06.09.2014 - Мәгариф

“Мөгаллимә булу – зур бәхет”

Татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гөлназ Гафарова һөнәрен бик дөрес сайлаган.

Куян авылы – Краснокама районында иң зур авылларның берсе. Биредә, татарлар белән беррәттән, урыслар, марилар, башкортлар күп яши. Билгеле, аралашу теле еш очракта урысча. Балаларның күбесе хәтта өйләрендә дә туган телләрендә сөйләшүне кирәк дип тапмый. Бу, әлбәттә, үз теленә җаны-тәне белән бирелгән Гөлназ Фәвәдис кызына тынгылык бирми. “Юк, балалар телебезнең матурлыгын, барлык байлыгын белеп кенә бетерми, югыйсә, алар һич кенә дә башка телдә аралашмас иде. Ничек тә туган телнең гүзәллеген күрсәтергә кирәк, алар үзләре дә телне яратачак!” — дип уйлый ул һәм җиң сызганып укытучы эшенә тотына. 

Аның дәресләре үткәндә бүлмәдә җырлар яңгыравына, әкиятләр ише­телүенә инде беркем дә аптырамый. Укытучы балаларны шулай халык авыз иҗаты аша, матур-матур җырла­ры­бызны тыңлатып, тапкыр әйтем-мә­кальләрне кулланып, фәһемле әкиятләр сөйләп, искиткеч бай һәм матур татар теле белән таныштыра. Сер түгел, мондый тырыш эшнең нәтиҗәсе дә күренә: балалар туган тел дәресләренә зур теләк белән йөри, урысча гына фикерләргә һәм сөй­ләшергә өйрәнгән укучылар, тел­не ныграк, тирәнтенрәк өйрәнергә теләвен белдерә һәм укытучыдан ярдәм сорый. Гөлназ Фәвәдис кызына исә шуннан да зуррак бәхет юк: ул балаларны иҗат эшенә җәлеп итә, укучылар белән бергәләп урындагы диалектларны, фольклорны өйрәнә, туган якта үскән билгеле шәхесләр белән төрле очрашулар оештыра. — Укыту­чының төп максаты – балалар, иң тәү чиратта, ана телен белсен, үз туган җиренең тарихын, аның данлыклы кешеләрен танысын, туган җире белән горурланып үссен һәм яшәсен. Укучыларга җирлекле материаллар бик якын, алар андый биремнәрне тизрәк, җиңелрәк үзләштерә, ди ул.
Укытучыдан халык иҗа­тына кызык­сынуының каян килүе турында сораштырам.
— Халык иҗаты белән кызыксынуны миндә дәүәнием Хөмәйрә Гобәй­дул­лина уятты. Мин аның артыннан фра­зеологизмнарны, сирәк очрый торган, хәзер кулланыштан чыккан гый­барәләрне язып бара идем. Шул рә­вешле, вакыт үтү белән “Дәүәнием хә­зинәсе” дип аталган тикшеренү эше барлыкка килде. Шул эшне нигез итеп алып, кызым белән икәүләп Кече фәннәр ака­де­миясенең “Ибраһим укулары” республика конкурсында икенче урын алдык. Тикшеренү эше “Диалектлар безнең янәшәдә” дигән икенче темада дәвам итте. Без анда Краснокама татарлары теленең үзенчәлегенә анализ ясадык, белешмә-сөйләшү китабын төзедек. Бу эшебез республикада өченче урын белән бәяләнде, — ди Гөлназ ханым.
Әйтергә кирәк, бу аның беренче җиңүләре генә түгел. Былтыр ул “Без Мәҗит Гафурины укыйбыз” Халыкара әдәби-иҗади конкурста беренче урын яулады һәм язучының туган ягы – Гафури районына экскурсиягә бару бәхетенә иреште. Быел исә язучыга багышланган шигырь язып, янә беренче урын яулады. Кыскасы, иҗат эшендә янып яши укытучы. Күптән түгел генә ул Казанда Бөтендөнья татар яшьләре форумында катнашты. Киләчәккә дә ул мең төрле планнар корып яши.
Укучылары белән онытылып барган уникаль җырларны, әкиятләрне, әйтемнәрне җыюны дәвам итә, аларны бергә туплап, брошюралар чыгара. Киләчәктә бу милли байлыгыбызны бер китап итеп туплап, яшь буынга мирас итеп калдыру турында хыяллана. Бу эшкә җәлеп ителгән укучылар фәнни эш вакытында ныклап аралашып яшәгән әби-бабайларның язмышы белән танышканнан соң, авылдашларына карата фикерләренең, караш­ларының төптән үзгәрүе, малай һәм кызларның өлкән­нәргә карата игътибарлырак, ихтирамлырак булуын да ассызыклап үтә Гөлназ Фәвәдис кызы.
— Укытучы булу — зур бә­хет. Әмма бу һөнәрнең җавап­лылыгын да онытмасак иде, чөнки без яшь буын, илебезнең киләчәге белән эш итәбез. Алар­ны без яхшыга гына өйрә­тергә тиеш, — ди Гөлназ Гафарова.


Гөлнара Гыйлемханова,
“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.
Краснокама районы.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»