25.03.2014 - Мәгариф

Сигез студентка – бер компьютер

Соңгы елларда мәгариф системасы җитди үзгәрешләр кичерә. Биредә сүз БДИ (Бердәм дәүләт имтиханы) турында гына бармый. Заман педагоглары белем бирү процессында югары технологияләрне дә актив куллана башлады. Бу юнәлештә хәл итәсе нинди мәсьәләләр бар? Ни өчен дәрес бирүнең яңа формасы турында бүгеннән җитди уйланырга кирәк? М. Акмулла исемендәге Башкортстан дәүләт педагогия университетында үткән  Дәүләт җыелышы-Корылтай комитетының күчмә утырышында шул хакта да сүз барды.

– Бүген җитди мәсьәлә турында фикер алышачакбыз,  – диде Корылтайның Мәгариф, мәдәният, спорт һәм яшьләр сәясәте комитеты рәисе Эльвира Аеткулова. – Гомуми белем бирүдә федераль дәүләт стандартлары кертү мәгариф өлкәсендә югары техно­логияләр куллануны таләп итә. Электрон белем бирүне гамәлгә ашыру да төп шартларның берсе санала. Бу мәсьәләдә Башкортстанда хәлләр ничек? Безнең алда нинди бурычлар тора? Ил төбәкләреннән калыш­мый­бызмы? Хәзер шул хакта фикер алышыйк.

Билгеле, мәгариф учреж­дениеләрен компьютерлар, тиз эшләүче Интернет белән тәэмин итмичә, электрон белем бирү турында сүз йөртү дә урынсыз. Бу хакта рес­публиканың мәгариф министры урынбасары Руслан Хәбибов сөйләде.

— Башкортстан Президенты кушуы буенча мәктәпләрдә Интернетның эшләү тизлеген арттырабыз. Гомуми белем бирүдә федераль дәүләт стандартлары кертү һәр укытучының эш урынын тулысынча компьютерлаштыруны таләп итә. Бу юнәлешкә дә зур игътибар бүленә. Атап әйткәндә, 18 мең укытучыга ноутбуклар тапшырылды. Шуларның 9500е — башлангыч сыйныф укытучылары. Ноутбукларга мәгълүмат-коммуникация технологияләре өлкәсендә белемен камилләштерүчеләр генә дәгъва итә ала. Бүгенге көнгә Башкортстанда укытучыларның яртысы бу шартны үтәгән, укытучыларның 94 проценты (2010 елда — 74 проценты) компьютерлар белән эш итә белә. Республиканың Мәгарифне үстерү институтында ел саен утыз меңгә якын укытучы белемен камилләштерә. Дәрестә мәгълүмат-коммуникация технологияләре куллану — төп юнәлешләрнең берсе. Күренүенчә, алга китеш бар. Шулай да безгә тагын да нәтиҗәлерәк эшләү юллары турында уйланырга кирәктер. Чөнки бүген һөнәри белем бирү учрежде-ниеләрендә сигез укучыга нибары бер компьютер туры килә, — диде ул.

Электрон белем бирүдә махсус программалар файдаланыла. Статистика мәгълүматлары күрсәтүечнә, шуларның 98 проценты чит илләрдән сатып алына икән. Бу күренешне уңай якка үзгәртергә мөмкинме?

— Югары технологияләргә нигезләнеп белем бирү процессында таянырдай программаларны үзебез дә эшли алабыз, — диде БДПУның мәгълүмат технологияләре буенча проректоры Илья Кудинов. — Билгеле, безгә базарда чит ил корпорацияләре белән көндәшлек итәргә туры киләчәк. Моңардан куркырга ярамый. Уртак тырышлык белән максатыбызга ирешә алачакбыз. Тиешле шартлар да тудырылган, белгечләр дә бар.

Утырышта электрон белем бирүне үстерү, аның өстенлекле якларыннан тыш, яшь буынга кире йогынтысы да игътибардан читтә калмады. Япония, АКШ, Финляндия һәм мәгариф өлкә-сендә югары технологияләр җитди кулланылган башка үсешкән илләр укучыларның компьютер артында озак утыруының кире якларын да ачыклаган. Атап әйткәндә, бу ил  яшьләре арасында Интернет “колы”на әверелүчеләр елдан-ел арта. Нәтиҗәдә, яшьләр бик яшьли утрак тормышны сайлый, саф һавага сирәк чыга. Билгеле, мондый яшәү рәвеше сәламәтлеккә зыян сала. Кышын — чана, чаңгы шуучы, җәен су коенучы балалар сирәк күренешкә әверелде. Савыгасы урынга, яшьләр Интернет белән мавыга. Электрон белем бирү тулы куәтенә гамәлгә ашырыла башласа, хәл кискенләшмәсме? Мөгаен, бу хакта бүгеннән уйлана башларга кирәктер.

Интерактив такта, ноутбук, проектор ярдә-мендә дәрес аңлату — мәктәптә электрон белем бирүнең ачык мисалы. Ә югары һәм урта белем бирү уку йортларында лекцияләр нинди үзгә-решләр кичерәчәк? Традиция буларак, бер дәрес сәгать ярым дәвам итә. Тәнәфес — биш-унбиш минут. Профессор сөйләгәнне студентлар сәгать ярым бертуктаусыз язарга тиеш. Баксаң, мәгълүматны тиз үзләштерергә күнеккән заман яшьләре мондый укыту алымын үз итми икән. Электрон белем бирү студентларга лекцияне видеомәгълүмат белән аралаштырып укуны күз уңында тота. Ягъни, биш минут теориядән соң, студентларга югары технологияләр ярдә-мендә темага туры килгән мәгълүмат тәкъдим ителәчәк. Шул рәвешле лекцияләрне җанлы һәм аңлаешлы итү планлаштырыла. Профессорлар, укытучылар яңа укыту алымына тиз күнегер. Студентлар да яңа шартларга яраклашыр. Ә менә югары, урта белем бирү уку йортлары җиһазлар белән тиешле дәрәҗәдә тәэмин ителерме? Урталыкта торып калуыбыз ихтимал. Ягъни, традицион белем бирү гамәлдән чыгарылып, яңасы тормышка ашырылганда киртә-ләргә юлыгуыбыз мөмкин.

Ничек кенә булса да, бу мәсьәләне уку йортлары үзаллы гына хәл итә алмаячак.

Айдар Зәкиев.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»