12.11.2010 - Мәгариф

Гомер илаһияте

Укытучы! Минемчә, ул — хезмәтнең иң бөек илаһияте. Һәркемнең гомере сагында торган Аллаһу Тәгалә кебек, хезмәтнең нинди генә төрен алма, аларның әһелләре зур тормышка, яшәешкә, җәмәгатьчелеккә укытучы шәфәгатьлелеге белән китә. Укытучыны һәр һөнәр иясенең “фани дөньядагы Алласы” дип тә атарга мөмкиндер. Менә ни өчен соңгы вакытта җәмгыятьнең игътибары укытучыларга карата нык артты. Алар турында фәһемле сөйләшү, фикер алышу, җитди уйлану өчен махсус ел билгеләнде. Әйе, Русиядә 2010 ел “Укытучы елы” дип игълан ителде.

Быел “Башкортостан”, “Кызыл таң”, “Өмет” гәзитләрендә укытучылар турында мәкаләләр даими басылып торды. Укытучыларның үзләре турында язулары аеруча күңелле хәл. Бу авыр, шул ук вакытта данлыклы хезмәтне яратулары турында язалар. Ул язмаларда хәзерге укытучының эстетик зәвыгы, фикер йөртү офыкларының киң икәнлеге сизелеп тора. Шөкер! Яктылык югарыдан төшә, дибез. Киләчәк өчен яктылык бүгенге укытучылар күңелендә дә балкый. Шул хакта сөйләштек без Башкорт дәүләт университетының башкорт һәм гомум тел гыйлеме кафедрасы мөдире, академик Марат Зәйнуллин белән.

Марат Вәли улы Күгәрчен районының Югары Саз авылында 1935 елның 5 ноябрендә туган. Серле, калын урманнар, көмеш сулы күлләр, елгалар, чәчәкле болыннар, күккә күтәрелгән очлы тау, табигатьнең башка матурлыклары белән сөелеп, назланып үсә ул. Болардан да бигрәк, мәктәптә балалар укытуның ямен, тәмен белеп, серле, сихри, шигъри, авыр якларын аңлап эш иткән әтисе Вәлиулла Гыйззәтулла улы, әнисе Миңлекамал Морзакилде кызы чибәр, тыйнак, әдәпле, белемгә омтылышы сизелеп үк торган уллары Маратның күңеленә яңадан-яңа аң-акыл, хис-тойгы гәүһәрләре салып торалар. Морак педагогия училищесын тәмамлагач, Башкорт дәүләт университетының тарих-филология бүлегенә килә Марат.

Студент елларында күпләр шәхес булып өлгерә. Дуслык чылбыры алар арасында нык була. Диплом алгач, төрле урыннарга чәчелү башлана. Күбесе укытучы булып китә. Йөзек кашы булганнар аспирантурада кала. Моның өчен студент биш ел буе сынала. Бөтен ягыңны акыл бизмәненә салып үлчәп карыйлар. Аспирантурада уку өчен кылдан нечкә, кылычтан үткер сират күперен үтү кирәк. Үтте Марат. Аның җитәкчесе башкорт, татарлар арасында гына түгел, бөтен төрки телле галимнәр, урыс филологлары дөньясында, хәтта чит илләрдә дә дан-абруй казанган, урал-алтай телләре кардәшлеге теориясен өйрәнү белән шөгыльләнгән, филология фәннәре докторы, профессор Җәлил Киекбаев иде. Икмәкнең яхшы ягылган мичтә генә кабарып уңганы кебек, тирән белемле, киң күңелле, кешелекле Җәлил Гыйният улы ярдәмендә аспирантураны “отлично”га тәмамлады Марат Вәли улы.

Башкорт дәүләт университетында без аның белән 1960 елда укыта башладык. Яхшы лекция уку — үзе бер зур сәнгать. Беренче елда энә белән кое казу мәшәкате дәвам итә әле. Һәр лекция өчен 20 бит чамасы язарга кирәк. Лекцияне конспектыңа карап сөйләү сәнгать түгел әле ул. 2-3 елдан соң бер биткә сыйган план-конспект белән генә керәсең. Бу да сәнгать түгел. Бөтенләй карамый сөйләүгә күчү генә чын сәнгать була ала. Чөнки син инде хәзер сүз сәнгате остасы икәнлегеңне күрсәтү өчен студентның күзенә карап сөйлисең. Әлбәттә, тирән белем, фән, акыл булырга тиеш. Үз лекцияңнән үзең ләззәт табу әнә шунда башлана. Моны озакка сузмады Марат Зәйнуллин. Тиздән аның яхшы лекция укуы бөтен университетка мәгълүм булды. Хәзер ул 75 яшьтә. 50 ел буе студентларның күңеленә ятышлы, эчтәлекле, фән тукымаларына бай лекцияләр укуны сәнгать дәрәҗәсенә күтәрә алуы өчен шатлана.

