30.05.2011 - Мәгариф

Краснокама вундеркиндлары

Ильяс Вахитов.Краснокама районының 48 бала белем алучы Саузбаш мәктәбендә укучыларның белеменә һәм сәләтенә таң калырлык. Сигезенче сыйныф укучысы Альмира Хәмәтуллина районда экология, башкорт теле, тарих, геология, урыс әдәбияты, җәмгыять белеме буенча үткән олимпиадаларда призлы урыннар алган. Дүртенче сыйныф укучылары Газинур Вәлиев белән Алина Рәҗәпова рәсем конкурсында җиңгән. Тугызынчы сыйныфта белем алучы Ильяс Вахитов исә ничә олимпиадада җиңгәнен төгәл генә әйтә дә алмады.

Яңа Актанышбаш авылында да безне сәләтле балалар каршы алды. Ленария Камалетдинова районда физика, хокук, химия, татар теле һәм әдәбияты, урыс теле буенча олимпиадаларда җиңгән. Аның сыйныфташы Нәзил Дәүләтов физика-математика Артур Сөләйманов, Нәзил Дәүләтов, Ленария Камалетдинова,  Шамил Гыйләҗетдинов, Илшат Мирзаһитов һәм Булат Карамов.олимпиадасында уңышка ирешкән. Артур Сөләйманов исә, урыс теле буенча олимпиадада призлы урын яулаудан тыш, җыр бәйгеләрендә дә җиңгән. Уку алдынгылары Шамил Гыйләҗетдинов, Илшат Мирзаһитов һәм Булат Карамовка да зур өметләр баглана.

Бер укучының берничә олимпиадада җиңүе, әлбәттә, Краснокама мәктәпләрендә укыту эшчәнлегенең югары дәрәҗәдә оештырылганлыгы турында сөйли. Балалар саны аз булгач укытучылар һәр көнне сорап-тикшереп торгач,  укучыларга тырышып укудан башка чара да калмыйдыр. Үз чиратында дәресләргә көн саен ныклап әзерләнеп килгәнлектән, алар һәр фәнне яхшы үзләштерә. Төрле фәннәрдән мәктәп данын да лаеклы яклый. Төпле белем туплаган укучылар тормышта да сынатмас, дип өметләник.

Айдар ЗӘКИЕВ.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»