Норвегия мәктәпләре дә сокланырлык белем учагы

Иске Күчәрбай авылы үзәгендә, тирә-якка ямь биреп, ике катлы мәһабәт мәктәп бинасы балкып утыра. Ихатадан үткәч, ике яктан алмагачлар, шау чәчәкле кашкарый, бәрхет гөлләренең берсеннән-берсенә кунып уйнаган күбәләкләр ишеккә кадәр озатып бара. Бусагадан килеп керү белән үзеңне Европадагы шәһәр гимназиясенә эләккәндәй хис итәсең.
Чисталык, пөхтәлек хөкем сөрүче бу авыл мәктәбе, әйтерсең, Белем көнендә быел гына ишекләрен ачачак. Җиде ел үткән, ә парталар, өстәлләр өр-яңа, кабинетлары матур итеп, яхшылап җиһазландырылган.
— Мәктәпнең бүгенге торышы — әти-әниләр белән аңлашып, килешеп, бербөтен булып эшләү, алар белән һәрвакыт тыгыз бәйләнештә булу нәтиҗәсе. Алар да укытучылар белән берлектә балаларга яхшы тәрбия, төпле белем бирергә омтыла. 26 ел директор булып эшләү вакытында нинди дә булса четерекле проблема туганын хәтерләмим, — ди мәктәп директоры Рәзиф Әхмәтшин.
Чыннан да, мәктәптә шәһәрдә дә сирәк күренгән шартлар булдырылган: һәр кабинетта җылы һәм салкын сулы кул югычлар, бәдрәф, спортзалда кызлар һәм малайлар өчен аерым душ бүлмәләре, һәр сыйныф өчен махсус кием элгеч урыны, ашханәдә дә ит, балык эшкәртү бүлекләре ресторандагы кебек. Интерактив такта, компьютерлар кабинеты, спорт шәһәрчеге үзе ни тора!
Спорт һәм сәламәт яшәү рәвеше алып баруга биредә зур игътибар бирелә. Көрәшме, волейболмы, чаңгымы — һәр бала үзе теләгән түгәрәкне сайлап, теләп йөри. Футбол, хоккей “җене” балаларның әтиләренә дә кагылган. Кышын хоккей тартмасы булдырып, буш вакытлары шунда үтә. 60 мең сумлык махсус киемнәр, кирәк-яраклар алып, әтиләр уллары белән күрше район командалары арасындагы ярышларда да еш катнаша.
— 1992 елда Курганга барып, өр-яңа автобус алып кайттык. Ул елларда автобуслы мәктәпләр республикада бармак белән генә санарлык иде. 1993 елда бүгенге “Уфа-Арена” урынындагы элекке “Труд” стадионына балаларны күнекмәләргә алып баруны оештырдык. 20-24 бала шөгыльләнеп кайта иде. Андагы белгечләр белән танышып киттек тә, үзләре безгә килеп, осталык дәресләре күрсәтә башладылар. Һәр баланың табигать биргән сәләтен мөмкин кадәр үстерергә, бөтен якка да игътибар бирергә тырышабыз, — ди Рәзиф Әкрам улы.
Үткән ел ахырында тагын бер автобус алынгач, мәктәп интернатын ябалар. Ике автобус сигез авылдан көн дә балаларны укырга йөртә.
2,5 гектар мәйданда уртак көч белән яшелчә-җимеш үстерелә. Унлап төрле сортлы 130 төп алмагач, 70-80 төп чия, карлыган, түтәлләрдә кишер, суган, кәбестә, бәрәңге үстерелә, эшкәртелә һәм кышкылыкка махсус саклагычка урнаштырыла. Бары тик ит һәм макарон гына сатып алына. Бакча үстерүне дә җитәкче бөтен коллектив тырышлыгы дип билгели.
