20.09.2014 - Мәгариф

Сыйфатлы белем нигезе — заманча шартлар

Әлшәй районы укытучылары тармактагы үзгәрешләрнең уңай нәтиҗә бирүен билгели.
Соңгы елларда мәгариф системасына яңалыклар әледән-әле кертелеп кенә тора. Бу үзгәрешләр балалар бакчаларындагы сабыйлардан алып, чыгарылыш сыйныф укучыларына кадәр кагыла. Авыл мәктәпләре мондый кискен үзгәрешләргә әзерме? Бүген алар үзләрен ничек тоя? Әлшәй районы хакимиятенең мәгариф бүлеге начальнигы Айдар Солтангулов белән шул хакта сөйләштек.

— Айдар Тимерханович, Әлшәй укучылары яңа уку елын нинди кәеф белән башлады?
— Безнең укучылар һәр яңа уку елын сөенеп көтә. 1 сентябрь — Белем көне укучылар, укытучылар гына түгел, ата-аналар өчен дә зур бәйрәмгә әверелә. Быел да балаларны елдагыча тирә-ягы җыештырылган, ихатасында чәчкә түтәлләре, тәртип булган якты, җылы мәктәпләр каршы алды. Районда 15 — урта, 9 — төп гомуми белем бирү, бер башлангыч мәктәп бар. Безнең мәгариф системасында өстәмә белем бирү учреждениеләренең уңышлы эшләвен аерым билгеләргә кирәк. Боларга рай­онның Пионерлар һәм укучылар йорты, балалар һәм үсмерләр өчен Раевка спорт, сәнгать һәм ат спорты мәктәпләре керә. Бүгенге көндә 517 укытучы балаларга белем һәм тәрбия бирә.

— Мәктәпләрне уку елына әзерләү, ремонтлау өчен зур акча таләп ителә. Бу юнәлештә нинди эшләр башкарылды?
— Балалар заман таләпләренә туры килгән биналарда белем алсын өчен мәктәпләрдә, балалар бакчаларында барлык эшләр үз вакытында башкарылды. Район мәгариф учреждениеләрен яңа уку елына әзерләү җәй буена Әлшәй районы хакимиятенең һәм мәгариф бүлегенең игътибар үзәгендә торды. Республика һәм урындагы бюджеттан бүленгән 6,5 миллион сум исәбеннән мәк­тәпләрдә капиталь ремонт эшләре үткәрелде. Атап әйткәндә: Аксен урта мәктәбенең түбәсе ябылды, санитария таләпләренә туры килүче заманча тәрәзәләр куелды, Түбән Әврез урта мәктәбенең, шулай ук, түбәсе яңартылды, Нигъмәтулла, Мәндән мәктәп ашханәләрендә, Шафран һәм Кыпчак-Әскар урта мәктәпләрендә капиталь ремонт эшләре башкарылды. Әйтергә кирәк, районның барлык мәгариф учреждениеләре яңа уку елына зур әзерлек белән аяк басты.

Ахыры PDF-версияда


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»