08.04.2014 - Мәгариф

Киләчәк буынга багышланган гомер

Республиканың халык мәгарифен оештыручы, күренекле педагог Роберт Арслановка 80  яшь тулды. Әйе, бу чорда кеше үткәненә әйләнеп карый, башкалар белән тәҗрибә уртаклаша.  Яшь чагыннан ук җәмәгать эшләрендә актив катнашкан, мәгариф тармагына  үзгәрешләр керткән бу шәхес нинди максатлар куеп яшәгән, тормыш юлы нинди аның?

Бөре дәүләт педагогия институты  ректоры булып эшләгән чакта Укытучы­ларның һөнәри осталыгын камилләштерү институты белән даими хезмәттәшлек итә идек. Бу уку йортының элекке җитәкчесе С. Җиһаншин белән һәрвакыт яхшы мөнә­сәбәттә булдык, ә менә яшь директор Роберт Мотыйгулла улы белән ничек уртак тел табарга?

1968 елның февралендә аны Балтач районында үтәчәк күчмә утырышка чакырдым. Чарада аның, яшь булуына карамастан, җитәкче буларак өлгергәнлеге күзгә ташланды. Ул ВЛКСМның Хәйбулла райкомында беренче секретарь булып эшләгән икән. 25 яшендә үк КПССның Хәйбул­ла райкомының идеология буенча секретаре итеп тәгаенлән­гән. Ә Хәйбулла һәм Зилаер районнары берләштерелгәч, үз теләге белән Акъяр урта мәктә­бендә директор булып эшли башлаган.

Роберт Арсланов бу мәктәпкә бик күп яңалык керткән. Биредәге укучыларның җәмәгать эшлә­рендә актив катнаша башлавы да аңа бәйле.

Яшь директорның Укытучылар институтында эшли башлавы мәгарифкә яңалыклар кертү вакытына туры килә. Үзгәреш­ләр, тәү чиратта, башлангыч сыйныф укытучыларына кагыла, аларның белемен камилләштерү таләп ителә. Роберт Арсланов җитәкләгән бу уку йорты алда торган бурычларны уңышлы башкарып чыга. 1968-69 елларда гына да институтта 16 мең укытучы белем ала.

Роберт Арсланов мәгариф баскычлары буйлап елдан-ел югарырак күтәрелә, бу өлкәдә тәҗрибә туплый.  1967-70 елларда аның РСФСР педагогика оешма­сының Башкортстан бүлекчәсенә җитәкче вазыйфасына алынуы да бик күп башлангычларга нигез сала. Ул РСФСР укытучы­ларының IV һәм V съездларында катнаша һәм Үзәк совет әгъзасы булып сайлана.

Төрле югары вазыйфалар биләгән Роберт Арсланов 1978 елда БАССР мәгариф министры­ның кадрлар буенча урынбасары итеп тәгаенләнә.  Шул вакытта аның оештыру сәләте нәти­җәсен­дә республиканың төрле мәктәпләре квалификацияле кадрлар белән тулылана.  Шул елларда аның ярдәме белән Уфада, Нефтекамада һәм Кушнаренкода педагогия училищелары ачыла.  Югары уку йортларында да яңа факультетлар ачылуга үз өлешен кертә ул. Мәсәлән, Башкортстан дәүләт педагогия институтында — мәктәпкә кадәр тәрбия бирү бүлеге, Стәрлетамакта — тарих факультеты, Бөредә — биология һәм физкультура факультетлары. Гому­мән, ул һәрвакыт мәктәп тормышы белән кызыксынды, укучылар һәм укытучыларга төрлечә ярдәм итәргә тырышты. 

Роберт Арсланов бүген дә җәмәгать эшләрендә актив катнаша: 20 ел дәва­мында БИПКРО­ның Ветераннар советы рәисе булды, әле дә Уфа шәһәре Киров районы Ветераннар советы президиумы әгъзасы, Русия Федерациясе педагогия җәмгыя­тенең  Башкортстан бүлекчәсе пре­зидиумы рәисе урынбасары.

Әлбәттә, үз эшенә җанын бирергә әзер булган кешенең эшчәнлеге игътибардан читтә калмый. Ул “Почет билгесе”, Халык­лар дуслыгы орденнары һәм ме­дальләр белән бүләклән­гән. Моннан тыш, “Башкор­тстанның атказанган укытучысы”, “РСФСР­ның  халык мәгарифе от­личнигы”, “СССР­ның мәгариф отличнигы” һәм башка дәүләт бүләкләренә ия ул.

Роберт Мотыйгулла улын чын күңел­дән күркәм юбилее белән котлыйбыз, сә­ла­мәтлек һәм гаилә бәхете телибез. Ал­дагы тормышы да шундый матур , ис­тә­лек­ле булсын.

Камил Әхияров,

Русия Федерациясе педагогия җәмгыятенең

Башкортстан бүлекчәсе президиумының почетлы рәисе.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»