— Беренче чиратта әти-әниләрнең кайгыртучанлыгы. Баласы ниндидер сәбәпләр аркасында килә алмаса, туганнары, әти-әнисе үзе килеп эшли. Алар мәктәпкә карата ихтирамлы, үзләренең йорты кебек кабул итәләр. Һәр иртәдә балаларны тәрәзәдән күзәтәм: алар тирә-якка сокланып, шатланып килә, — ди директор.
Иске Күчәрбай мәктәбе укытучылары белән дә дан тота. Мәктәптә 19 укытучы эшли, бердәм, тырыш, иҗади коллектив тупланган. Биредә ике укытучы — Русиянең, алтысы Башкортстанның мәгариф отличнигы, икесе Русия мәктәпләренең мактаулы хезмәткәре, берсе Башкортстанның атказанган укытучысы. “Физик культураның атказанган хезмәткәре” исеменә лаек укытучы бар.
Быел унберенче сыйныфны 13 бала тәмамлап, күбесе югары уку йортларына кергән. Ә кичә мәктәпкә 192 бала укырга килде. Шуларның 25е — беренчеләр. Бу сан, әлбәттә, бик күркәм. “Авылыбыз перспективалы, суы, газы, юлы — барысы да бар. Яшьләр өчен яшәү, эшләү шартлары сокланырлык. Киләсе биш елда да балалар саны шушы чама булачак”, — ди директор.
Мәктәптә театр, фольклор, гер күтәрү, волейбол, чаңгы, җиңел атлетика, сәяхәтчеләр, туган якны өйрәнүчеләр, оста куллар түгәрәкләре уңышлы эшли. “Ел укытучысы”, “Яхшы сыйныф”, “Ел укучысы” кебек конкурслар зур оешканлык, җитди әзерлек белән үтә. Укучылар белемгә омтылу, җәмәгать эшләрендә актив катнашу белән аерылып тора, район, республика күләмендә үткән бәйгеләрдә җиңәләр. Ә балаларны укуга дәртләндерү максатыннан төрле чаралар уйлап табалар. Уку елы ахырында олимпиадаларда катнашучыларны, спортчыларны, укытучыларны котлау зур бәйрәмгә әверелә. Мәдәният йортыннан артистлар килә, кечкенә бүләкләр, мактау грамоталары балалар һәм остазлары тарафыннан зурлап кабул ителә. Директор үзе исеменнән алдынгы укучыларга стипендия булдырган. Атна саен сафка бастырып укучыларны шелтәләмиләр икән, киресенчә, кемнең кичә “бишле” билгесе алганын тикшерәләр. Иң-иң тырышлар, күп китап укучылар ай ахырында 500 сум стипендиягә лаек дип табыла. “Китапханәгә еш йөргән бала фикер йөртү дәрәҗәсе, тел байлыгы белән аерылып тора, шул юнәлештә күбрәк эшләргә тырышабыз”, — ди Рәзиф Әкрам улы.
Мәктәпкә нигез салган, беренче директорның оныгы, билгеле журналист Римма Буранбаеваның кызы, Бер-ләшкән Милләтләр Оешмасында эшләүче Оксана Буранбаева белем учагының 100 еллыгын үткәргәндә: “Сезнең мәктәптәге пөхтәлек һәм тәртип Норвегиядәге белем бирү учреждениеләре дә сокланырлык”, дип мәктәпкә бәя биргән. Гади авыл мәктәбе өчен бу сүзләр зур бәһа һәм моның белән килешми мөмкин түгел.
— Иң мөһиме — бүген ирешелгәннән артка чигенмәскә, акрын гына адымнар белән булса да алга барырга кирәк, — ди тырыш, тынгысыз җи-тәкче Рәзиф Әкрам улы.
Ләйсән БӘДЕРТДИНОВА.
Благовар районы.
-
-
30.09.2014
Авыллар элеккедән дә матуррак булачак
-
-
30.09.2014
Картлар йортларын – бизнес карамагына
-
-
30.09.2014
Торналардай күккә аштылар
-
-
30.09.2014
“Бер кулымның юклыгын сизмим дә”