улдан килгәнчә генә түгел, заман кушканча

Республика белем бирү учреждениеләре яңа уку елына яңа өметләр белән аяк баса.
Соңгы чорда илдәге мәгариф системасы зур үзгәрешләр кичерә. “2012-17 елларга балалар мәнфәгатендәге чараларның дәүләт стратегиясе”, “Башкортстан Республикасы мәгарифне үстерү” программалары һәм башка документлар нигезендә башкарылган эшләрнең беренче нәтиҗәләре күренә башлады. 2011 елда Башкортстан Президенты мәктәпкәчә яшьтәге балаларга белем бирү системасын яхшырту максаты куйган иде. Ул ничек үтәлә? Республиканың мәгариф системасы яңа уку елын ничек каршылый?
Әлеге система мәктәпкәчә белем бирүгә нигезләнә. Биредә соңгы елларда тупланган мәсьәләләрнең иң кискене — балалар бакчаларында урыннар җитешмәү. Соңгы чорда ул альтернатив формалар булдыру исәбенә дә хәл ителә. Мәсьәләне хәл итүнең яңа юлларын эзләү дәвам итә. Дәүләт карамагында булмаган, лицензияле балалар бакчалары һәм учреждениеләренә игътибар арта. Һәр муниципалитетта ел саен шундый бер учреждение ачылса да, нәтиҗәдә, алар саны бүген 5 тапкыр артыр иде. Балаларны электрон чиратка кую да бу эштә тәртип булдырачак. Шул ук вакытта, алга китеш бәхәссез. Соңгы дүрт елда 16,5 мең урынлык 160 балалар бакчасы сафка кертелгән, быел янә 39 балалар бакчасы төзеләчәк, чиратлар иң зур булган Уфа һәм Стәрлетамак шәһәрләрендә балалар бакчаларында 1600 урын булдырылачак.
Быелдан федераль дәүләт мәгариф стандартларын куллану мәктәпкәчә белем бирү өлкәсендәге хезмәткәрләрнең эш сыйфатын күтәрүгә китерәчәк, дип көтелә. Бу мәктәп укучыларына да кагыла. Хәзер аларның 45,2 проценты нәкъ шушы стандартлар буенча укыячак. Биредә белем һәм тәрбия бирүдә алдынгы технологияләр куллану, предметара бәйләнешләр булдыру күз уңында тотыла. Укытучыларның белемен камилләштерү өлкәсендә дә яңа офыклар төсмерләнә. 2011-13 елларда мәктәпләрдә 5 меңгә якын кабинет булдырылды, хәзер барлык мәктәпләрнең 40 проценты федераль белем бирү стандартлары буенча җиһазландырылган, 2010 ел белән чагыштырганда, бу өч тапкыр күбрәк.
Сәләтле балалар белән эшләүдә дә яңалыклар көтелә. Әлегә ул башлыча төрле дәрәҗәдәге олимпиадаларда катнашуга кайтып кала. Әйткәндәй, Русия күләмендәге әлеге чаралар предметлар буенча оештырыла. Быел анда 160 меңгә якын кеше катнашты. Башкортстаннан өч укучы җиңүче булды, 29ы призлы урыннар яулады. Алар арасында Уфа, Нефтекама, Салават, Октябрьский, Агыйдел, Сибай шәһәрләреннән, Авыргазы, Дуван, Миякә, Туймазы, Дәүләкән, Уфа, Чишмә районнарыннан укучылар бар иде. Икесе Русия командалары составында халыкара олимпиадаларда катнашачак дип көтелә. Алар белән югары квалификацияле педагоглар шөгыльләнә. Сәләтле балалар белән эшне яхшы оештырган, гомумән бар яклап та иң яхшы булган 50 мәктәп исемлеген булдыру калганнарны да дәртләндерәчәк. Әлегә Русиянең иң яхшы 500 мәктәбе исемлегендә Башкортстаннан 15 белем бирү учреждениесе бар, аларның сигезе — шәһәр, җидесе — авылныкы.
Ахыры ПДФ-версияда
-
-
30.09.2014
Авыллар элеккедән дә матуррак булачак
-
-
30.09.2014
Картлар йортларын – бизнес карамагына
-
-
30.09.2014
Торналардай күккә аштылар
-
-
30.09.2014
“Бер кулымның юклыгын сизмим дә”