26.08.2014 - Мәгариф

Иҗат утында янып яшиләр

 М. Фәрхетдинов исемендәге Мичурин урта мәктәбе — Шаран районында гына түгел, республикада алдынгы мәгариф учреждениеләренең берсе. Шушы белем учагының даны еракларга таралган. Узган елда ул Мәскәү белгечләре төзегән рейтинг нәтиҗәләре буенча “Русиянең иң яхшы авыл мәктәбе” номинациясендә җиңүчеләр исәбенә кертелгән иде. Әйткәндәй, безнең республикадан тагын алты педагогик коллектив шундый хөрмәткә лаек булган.

— Бу безнең беренче җиңүебез генә түгел. Элекке елларда “Мәгариф” проекты кысаларында үткәрелгән Бөтенрусия конкурсында лауреат булып танылып, Хөкүмәтнең 1 миллион сумлык гранты белән бүләкләнгән идек, — дип каршы алды безне мәктәп директоры, мәгариф отличнигы Елена Фәрхетдинова. — Мондый уңышларда, әлбәттә, укытучыларыбызның өлеше зур. Педагогларыбыз — бөтен коллективның, районның горурлыгы. Химия укытучысы Татьяна Степанова, Бөтенрусия бәйгесендә җиңеп, ил Президентының грантын алуга иреште. Ә биология укытучысы, педагог-новатор Владислав Акбулатов ил күләмендәге шундый конкурста ике тапкыр җиңеп чыкты! Ул бүген хаклы рәвештә “Башкортстанның атказанган укытучысы” дигән мактаулы исемне йөртә.
Алдынгы мәктәптә 2006 елдан бирле химия-биология фәннәрен укыту буенча эксперименталь мәйданчык эшләп килә. Ул үзенең матур нәтиҗәләрен бирә. Сәләте һәм мөмкинлекләре киң ачылган балалар биология һәм экология буенча Бөтенрусия олимпиадасының финал этабында да уңышлы чыгыш ясыйлар. Шул фәннәргә мөкиббән киткән, быел 10нчы сыйныфны тәмамлаган Анастасия Акбулатованың казанышлары һәркемне сокландырырлык. Ул тәүге зүр җиңүен моннан ике ел элек яулаган, Ырынбур шәһәрендә үткәрелгән Бөтенрусия олимпидасының йомгаклау этабында беренче урыннарны беркемгә дә бирмәгән. Талантлы педагог Владислав Акбулатовның тагын бер укучысы Юрий Асмеев исә былтыр ил күләмендәге шундый бәйгедән лауреат дипломы алып кайткан. Быел биология һәм экология буенча Бөтенрусия олимпиадасының финал этабында республика данын яклау Мичурин мәктәбеннән өч бала иңнәренә төшкән.
Күптән түгел педагогик коллективта тагын бер куанычлы хәбәр алып шатланганнар. Анастасия Акбулатова белән Юрий Асмеев июль ахырында тугандаш Белоруссия җирендә яшь экологларның халыкара слетында катнашкан. Сәләтле Шаран кызы анда үзенең чираттагы җиңүен яулап, мәктәп данын яңа биеклеккә күтәргән. Быел 10нчы сыйныфта белем алачак Юрий да халыкара бәйгедә сынатмаган, 70 катнашучы арасыннан ул иң яхшы ун яшь эколог исәбенә кергән.
— Безнең мәктәпнең матур традицияләре, белем бирүдә үз системасы бар. Иҗат уты белән янып яшәгән укытучыларыбыз да һәр баланың сәләтен, мөмкинлекләрен үстерергә тырыша, — ди директор. — Узган уку елында белем бирү сыйфаты бездә 51 процент тәшкил итте. Быел мәктәпне ике укучыбыз алтын медальгә тәмамлады. Өлгергәнлек аттестаты алып чыккан 16 егет һәм кызыбыз төрле урыннарга укырга керде. Балаларның уңышлары безнең педагогларга дәрт һәм илһам өсти, — дип сөйли җитәкче.
Биредә уку-укыту эшендә инновацион технологияләрне үзләштерүдә, интернет-белем бирү системасын кертүдә зур адымнар ясалган. Соңгы елларда гына физика, химия кабинетлары, башка бүлмәләр өр-яңадан җиһазландырылган. “Иң яхшы авыл мәктәбе” рейтингында танылу яулаган белем учагында хәзер икенче информатика сыйныфы да ачылган. Инновацион үсеш юлын сайлаган Мичурин мәктәбендә интерактив укыту да яхшы баскычка күтәрелгән. Директор телгә алуынча, педагоглар һәм укучылар карамагында дүрт интерактив такта һәм биш мультимедиа системасы бар. Ә компьютерлар яки ноутбукларны һәр укытучының эш урынында күрергә мөмкин. Кыскасы, яңа технологияләр мәктәп тормышына ныклап үтеп кергән.
