15.05.2014 - Мәгариф

“Смарт-төбәк: электрон белем бирү мөмкинлекләре”

Уфада шулай дип аталган фәнни-гамәли конференция икенче тапкыр үтте. Анда смарт-технологияләрнең чит ил һәм Русия югары уку йортларының укыту процессында эш тәҗрибәсе турында фикер алышынды.

— Кул технологияләреннән механикка күчү безгә ошамаган иде. Электрон-хисаплау машиналары һәм ксерокслар килүе дә күңелгә ятмады. Бүген мәгарифтә барлык яңа һәм иң заманча күнекмәләрне кем куллануын аңламыйбыз. Аның өчен моны кабул итәргә һәм өйрәнергә генә кирәк, — ди М. А. Шолохов исемендәге Мәскәү дәүләт гуманитар университетының Фәнни-укыту үзәге директоры Марина Вайндорф-Сысоева.  

Преподавательләрнең тиешле белемнәре булмау күп еллар дәвамында Русиядә электрон белем бирү үсешенә тискәре йогынты ясый.

— Бүген программалы тәэминаттан, продуктлардан, ресурслардан файдалана белү генә аз, хәзер дөрес педагогик фикерләү булуы мөһим. Аны формалаштыру авыр. Кайчак югары уку йорты преподавателе заманча укытуга үзе үк киртә булып тора. Заманча педагог иң соңгы мәгълүмат, инновацияләр белән эш итә белергә, укыту барышын аңларга һәм кызыклы итәргә, укучылары белән “бер телдә сөйләшергә” тиеш, — ди Марина Вайндорф-Сысоева. — Башкортстанда электрон укыту кертү өчен барлык шартлар да булдырылган, мәгариф оешмаларының “Башкортстан Республикасында электрон белем бирү” ассоциациясе эшли.

Конференциядә төбәктә ресурслар банкын һәм преподаватель­ләрнең квалификациясен үстерү системасын эшләргә кирәклеге ассызыкланды.

— Бу юнәлешне үстерү өчен республикага белгечләр кирәк, — дип билгеләде Башкортстанның мәгариф министры урынбасары Руслан Хәбибов. — Бу юнәлеш мәктәпләрдә, урта һәм югары уку йортларында кызыксыну уята. Башкортстан мәгарифне үстерү институты базасында өч дәрәҗәдә Республиканың электрон белем бирү үзәге эшли. Күп мәктәпләр берләштерелгән коммуникацияләр системасына тоташтырылган, анда көн саен дистанцион дәресләр үткәрелә. Дәресләргә һәр кеше кушыла ала, расписание www.edu02.ru порталында урнаштырылган.

Фәнни форумга Таиландтан килгән кунак, киберуниверситет профессоры Шрипатум Ворасуанг Дуангчинда үзләренең университетында электрон белем бирү координациясе буенча барлык система тупланган үзәк булдырылуы һәм преподаватель­ләрне заманча һөнәри һәм технологик күнекмәләргә өйрәтү эше даими баруы турында сөйләде.

Гөлфия Акулова.  


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»