Сыйфатлы белем — үсешнең төп факторы

Мәгариф буенча республика август киңәшмәсе кичә Салават шәһәрендә узды. Пленар утырышта республика Президенты вазыйфасын вакытлыча башкаручы Рөстәм Хәмитов, Хөкүмәт Премьер-министры урынбасары Лилия Гомәрова, министрлык һәм ведомстволар җитәкчеләре, югары уку йортлары ректорлары, район һәм шәһәр хакимияте башлыклары, аларның урынбасарлары, мәгәриф бүлекләре начальниклары, профсоюз оешмалары рәисләре, укытучылар, чакырылган кунаклар катнашты. Эшлекле киңәшмәнең темасы — “Сыйфатлы белем бирү — республиканың тотрыклы үсешенең төп факторы”.
Эш сәфәре вакытында Рөстәм Хәмитов, Салават шәһәренең мәгариф учреждениеләре белән танышып, үз бәясен, киңәшләрен ишеттерде. Тәүдә ул Салават шәһәренең 1нче гимназиясендә булды. Уку йортында 736 бала белем ала, югары белемле 58 укытучы эшли, аларның 37се — югары квалификацияле белгечләр. Гимназия “Русиянең алдынгы мәгариф учреждениесе” дәүләт реестрына кертелгән.
Арытаба республика җитәкчесе Салават шәһәренең индустриаль колледжында булды. Ул 1957 елдан бирле уңышлы эшләп килә. Уку йортында 13 белгечлек һәм 9 һөнәр буенча белем алырга мөмкин. Кадрларга төп заказ бирүче — “Газпром нефтехим Салават” җәмгыяте. Колледжның уку корпуслары, тулай торагы, ашханәсе, китапханәсе, медицина пункты, спорт базасы бар.
Пленар утырыш Салават шәһәренең сәләтле балалары чыгышы белән ачылды. Сәхнәгә бер-бер артлы спортчылар, биючеләр, республика һәм Русия олимпиадалары җиңүчеләре чыкты.
Чараның төп өлешендә мәгариф системасындагы өстенлекле юнәлешләр билгеләнде.
Тәүдә Рөстәм Хәмитов мәктәпкәчә мәгариф учреждениеләре алдында торган сорауларга тукталды, 2015 елның ахырына балалар бакчасына чират темасына нокта куелачагын әйтте.
Ахыры ПДФ-версияда
-
-
30.09.2014
Авыллар элеккедән дә матуррак булачак
-
-
30.09.2014
Картлар йортларын – бизнес карамагына
-
-
30.09.2014
Торналардай күккә аштылар
-
-
30.09.2014
“Бер кулымның юклыгын сизмим дә”