Әйе, без сүз алып барган белем йортының Мичурин муниципаль берәмлегендә база мәктәбе булуы очраклы түгел. Әйтүләренчә, монда балалар якын-тирәдәге 14 авылдан йөреп укыйлар. Ата-аналарның теләген искә алып, мәктәпкә ике автобус бирелгән. Быел Шаранбаш-Кенәз авылында 65 урынлык интернат ачу күз уңында тотыла. Моның өчен элекке мәктәпнең ике катлы бинасы тулысынча үзгәртеп корылган. Балалар анда бөтен уңайлыклары булган 2, 3, 4 урынлык бүлмәләрдә яшәячәк.
Мичурин урта мәктәбе данлы якташлары, чыгышы белән Яңа Тырбый авылыннан булган Советлар Союзы Герое Миргәй Фәрхетдинов исемен йөртә. Биредәге тарих-туган якны өйрәнү музеенда батыр турында бай материал тупланган. Ул, Украинаны фашист илбасарларыннан азат итү өчен барган сугышларда зур кыюлык күрсәтеп, яу кырында ятып кала. Музейның эшен оештыруга, батыр сугышчылар турында истәлекләр җыюга, шушы изге эшкә яшь эзтабарларны җәлеп итүгә күп еллар мәктәптә тарих укытучысы булып эшләгән педагогик хезмәт ветераны Гөлзифа Холодкова көчен һәм вакытын кызганмаган. Мәктәптә аның катнашлыгында Бөек Ватан сугышы каһарманы М. Фәрхетдиновның тууына 100 ел тулу уңаеннан үткәреләчәк чараларга әзерлек башлаганнар.
Яңа уку елында биредә 200дән артык бала белем алачак. Иң куандырганы шул, 1 сентябрьдә Мичуринда беренче сыйныфка 26 бала укырга төшәчәк. Мәктәпкә тәү башлап аяк басучылар саны сизелерлек арткан өчен аларны быел ике сыйныфка бүләргә булганнар. Белем йортында беренчеләрне кабул итәргә җыенган тәҗрибәле укытучы, мәгариф отличнигы Елена Андриянова белән очраштык.
— Быел яз дүртенче сыйныфны чыгарган идем, — ди ике дистә елдан артык стажы булган талантлы педагог. — 1 сентябрь алдыннан үзем дә бераз дулкынланам. Беренче сыйныфка килүчеләр яңа федераль стандартлар буенча укый башлаячак. Минемчә, бу дөрес адым булачак. Ни дисәң дә, хәзерге балалар үзләрен иркен һәм кыю тота, тормыш агышын да яхшы тоялар, шуңа аларның карашлары да киңрәк. Мин үземнең сыйныфтагы малайлар һәм кызлар белән алдан ук танышырга өлгердем. Шунысы куандыра, 15 баланың 13е балалар бакчасының чыгарылыш төркемендә яхшы әзерлек алган. Алар белән белем дөньясын танып-белү дә җиңелрәк булачак.
Беренчегә барачак Вилюр Солтанов белән Динара Димөхәммәтованы без укытучылары белән бергә гөл-бакчага күмелеп утырган мәктәп ихатасында фотога төшереп алдык. Елена Николаевна хаклы, без танышкан балалар парта артына утырмас борын ук укырга һәм язарга, китап белән дуслашырга да өлгергәннәр. Ә Динара рәсем ясарга да оста. Әйткәндәй, аның апасы быел 4нче сыйныфны тик “4” һәм “5” билгеләренә генә тәмамлаган. Мәктәп ашханәсендә эшләгән әниләре Рәйсә Анатольевна исә балаларының тәүге уңышларына сөенеп бетә алмый.
— Өлкән кызым Диана башлангыч белемне Елена Николаевна сыйныфында алган иде. Менә хәзер сеңлесе Динараның аның тәрбиясенә эләгүенә чиксез куанабыз. Чөнки ул яхшы педагог, балаларга игьтибарлы һәм ихтирамлы, аларның кечкенә уңышларын да күреп, күңелләрен үстереп җибәрә, — диде безгә әни кеше.


Мидхәт Шәрипов.
Шаран районы.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»