10.07.2014 - Мәгариф

Мәктәпләр тынып тормый

...Без килгән көнне коеп яңгыр явуга карамастан, Яңа Балтачта да, Иске Калмашта да мәктәп эче гөрләп тора иде. Гадәттә, укулар тәмамлангач та балалар белем учагыннан таралырга ашыкмый. Укучылар мәктәп лагеренда соңгы көннәрен ял итә.

Яңа Балтач мәктәбенең алды чәчкә бакчасына әверелдерелгән, зәвык белән бизәлгән түтәлләр, алардагы тәртип игътибарны җәлеп итте. Мәктәп эче дә матур, заманча, биредә дүрт ел элек үткән капиталь ремонтка укытучылар да, укучылар да шатланып бетә алмый.

Алты авылны хезмәтләндерүче мәктәптә үткән уку елында 165 бала укыган. Директор Регина Әбдиева мәктәпнең шундый үзенчәлеген әйтте — биредә һәр сыйныфта малайлар күбрәк икән. Һәм алар Илнур Сәйфетдинов җитәкчелегендәге көрәш секциясендә бик теләп шөгыльләнә, район, республика күләмендәге ярышларда уңышларга ирешә.

Лагерьда да малайлар күбрәк иде. Төрле сыйныфлардан җыелган 50 баланы ике вожатый, музыка һәм физкультура җитәкчеләре, ике пешекче хезмәтләндерә. Лагерь начальнигы Айгөл Диникәева әйтүенчә, 21 көн бик күңелле үтә. Ул көннәрнең һәркайсының үз исеме, максаты, бурычлары бар. Балык тоту, хәзинә эзләү, көлке көннәре турындагы хатирәләр озак онытылмас әле.

Укучылар җәй дәвамында мәктәпнең яшелчә-җимеш бакчасын да тәрбияләргә өлгерә. Көзен мул уңыш алып, үзләрен кышка тулысы белән тәэмин итәләр.

Иске Калмаш — зур авыл. Мәктәптә узган уку елын 219 укучы тәмамлаган, шуларның 19ы — беренче сыйныфлар. Директор Самат Гыйльванов иң элек сөенече белән уртаклашырга ашыкты — быел беренчегә 22 бала киләчәк икән, ә алдагы елга алар утыздан артык булачак, шуңа күрә ике сыйныф ачарга ниятлиләр.

Укытучылар коллективыннан да канәгать җитәкче. Ел дәвамында укучылар 18 фән буенча төрле дәрәҗәдәге олимпиадаларда катнашкан. Математикадан бердәм дәүләт имтиханында районда иң югары баллга ирешкән Вадим Галиевның шушы мәктәптән булуы биредә төгәл фәннәрдән төпле белем бирелүе турында сөйли.

Лагерьга йөргән 60 баланың да вожатыйлары — укытучылар. Земфира Хәсәнова җитәкчелегендә аларның һәр көне эчтәлекле һәм күңелле үткән.

Мәктәп бакчасында эшләр җәй буе дәвам итә. Түрдә бакча күрке булып теплица утыра. Укучылар кыш буе мәктәп ашханәсендә үзләре үстергән яшелчә-җимеш белән сыйланып кинәнә.

Резеда Нуртдинова.

Чакмагыш районы.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»