Аю бии, чегән акчасын ала, дигәндәй, кеше язган фәнни хезмәтләрдән күчереп кенә лекция уку дан түгел әле ул. Моны аңлап алган сизгер күңелле, фәндә үткер хәрәкәтле, укытучы намусы өчен илаһи көрәшә белүче Марат Вәли улы, энәсен тагын да ныграк үткерләп, фән коесын тагын да тирәнрәк чокырга тотына. Фәнең милләт йөзен балкытып торырдай булсын. Әйтик, XI гасырда Мәхмүт Кашкарый исем һәм фигыльләрне морфемаларга яки мәгънәле кисәкләргә бүлеп карап, төрки телләрнең озын тарихлы бай тел икәнлеген исбат итә. Фигыльләрдәге грамматик категорияләр буенча гына фикер йөрткәндә дә, төрки телләрнең дөньядагы алдынгы телләр сафында тору мөмкинлеге булу хакында әйткән иде Каюм Насыйри XIX гасырда. Алай гына да түгел, өстенлелек дәрәҗәсен дә күрсәтә әле ул. Марат Вәли улы хәзерге башкорт әдәби телендәге фигыльләрнең лексик, морфологик үзенчәлеге, синтаксик функциясе турында язган хезмәтләре дә югары бәягә лаек.

Башка төрки телләрдә дә, урыс филологиясендә дә, чит илләрдә дә фигыль турында күп хезмәтләр нәшер ителде. Катлаулы грамматик категорияләргә бай булган фигыль сүз төркемен кардәш булып исәпләнгән башка төрки телләр белән генә түгел, кардәш булмаган телләр белән дә чагыштырып өйрәнергә туры килә. Кандидатлык диссертациясе өчен шундый катлаулы сүз төркеменең лексик-грамматик хосусиятен тикшерүе генә дә Марат Вәли улының фән өлкәсендә батыр ир-егет икәнлеген күрсәтте. Башкорт телендә модальлек категориясенең функциональ-семантик үзенчәлекләре турында язган хезмәте аның докторлык диссертациясенә лаек булды. Кандидатлык та, докторлык та үзе укыткан фән эчендә. Телчеләр морфологиянең иң авыр фән булуы турында әйтәләр. Дөрес, әлбәттә. Әмма морфология — грамматиканың арка сөяге ул. Каюм Насыйри әйткәнчә, этимология — телнең анасы, грамматика — атасы. Шушы “ата”ны бөтен йөрәге, кайнар күңеле, аң-акылы, хис-тойгысы белән ярата Марат Вәли улы. “Хәзерге башкорт әдәби теле. Морфология”. (Уфа, БДУ, 2002, 387 б.) дигән хезмәт нәшер итә.

Марат Вәли улы бүгенге көндә 500дән артык фәнни хезмәт авторы. Аның җитәкчелегендә өч томлык “Хәзерге башкорт әдәби теленең грамматикасы” дигән фундаменталь хезмәт әзерләнде. Ходай уң кылса, ул 2011 елда басылып чыгачак. Академик М. В. Зәйнуллинның хезмәтләрендә заманыбызның актуаль мәсьәләләре хәл ителә, күп яңалыклар ачыклана. Ул, остазы Җ. Г. Киекбаев кебек, тюркология дөньясында да, чит илләрдә дә телче-галим дәрәҗәсен нык тота. Милләт горурлыгы булып яши. Ул әдәби әсәрләрне дә күп укый. Язучының сүз-сәнгать илаһилыгына зур игътибар итә. “Язучы сүзе — милләт йөзе” дигән гыйбарә дә барлыкка килде бит. Аның җитәкчелегендә Ф. Сәнъяров “Урал батыр” поэмасының тел-өслүб үзенчәлеге, З. Рәхмәтуллина Һ. Дәүләтшина прозасындагы тел-сурәтләү чаралары турында кандидатлык диссертацияләре язып яклады. Миңа аларның икесенә дә беренче оппонент булырга туры килде. Тел һәм әдәбият фәнен тагын да ныклабрак туганлаштыруны заманыбызның рухы таләп итә.

