24.05.2011 - Мәгариф

Күңелем түрендә син, Әнвәр абый!

Әнвәр абый Юнысов.Безне олы юлга чыгарган, белем биргән, эшкә өйрәткән, укучыларына үрнәк булып, тормыш юлын лаеклы үткән, Бөек Ватан сугышының башыннан азагына кадәр катнашкан Әнвәр абый Юнысов турында бу язмам.

Үткән ел “Укытучы елы” дип аталса да, әллә ни үзгәрешләр булмады шикелле. Укытучыны кыйнау, суд залында йөртү, мәктәпләрне ябып, укытучылар коллективын урамда калдыру гадәткә кереп бара, ахры. Без, олы яшьтәге укытучылар, сугыш елларында, суык мәктәптә, я булмаса, аерым кеше өендә, бер каләмне икегә бүлеп белем биргән укытучыларыбызны — остазларыбызны хәер-сәдакалар биреп искә алабыз. Үткән гасырның 50нче еллары башында югары белемле укытучылар бармак белән генә санарлык иде. Безнең бәхеткә, ул чакта югары белемле, гади сүзендә нык торучан, дөреслек өчен үз-үзен аямыйча көрәшә белүче Әнвәр Гыйләҗ улыннан дәресләр алдым. Миңа, 40 ел балалар укытып ялга чыккач, остазым яшәгән һәм эшләгән урыннарны барлап, укучылары белән очрашып сөйләшергә Ходай насыйп итте.

Әнвәр, Стәрлебаш мәдрәсәсендә белем алган, хезмәт сөючән, әдәпле, инсафлы Гыйләҗ абый гаиләсендә 1917 елның 18 августында Миякә районының Качаган авылында дөньяга килә. 1921 елда әнисе ачлыктан дөнья куйгач, дүрт яшьлек Әнвәр улын ияртеп, Гыйләҗ абый Мурманскига эшкә китә, Әнвәр шунда беренче сыйныфта укый башлый. 1924 елда алар әтисе белән Качаганга кире кайта. Яшь кенә булуына карамастан, Әнвәр һәр җәй саен авыл көтүен көтә. 1927 елда Сәрвәр Гыйләҗев һәм тагын берничә гаилә Качаган белән Җилдәр арасында Акъяр дигән авылга нигез салалар. Әнвәр ул вакытта эшләп килгән Җилдәр авылындагы ШКМ мәктәбенә укырга керә. Шунда интернатта яши. Җәйләрен мәктәпнең яшелчә бакчасы белән җитәкчелек итә. Мәктәпне “бишле” билге-ләренә генә тәмамлап, Мактау грамотасы белән бүләкләнә.

1932-36 елларда Әнвәр Гыйләҗ улы Бәләбәй педучилищесында укый. Училищеда спорт, фотога төшерү белән мавыга. Чаңгы ярышларында һәрвакыт беренче була. 1934 елда Бәләбәй буенча чаңгы ярышында катнашып, чемпион исеме яулый. Һәм ул вакытта дан тоткан ФЭД фотоаппараты белән бүләкләнә. Училищены кызыл диплом белән тәмамлагач, юллама буенча 1936 елда Туймазы районының Кандра урта мәктәбенә немец теле укытучысы итеп җибәрелә. 1936-1939 елларда шушы мәктәптә эшли.

Әнвәр Юнысов 1939 елда Башкортстан педагогия институтының немец теле факультетына укырга керә. Беренче курсны тәмамлагач, 1940 елда Кызыл Армия хезмәтенә чакырыла һәм Брест крепосте янындагы 42нче дивизиянең танк полкына эләгә. Танк экипажының механик йөртүчесе, соңрак танк командиры, кече лейтенант Әнвәр Гыйләҗ улы сугышның беренче көненнән үк немец фашистлары белән алыша. 1941 елның августында каты яраланып госпитальгә эләгә. 1942 елның гыйнвар аенда ныклап савыгу өчен аны Миякә районына кайтарып җибәрәләр. Шул ук елның март аенда тагын фронтка китә. Сталинград фронтына эләгеп, разведчиклар полкында тәрҗемәче хезмәтен үти. Сталинград фронтында күрсәткән батырлыгы өчен өлкән лейтенант Әнвәр Юнысов “Батырлык өчен” медале һәм “Кызыл Йолдыз” ордены белән бүләкләнә, соңрак “Бөек Ватан сугышы” орденына лаек була. Сугышны Прага шәһәрендә тәмамлый. 1946 елда ул туган ягына исән-сау әйләнеп кайта.

