Ярдәм тиешле нәтиҗә бирсен

Белем сыйфатын яхшыртуда төп җаваплылык укытучылар иңендә.
9 августта Салават шәһәрендә мәгариф хезмәткәрләренең август киңәшмәсе “Сыйфатлы белем бирү — республиканың тотрыклы үсешенең төп факторы” дигән исем астында узды.
Пленар утырыш алдыннан Президент вазыйфасын вакытлыча башкаручы Рөстәм Хәмитов Салават шәһәренең мәгариф учреждениеләре белән танышты. Тәүдә 1нче гимназиядә булды. Ул — республиканың иң яхшы 20 мәктәбе исәбендә, быелгы чыгарылыш сыйныфы БДИ күрсәткечләре буенча да югары нәтиҗәләргә ирешкән.
Эш сәфәре вакытында Женева шәһәре (Швейцария) белән телекүпер оештырылды. Укытучылар белән бәйләнешкә Берләшкән Милләтләр Оешмасының торак хуҗалыгы һәм җирдән файдалану тармагы җитәкчесе Гөлнара Ролл чыкты. Әңгәмә эчә торган суның сыйфатын күтәрү хакында инглиз телендә барды.
Республика җитәкчесе, шулай ук, шәһәрнең индустриаль колледжында да булды. Әлеге уку йорты шәһәрнең нефть һәм газ тармагы оешмаларын кадрлар белән тәэмин итә. Уку чорында студентлар махсус лабораторияләрдә компьютер-тренажерлар ярдәмендә нефть һәм газ эшкәртүне модельләштерә.
Эш сәфәре программасына Украинадан килүчеләр белән очрашу да керде. Аларның вакытлыча урнашу пункты — шәһәрнең “Урал” кунакханәсендә. Бүген анда 108 кеше яшәп тора, аларның 29ы — балалар, иң кечкенәсенә нибары өч ай. Салават шәһәренә көньяк-көнчыгыш Украинадан барлыгы 215 качак килгән. Президент вазыйфасын вакытлыча башкаручы сүзләренә караганда, аларның һәркайсы тиз арада эшкә урнашачак.
Пленар утырышта республика җитәкчесе Рөстәм Хәмитов тармак үсешендәге һәр мәсьәләгә аерым тукталды. Түбәндә сүз шул хакта.
Мәктәпкәчә балалар учреждениеләре
Дүрт елда без бу өлкәдә зур уңышларга ирештек. Төзелешләр, тәгаенләнешенә кире кайтару, профиль үзгәртү ярдәмендә соңгы арада гына 160 балалар бакчасы ачылган. Бу 16,5 мең урын дигән сүз.
Республика 1,7 миллиард сум максатлы федераль субсидияне тулысынча үзләштергән. Ул акчага гына да мәктәпкәчә балалар учреждениеләрендә 6,5 мең урын булдырылган. Быел Башкортстан 1,2 миллиард сум субсидия алган. Аңа 39 балалар бакчасы төзү планлаштырыла. Бакчага иң зур чиратлы шәһәрләр — Уфа белән Стәрлетамакта 1600 урын булдырылачак.
Ахыры ПДФ-версияда
-
-
30.09.2014
Авыллар элеккедән дә матуррак булачак
-
-
30.09.2014
Картлар йортларын – бизнес карамагына
-
-
30.09.2014
Торналардай күккә аштылар
-
-
30.09.2014
“Бер кулымның юклыгын сизмим дә”