06.05.2014 - Мәгариф

Дөнья күләмендә җиңүче!

Сайлап алу турында биш мең бала көчен сынаган. Ике турда да сынатмаучыларга гына Казанга чакыру килгән. Халыкара олимпиадада дөньяның 13 иленнән, Русиянең 80 төбәгеннән 300 укучы катнашкан. Хәтта Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, АКШ, Австралия, Кытай, Япония, Канададан килүчеләр дә булган. Дәрәҗәле бәйгедә Башкортстан данын 84нче татар гимназиясе укучылары Илназ Фазлетдинов белән Камилә Якупова яклаган. Бәйге нәтиҗәләре буенча Илназ Фазлетдинов беренче урын яулаган. Камилә Якупова  тәҗрибә туплаган. Без  җиңүчене һәм аның укытучысы Илмира Шакированы бу зур казаныш белән беренчеләрдән булып котладык.

— Татар теле һәм әдәбияты буенча Халыкара олимпиадада икенче тапкыр катнашам, — диде Илназ Фазлетдинов. —  Былтыр сайлап алу сынавын уңышлы үтсәм дә, Казанга бара алмадым. Укытучым белән ел дәвамында җитди әзерләнеп, быел да көчемне сынадым. Беренче сайлап алу  турында Интернет челтәре аша биремнәр эшләдем. Максатыма ирештем. Биш мең кеше арасыннан мине дә бәхетле исемлеккә керт­теләр. Икенче турда да максатыма ирештем. Олимпиада биремнәре катлаулы булса да, җитди әзерләнгәнгә, сынатма­дым. Йөз сүзлек язма эш тә, әдәбият, тел буенча биремнәр дә авыр булмады. Соңгы көндә иҗади бәйгедә баянда вальс уйнадым. Жюри әгъзалары Казанга Югары сәнгать мәктәбенә укырга чакыргач, эчкә җылы йөгерде. Өченче урынга өмет иткән идем. Беренче урынга чыккач, шатлыгым эчемә сыймады. Әти-әниемә, туганнарыма шалтыратып, сөенче алдым. Бәйгедә киләсе елда да кат­нашырга исәп тотам.

Дәвамын укыгыз...


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»