытучысы-2011”  конкурсында җиңгән Уфа шәһәренең  икътисад фәннәрен тирәнтен өйрәнү буенча 101нче мәктәбе укытучысы Инна Бодрова, финалчылар — Ишембай шәһәренең 3нче мәктәбеннән Антонина Золотова, Белорет шәһәренең 14нче гимназиясеннән Светлана  Копытова, Салават шәһәренең  4нче мәктәбеннән Оксана Рихтер, Бишбүләкнең 2нче мәктәбеннән Елена Филиппова лаек булдылар.

“Татар теле һәм әдәбияты ел укытучысы-2011”  конкурсында  җиңгән Дүртөйле районы Семилетка  мәктәбе укытучысы Заһидә  Камаловага, Агыйдел шәһәренең 2нче мәктәбеннән Мөбәрәк  Мостафинга, Бүздәкнең 1нче мәктәбеннән Гөлнара Сәлаховага, Бәләбәй шәһәренең 1нче гимназиясеннән Гөлнара Хәбибрахмановага, Миякә районының Яңа Ишле мәктәбеннән Ирина Яруллинага да премияләр тапшырылачак.

Сергей Захаров.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»