Язучылар теле югары уку йортларында аерым фән буларак өйрәнелә башлады. Бу фәндә укытучының тел һәм әдәбият фәне белән нык кораллануы мотлак. Ләкин андый кадрларыбыз әле юк дәрәҗәдә. Ә менә академик М. В. Зәйнуллин бу өлкәдә дә маһирлык күрсәтте. Бу темага язган аспирантлары кандидатлык диссертациясен уңышлы яклый. Яшь кадрлар шулай барлыкка килә. Аның җитәкчелегендә 40 кеше кандидатлык, 10 кеше докторлык диссертациясе яклады. Башкорт дәүләт университетында Русия Федерациясе халыклары телләре буенча докторлык һәм кандидатлык диссертацияләре яклау советы 30 елдан артык эшли инде. М. В. Зәйнуллин 20 елдан артык бу советның рәисе. Татарстаннан, Якутиядән, Хакасиядан 12 кеше, Чувашстаннан 10 кеше яклады инде. Докторлык, кандидатлык диссертациясе яклау буенча безнең совет Русия Федерациясендә якты маяк булып балкыды. 20 ел чамасы мин дә анда әгъза булып тордым.

Академик М. В. Зәйнуллин 25 ел инде деканлык вазыйфасын да башкара. Башкорт филологиясе һәм журналистика факультетына караган Башкорт һәм гомуми тел кафедрасы мөдире дә. БДУның атказанган профессоры. Җ. Киекбаев һәм З. Биишева исемендәге премияләр лауреаты. Төркиядә Бөтендөнья тюркологлар ассоциациясе президиумы әгъзасы.

Бу кадәр эшләрне уңышлы башкару өчен егетлек, уңганлык, тапкырлык, тәвәккәллек, сабырлык кирәк. Соңгысы иң мөһиме түгелме икән әле?

Сабырлык оста укытучы булган әтисе, әнисе каныннан аларның илаһи тәрбиясеннән, туган туфракның гүзәл табигатеннән киләме? Сабырлык — педагог өчен алтындай кадерле сыйфат. Бу сыйфат эш урынында да, җәмәгатьчелектә дә, гаиләдә дә нык кирәк. Безгә Марат Вәли улының үзе кебек үк сабыр табигатьле, ачык йөзле, акыллы, күркәм сыйфатлы, филология фәннәре кандидаты, хәләл җефете Гәүһәр ханымның матур, үрнәкле тормыш төзү өчен күп илаһилык күрсәтүе дә мәгълүм. Кызлары Лилия Зәйнуллина — филология фәннәре докторы, БДУның инглиз теле кафедрасы мөдире.

Профессор, академик, язучы, тагын әллә нинди шәхесләр булу җиңел түгел. Мәгәр шуларның барысыннан да өстен торган бер төшенчә бар. Илаһият ул. Адәм баласын илаһият чын кеше итә. Димәк, яшәүнең иң авыры — кешелекле булу. Мәктәптә дә, югары уку йортында да укытучының кешелекле, илаһиятле булуы хәерле. Вакыт-вакыт мин укытучыны кояш белән дә чагыштырам. Кеше — Җир белән Күк мәхәббәте җимеше. Бу җимешне кояш җылысы, кояш нуры, кояш илаһияте саклый. Шушы илаһият кеше итә безне. Гомер илаһияте, мәгълүм ки, гаҗәп серле, яшерен.

Укытучы, кояшыбыз кебек, кешеләр күңелен җылыта, нурландыра, аң-акыл, хис-тойгы белән баета. Марат әфәнде белән 50 ел бергә эшлибез инде. Бездә ирләр 60та, хатын-кызлар 55тә китәргә тиеш лаеклы ялга. Чыннан да шулай итүчеләр бар. Ә менә 75 яшьлек Марат Вәли улын коллективның һаман җибәрәсе килми. Чөнки кешелеклелек илаһияте үрнәге булып яши ул. Менә ни өчен кадерле, кыйммәт, бәһале аның гомере. Җитәкче буларак та кешелеклелек сыйфатларын оста күрсәтә белә. Моңа мисалларны күп китерергә мөмкин.

Академик Марат Вәли улындагы 100ләп асыл сыйфатларны санап тормыйм. Сүз кыскалыгы, акыл озынлыгы заманында яшибез. Гомерен иман илаһилыгы белән үткәргән кеше бәхетле була. Бәхетле кеше ул Марат Вәли улы Зәйнуллин!

Суфиян ПОВАРИСОВ,

филология фәннәре

 докторы, Башкорт дәүләт

университеты профессоры, язучы, Галимҗан

Ибраһимов исемендәге премия лауреаты.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»