02.04.2014 - Мәгариф

Укытучылар осталыкта көч сынаша

31 апрельдә Башкортстан Мәгарифне үстерү институтында “Ел укытучысы - 2014” республика конкурсын ачу тантанасы үтте.

Педагогларның һөнәри бәйгесе 1991 елдан башлап даими оештырыла. 2008 елдан, республика Президенты указына ярашлы, әлеге бәйге  “Урыс теле һәм әдәбияты ел укытучысы”, “Татар теле һәм әдәбияты ел укытучысы” конкурслары белән тулыландырып үткәрелә. Республиканың иң алдынгы укытучыларын җыючы бәйге ел саен яңадан-яңа исемнәр белән байый. Соңгы ун елда “Ел укытучысы”конкурсында 569 кеше катнашкан.

Быел районда җиңү яулап килгән 117 укытучы үз предметлары буенча көч сынаша. Бәйге ике турда үтәчәк.

Үз эшенә иҗади караучы сәләтле педагогларны ачыклау, аларга ярдәм итү һәм дәртләндерү,  тәҗрибә  уртаклашу әлеге конкурсның  төп максаты булып тора. Атнадан артык барачак конкурста катнашучылар, инновацион проектлардагы яңалыкларны иҗади куллану мөмкинлеген, сөйләм теле, укучылар белән мөгамәләгә керү, материалны тәкъдим итү осталыгын күрсәтеп, үзләренең һөнәри югарылыгын исбатларга тиеш.

“Татар теле һәм әдәбияты ел укытучысы” конкурсында быел 23 педагог һөнәри осталыгын күрсәтәчәк. Берсеннән-берсе гүзәл хатын-кызлар арасында бер көчле затның да булуы игътибарга лаек. Бишбүләк районыннан килгән Илгиз Фазуллин үзен сынатмас, ир-егет укытучыларның абруен күтәрү өчен барлык көчен салыр дип өметләнәбез. Конкурсантлар арасында иң өлкәне — 50 яшьлек Кырмыскалы укытучысы Зәлифә Макаева. Иң яшь катнашучы — Шараннан Альбина Гыйздәтуллина, аңа 28 яшь.

Бәйгегә озак еллар дәвамында укучыларга татар теле һәм әдәбияты серләрен төшендерүче тәҗрибәле укытучыларның килүе аеруча әһәмиятле. Мәсәлән, Благовещен районыннан килгән Зинаида Заһированың 27 ел педагогик хезмәт стажы бар. Андый укытучыларның тәҗрибәсен өйрәнеп калырга теләүчеләр байтак булыр, мөгаен. Әле биш ел гына татар теле дәресләрен укыткан Әлшәй кызы Альбина Зиннәтуллина — катнашучылар арасында иң аз стажлы белгеч. Шулай булуына карамастан, быел ул көчен сынап карарга һәм осталык дәресләре алырга килгән.

“Татар теле һәм әдәбияты ел укытучысы” конкурсында өч кеше икенче тапкыр катнаша. Балтач районы Югары Карыш мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Рита Кәшфуллина быелгы бәйгедә катнашучы райондашы Рима Мансуровага ярдәмләшү, көч биреп тору максатында килгән.

— Узган елгы конкурста чыныгу алдым. Аңа әзерләнү вакытында күп мәгълүмат туплыйсың, үз өстеңдә эшлисең. Мондый конкурсларда яхшы яклар гына түгел, кимчелекләр дә күренә. Укытучы өчен кимчелекләрне күрә һәм төзәтә белү дә осталык. Бәйгедән тәҗрибә туплап, көчле педагоглар белән танышып, искиткеч тәэссоратлар белән кайттым. Укучыларым да бәйгедә катнашуым белән горурлана. Киләсе елда үземне тагын сынап карарга уйлыйм, — ди Рита Мәүли кызы.

“Ел укытучысы” конкурсын Мәгариф министрлыгы, Мәгарифне үстерү институты, Башкортстанның фән һәм халык мәгарифе хезмәткәрләре профсоюзы комитеты оештыра. Конкурска йомгак 9 апрельдә ясалачак.

Зөлфия Фәтхетдинова.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»