Сугыш каһарманы 1942 елны яраланып кайткач, Качаган авылында укытучы булып эшләгән Рәкыя апа белән дуслаша. Рәкыя апа 1944 елда үз теләге белән фронтка китә һәм Көнчыгышка эләгә. 1945 елның сентябрь аенда башланган Япониягә каршы сугышларда катнаша. 1945 елның ноябрь аенда Качаганга кайта, укыту эшенә керешә. 1946 елны ике фронтовик гаилә кора.

Шул ук елны Әнвәр Гыйләҗ улын Миякә районының парткабинет мөдире итеп эшкә билгелиләр. 1948-1949 елларда Миякә мәгариф бүлеге мөдире, 1949-1950 елларда Миякәтамак балалар йорты директоры, 1950-1951 елларда Өршәкбаш Карамалы урта мәктәбе директоры вазыйфаларын башкара, кайда өзеклек  — партия аны шунда җибәрә.

Әнвәр Гыйләҗ улы гомере буе үз белемен күтәрү өстендә дә эшли. 1948 елны, сугыштан соң, читтән торып педагогия институтының тарих факультетын кызыл дипломга тәмамлый. Соңрак БДУның чит телләр факультетында белем ала.

Ул кайда гына эшләмәсен, мәктәп янында яшелчә бакчасы булдыра, агач утырта, искергән мәктәпләрне яңага тергезү белән шөгыльләнә.

1951 елда Башкортстан мәгариф министрлыгы күрсәтмәсе белән Стәрлебаш районы Тәтер-Арслан урта мәктәбенә директор итеп тәгаенләнә. Ул килгәнче бу мәктәптә 6 елга 4-5 директор алышынып тора. Әнвәр Юнысов җиң сызганып эшкә тотына. Аның тырышлыгы белән коллективта югары белемле укытучылар туплана. Ул укытучыларны кайдан гына табып китерми! СССР мәгариф министрына хатлар язып, илнең төрле почмакларыннан мөгаллимәләр китертә. Мурманскидан урыс теле укытучысы Татьяна Матрехина, Калуга шәһәреннән математика укытучысы Лида Поцелуева килә. Үзе белән бергә хезмәт иткән Надежда Ивановна немец теленнән безгә дәресләр бирде.

1951-1952 елларда Тәтер-Арслан урта мәктәбендә география укытучысы Бибинур Вахитова, химиядән Зәйнәп Дәүләтшина, ана теленнән Хәлимә Кудашева үз эшләрен намус белән башкардылар. Ул елларда мәктәптә түгәрәкләр җанлы эшли иде. Һәр түгәрәк үзенең журналларын чыгарды. Тарих түгәрәге җитәкчесе Сәбилә Ишмөхәммәтова җитәкчелегендә язма-тарих журналы чыгарылды. Бу түгәрәккә мин дә йөри идем, журналны матур итеп бизәү — фотолар белән баетуны мин башкардым. Бу журналлар әле мәктәп музеенда саклана.

Ана теле түгәрәгенә яшь әдәбиятчылар җәлеп ителде. Яшь каләм тибрәтүчеләр үзләренең шигырьләрен укып куандыралар иде. Әнвәр Гыйләҗ улы җитәкчелек иткән елларда белем алган, шушы түгәрәкләрдә шөгыльләнгән Рәфкать Рысаев, Миңнегаян Арсланов, Фәрит Зарипов, Миңнегаяз Үләев, Хәлимә Латыйповалар шигырь китапларын нәшер итеп, кешеләрне сөендерәләр.

Мәктәптә үзешчән сәнгать түгәрәге җанлы эшләде. Концертлар, пьесалар куйганда директор да безнең белән катнашып уйный, төп рольләрне башкара иде. Балалар, укытучылар белән без башка авылларга да концерт куярга бара идек. Башкортстанның атказанган артисты Флүрә Хәбибуллина да шушы төркемдә канат алып, олы юлга чыкты.

