28.08.2014 - Мәгариф

Изге эшегез өчен рәхмәт!

Бәләбәй татар гимназиясе ике дистә ел милләткә лаеклы алмаш тәрбияли.

Әйе, катлаулы тарихлы, четерекле хәлләр аша үткән, әмма барча сынауларны җиңеп килүче, Башкортстанда гына түгел, Татарстанда да киң билгеле бу уку йорты үз юлыннан тайпылмый атлавын дәвам итә. Ә быелгы, егерменче уку елын ул уңай үзгәреш белән дә каршы ала: беренче тапкыр биредә параллель сыйныфлар булдырылачак. Әлегә кадәр бина артык зур булмаганлыктан, бу башлангычны гамәлгә ашыру катлаулы иде, әмма күптәнге хыял чынга ашты — өстәмә бүлмәләр булдырылды. 

Бәләбәй татар гимназиясенең абруе тирә-якта киң билгеле. Уку-тәрбия эшләренә ни кадәр зур игътибар бирелүен чыгарылыш сыйныф укучыларының 80-90 процентының илнең төрле югары уку йортларына керүе дә сөйли. Шунысы да мөһим, укучылар арасында закон бозу очраклары яисә спиртлы эчемлекләр куллану да теркәлмәгән, чөнки биредәге һәр бала тәртип төшенчәсенә ниләр керүен яхшы аңлый. Гомумән, укучыларның милли рухта тәрбияләнүе, спортка, мәдәнияткә тартылуы да моңа ачык мисал. Укучылар төрле ярышлардан, олимпиадалардан тыш, милли, дини бәйрәмнәр үткәрүгә дә зур җаваплылык белән карый.
Биредә татар балаларыннан тыш, үзбәк, әзербайҗан, төрекләрне дә очрарга була.
Гимназиянең төп үзенчәлекләренең берсе — балаларда туган телгә мәхәббәт, милли үзаң, горурлык тәрбияләү. Балалар дәресләрдә генә түгел, үзара да татарча сөйләшә. Әлбәттә, мондый нәтиҗәләргә ирешү өчен укытучыларның хезмәте әйтеп бетергесез. Милли үзенчәлекләргә өстенлек бирү башлангыч сыйныфлардан ук килә. Рәзифә Якупова, Лилия Арсланова кебек укытучылар бу өлкәдә армый-талмый көч сала. Арытаба бу эстафета өлкән сыйныф укытучылары кулына тапшырыла. Лүзия Фәттахова, Гөлшат Хөснетдинова, Рәкыя Төхвәтуллина... Бу исемлекне тагын да дәвам итеп була. Тәрбия буенча директор урынбасары Миләүшә Хәбибнасованың һәр укытучы, һәр укучы белән уртак тел табып, дөрес юнәлеш бирә алуын да сызык өстенә ала биредә эшләүчеләр. Татар гимназиясенең сәнгать бүлегенең уңышлы эшләве исә укучыларда милли җыр-биюләргә хөрмәт уята.. Бүген аңа музыка белгече Тимерхан Әхмәтов җитәкчелек итә.
Әлбәттә, нинди генә өлкәне алма, аның уңышы җитәкчелеккә бәйле. Шушы мөһим эшләрнең үзәгендә кайнаучы, биредәге һәр яңалыкны башлап йөрүче, гимназиянең алыштыргысыз директоры Нурмөхәммәт Хөсәенов турында да бик күп мактау сүзләре әйтергә була. 31 августта ул матур юбилеен — 60 яшен билгеләячәк. Әмма җитәкченең җегәрлелегенә, җитезлегенә карап, аңа һич тә бу яшьне биреп булмый.
Август башында Казанда үткән Бөтендөнья татар яшьләре конферен­циясендә катнашып чыгыш ясаган Нурмөхәммәт Нури улы. “Рух, тел һәм мәдәният” дигән баш астында яңгыраган бу чыгыш яшьләргә бик ошый. Соңрак аның биредә татар теле укытучы­ларының Бөтендөнья конференция­сендәге чыгышы да югары бәя ала. Ул анда авыл мәктәпләренең хәле, оптимальләштерү үзенчәлекләре, татар теленнән дә Бердәм дәүләт имтиханы кертү кирәклеге турында сөйли.
Әйе, милли үзаңны, туган телне үстерүне гимназиядә генә түгел, башка киңлекләргә дә алып чыга директор. Халкыбыз үсешенә зур өлеш кертүегез өчен рәхмәт сезгә, Нурмөхәммәт Нури улы.


Хаҗи Әхмәтҗанов.
Бәләбәй шәһәре


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»