29.04.2014 - Мәгариф

Югары уку йортлары сезне көтә

Күптән түгел “Комсомольская правда” матбугат үзәгендә үткән “түгәрәк өстәл”дә сүз быел югары уку йортларына кабул итү кампаниясенең ничек үтәчәге турында барды. Анда мәгариф министры Әлфис Гаязов, мәгариф өлкәсендә контроль һәм күзәтчелек идарәсе җитәкчесе Альмира Ганиева, югары уку йортлары вәкилләре катнашты.

Әлфис Гаязов белдерүенчә, “Мә­гариф турында” Законга ярашлы, быел Бердәм дәүләт имтиханнарында артык үзгәрешләр көтелми, укырга кабул итү кампаниясе гадәти үтәчәк. Бары тик БДИны үткәрү тәртибенә бераз үзгәреш кертелә.

Русиянең мәгариф һәм фән ми­нистрының югары уку йортлары кабул итү имтиханнары исемлеген үзләре теләгәнчә үзгәртә алуы турындагы карары быел тулысынча гамәлгә кермәсә дә, кайбер югары уку йортлары, БДИдан тыш, үзләренең кабул итү имтиханнарын оештыру хокукы алган. Бу үзгәреш Русиянең җиде югары уку йортында, аеруча гуманитар белгечлекләр буенча булачак. Профильле юнәлеш буенча өстәмә имтихан — иҗади конкурслар үткәрелә торган югары уку йортларында хәл узган елдагыча калган. 

Олимпиада җиңүчеләре һәм призерларына быел югары уку йортларына кергәндә, профильле фәннәрдән БДИ биреп,  белемнәрен расларга кирәк булачак. Абитуриентлар җыярга тиешле минималь баллны югары уку йортлары үзләре билгели, тик бу күрсәткеч 65 баллдан ким булмаячак. Русиядә уздырылган 73 олимпиада буенча укырга керүчеләргә ташлама бирелә. БДИны уңышлы тапшырган очракта, укучы яңадан имтихан бирми яисә аның бу БДИ нәтиҗәсе 100 балл булып исәпләнә. Моны һәр уку йорты үзе хәл итә.

Быел укырга керүчеләргә тәгаен­ләнгән квоталы бюджет урыннары ун проценттан да ким булмаска тиеш. Андыйларга инвалид балалар, инвалид хәрбиләр, тумыштан авырулар, ятимнәр һәм караучысыз калган балалар керә. Шулай ук, соңгылары өчен түләүсез әзерлек бүлекләренә кереп уку мөмкинлеге каралган.

Мәгариф турындагы яңа закон буенча, БДИ нәтиҗәләре дүрт ел көчендә булачак. Мәсәлән, быел имтихан тапшыручылар үзләренең нәти­җәләрен биш тапкыр — 2014, 2015, 2016, 2017 һәм 2018 елларда  куллана ала. 

Быел БДИ нәтиҗәләре турындагы таныклык укучы кулына бирелми. Барлык нәтиҗәләр федераль мәгъ­лүмат базасында сакланачак. Уку йортына документлар тапшырганда абитуриент гаризасында үзе җыйган балларны күрсәтә, ә кабул итү комиссиясендә аларны федераль база буенча тикшерергә тиешләр.

Укырга керүчеләрнең конкурс баллары тигез булган очракта, олимпиада уңышлары, бәйгеләрдә җиңүче дипломы исәпкә алыначак.

Югары уку йортлары вәкилләре белдерүенчә, быел гуманитар юнәлеш буенча бюджет урыннары кими.

Уфа дәүләт икътисад һәм сервис университетының  укыту эшләре буенча проректоры Светлана Никонова билгеләвенчә, быел аларда дүрт яңа белгечлек ачыла. Магистратура буенча бюджет урыннары артуы көтелә. Узган елда — 311, быел 335 бюджет урыны булдырылачак. Биредә социаль өлкәдә эшләүче, тегү технологиясе белгеч­лекләренә укырга теләүчеләрне аеруча көтәләр.

Башкортстан дәүләт медицина университетында да бюджет урыннары артачак. 2011 елда — 422, былтыр — 500, ә быел 602 урын арту каралган. Түләүле уку дәвалау факультетында — 85 мең, булачак теш табиблары өчен бер елга 100 мең сум тирәсе булачак.

Аграр университетка көндезге бүлеккә укырга керергә теләүчеләр өчен 100 бюджет урыны өстәләчәк. Түләп укучылар өчен хаклар 68 мең сумга кадәр, кайбер бүлекләрдә, мәсәлән, туризм буенча, 40 мең сум чамасы. 

Башкортстан дәүләт университетында читтән торып уку 32 мең сум булса, көндезге бүлеккә хаклар, төрле юнәлешләр буенча, 40 меңнән алып 110 мең сумга кадәр җитәчәк. Мәсәлән, юристлар узган елда 75 мең сум түләп укыса, быелгы студентларга 90 мең сум түләргә туры киләчәк.

Русия Хөкүмәте каршындагы Финанс университетының Уфа филиалында читтән торып укырга теләүчеләр күбрәк. Быел көндезге бүлектә 20-25 бюджет урыны өстәләчәк. Читтән торып уку өчен түләү елына 30-37 мең сум чамасы булса, көндезге бүлектә белем алу 60-63 мең сумга төшәчәк.

Уфа дәүләт нефть техник университетына керү имтиханнары элеккечә калган. Биредә 40 бюджет урыны арту көтелә, түләүле урыннар 110-120 мең сум булачак. Бу уку йортына керүче студентларга ярыйсы гына сумма стипендия бирү каралган. Ул 1 мең 200 сумнан башлап 17 мең сумга кадәр һәм һәр студентның уңышларына карап бирелә.

М. Акмулла исемендәге педагогия университетына читтән торып укырга килүчеләр өчен 300 бюджет урыны арту көтелә. Көндезге бүлектә түләп уку елына 60-80 мең сум булачак. Коммерция нигезендә белем алучы студентларга быел беренче тапкыр стипендия бирелү каралган.

“Түгәрәк өстәл”дә катнашучылар укырга керүнең беренче этабында документларның оригиналын вакытында китермәгән абиту-риентларның бөтенләй төшеп калачагы, икенче этапка үтмәячәге турында хәбәрдар булмавын ассызыклады.

Быел республикада 23 мең чыгарылыш сыйныф укучысы мәктәп-не тәмамлый. Бердәм дәүләт имтиханнарын уңышлы тапшырган кызларны һәм егетләрне югары, башлангыч һәм урта һөнәри белем бирү уку йортлары көтә. Укырга керергә теләүчеләр үзләренә кирәкле мәгълүматны Мәгариф министрлыгы, уку йортлары сайтларына кереп карый ала.

Зөлфия Фәтхетдинова.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»