Әнвәр Гыйләҗ улы 1952 елда мәктәп каршында бакча булдырды, анда җиләк-җимеш, яшелчә  утыртылды. Балалар сменалап, җәй буена дежур торып, Тәтер елгасыннан су ташып аны тәрбияләде. Бу башлангыч бүтән мәктәпләргә үрнәк булып тора, биредә хезмәткә өйрәтү, педагогик эш бик алга киткән иде.

1932-1933 елларда кулакларның өйләреннән берләштереп салынган мәктәп искерде. Әнвәр Гыйләҗ улы яңа мәктәп бинасын салу хәстәрен күрде. Ивановка авылы кырыннан делянка алынды. Яз көне без, 8-10 сыйныф укучылары, бу делянканы куна ятып кистек. Җәен авыл осталары, өлкән сыйныф егетләре, укытучылар ярдәме белән мәктәп яланда буралды.

1952-1953 елда мәктәп каршында интернат ачылды. Монда күрше авыл балалары яшәде. Мәктәп бакчасында үстерелгән бәрәңге, яшелчә интернат ашханәсенә бирелә иде. 

 Тәтер Арслан урта мәктәбен 1953 елда тәмамлаган укучылар Әнвәр Юнысов (уртада) белән очрашуда. 1983 ел.1953 елга кадәр өлгергәнлек аттестатына имтиханнар Стәрлебаш татар мәктәбенә барып тапшырыла иде. Югары белемле укытучылар туплангач, без 1953 елны үз мәктәбебездә имтихан тапшырдык.

Әнвәр Юнысовның тагын бер күркәм ягы бар иде. Без 9-10 сыйныфларда укыганда ул 5-7 сыйныфларга дәрес бирүне оештырды. Төп укытучы ярдәмендә дәүләт планы төзисең, укыту тәртибе белән танышасың, сыйныфка кереп дәрес бирәсең. Төп укытучы, директор үзе синең дәрес биргәнеңне тыңлыйлар, аннан нәтиҗә ясап, яхшы, җитешмәгән якларны әйтеп, сине дәртләндерәләр иде — укытучылар әзерләү шуннан башлангандыр инде. 40 ел укыту дәверендә шунда алынган киңәшләр бер вакытта да истән чыкмады. Әнвәр Гыйләҗ улы эшләгән елларда укучылар комитеты, комсомол комитеты, пионер оешмалары бик җанлы эшләде. Мәктәпне тәмамлап китүчеләр белән хат алышу җайга салынган иде. Шул елларда без армия хезмәтендә идек. Көтмәгәндә Әнвәр абыйдан, я булмаса укучылар коллективыннан хат алу бездә зур шатлык, якты хисләр уята иде.

Күп эшләр башкарган бу шәхес бер заманны ни өчендер КПСС райкомына ошамый башлый һәм аны 1956 елда эшеннән бушаталар.

1956-1966 елларда Әнвәр Гыйләҗ улы Миякә районы Җилдәр урта мәктәбе завучы булып эшли. 1966-1967 елларда Баязит урта мәктәбе директоры була, пенсиягә чыккач та ике ел шушы мәктәптә балалар укыта.

1983 елның 7 октябрендә олуг мөгаллим Баязит мәктәбенә килеп, коллективны укытучылар көне белән котлый. Укытучылар бүлмәсендә диванда сөйләшеп утырганда кинәт аның йөрәге тибүдән туктый.

Әнвәр абый белән Рабига апа дүрт бала тәрбияләп үстерделәр. Олы кызлары Зөһрә  һәм Наилә Миякә дәваханәсендә хезмәт салдылар. Өченче кызлары Гүзәлия Ижевск шәһәрендә яши, уллары Марат Кыргыз Миякәдә электрик хезмәтен башкара.

Гомер дәверендә безгә укытучылар күп очрады, аларның кайберләре әнә шулай шәкертләре күңеленә тирән уелып кала. Безне сокландырган, кыен чакта ярдәм кулы сузган, сәләтебезне ачарга ярдәм иткән, зирәклеге һәм изге күңеле белән яхшы кеше булырга ярдәм иткән укытучыларның исеме мәңгелек. “Иртәгәсе көн турында уйласаң — ашлык чәч, дистә елга булса — урман утырт, гасыр дәвамында онытмасыннар дисәк — балалар тәрбиялә”, — дип халык белми әйтмәгән. Гел күңелем түрендә син, Әнвәр абый!

Нәгыйм Ярмөхәммәтов,

РСФСР мәктәпләре отличнигы.

 


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»