19.03.2014 - Мәгариф

Ир-егет укытучылар кирәк!

Татарстанның Баулы районы егете ул. Биш балалы эшче гаиләсендә төпчек малай булып үсә Рәфис. Кечкенәдән үк укытучы булырга хыяллана. Яшүсмер шулай да әти-әнисенең киңәшен тотып, Минзәлә авыл хуҗалыгы техникумына укырга керә, агроном һөнәре ала. Өч ел белгечлеге буенча эшли, әмма күңеле гел мәктәпкә тарта. Егет ныклы карарга килә: ул укытучы, балалар җанының “агроном”ы булачак, алар күңеленә тәрбия орлыклары чәчәчәк! Рәфис Фәхразый улы Бөгелмә педучилищесын тәмамлый, Баулыда башлангыч сыйныф укучыларына белем бирә, читтән торып Алабуга педагогия институтының урыс теле һәм әдәбияты факультетында югары белем ала.

Менә ун ел инде Рәфис Вәлиев — Октябрьский шәһәре 4нче гимназиясенең башлангыч сыйныфлар укытучысы. Ә хез­мәт стажы чирек гасырга якынлаша.

— Бу коллективта эшләвем белән бәхетлемен. Ул кечкенә һәм тату, биредә өй мохите хакимлек итә. Иҗади эшләргә мөмкинлекләр җитәрлек. Гимназия җитәкчелеге һәр башлангычны күтәреп ала, аны тормышка ашыру өчен булышлык күрсәтә, — ди Рәфис Фәхразый улы.

Сер түгел, мәктәпләрдә көч­ле затлар бармак белән генә санарлык, ә яшь буынга ир-ат тәр­биясе бик кирәк. Бу җәһәттән, биредә хәреф танырга, язарга өйрәнгән балалар бик бәхетле.

Уйларымны укыгандай, укытучы үз эшен бик яратуы турын­да сөйләп китә.

— Балалар күңеле киптергеч кебек. Һәр әйткән сүзеңне, бир­гән белемеңне сеңдерә тора. Ә икенче көнне үк хезмәт нәти­җә­ләреңне күрү күңелгә канәгать­лек хисе бирә, басуга чәчкән ор­лыклары шытым биргән агрономныкы кебек, кәеф күтәре­леп китә. Балалар күз алдында үсә, аларга дөньяны танып-белүдә ярдәм итүем белән горурланам, — ди ул.

Педагогиканың төп принцип­ларының берсе — һәрбер бала күңеленә ачкыч табу. Укучылар арасында тулы булмаган гаилә­ләрдә үсүчеләр дә бар. Алар һәрвакыт укыту­чының игътибар үзәгендә. Шулай ук Рәфис Фәх­разый улы 8,10,11нче сыйныф укучыларына хәвефсезлек ни­гезләре дәресләре дә укыта.

Укытучы белән яшь буынны тәрбияләү, белем бирү турында сөйләшәбез.

— Балаларны тәрбияләүнең чишмә башы — гаилә. Анда ана сөте белән үк акны карадан, яхшыны яманнан аерырга өйрә­тергә кирәк. Ә мәктәптә белем бирәләр, дөрес, һәр дәрес тә бе­лем һәм тәрбия бирү максатына ия. Ата-аналар гомер биргән ул-кызлары алдында үзләренең җаваплылыгын онытмасын иде, — ди ул.

Яшьлегендә агрономлыкка укуына һич кенә дә үкенми Рә­фис. Табигатьне, үсемлек һәм хай­ваннарны яратуга тагын бер сәбәп кенә ул. Буш вакытларын авылда үткәрә, ата йортында кош-корт, бакча үстерә, печән чаба.

Һәркем башлангыч сыйныф укытучылары алдында баш ияргә тиеш, чөнки аларның хез­мәте бик авыр. 25 елга якын шу­шы һөнәр белән шөгыль­лән­гән көчле зат Рәфис Вәлиев  икеләтә хөрмәткә лаек. Кулында урыс теле һәм әдәбияты дипло­мы булса да, ул яшьтән сайлаган эшенә тугры калган. Хез­мә­тенә хөрмәте дигәндәй, тырыш һәм намуслы хезмәте өчен Октябрьский шәһәр хакимиятенең  Мактау грамотасына лаек булды. Әле бу укытучыга 47 генә яшь, аның яулар үрләре алда. Ул бүләк, исем, билгеләргә мох­таҗ түгел. Аның өчен зур мәр­тәбә — иртәгә бүгенгедән яхшырак эшләү, белем биргән укучыларының өлгереше, тәр­биялелеге, алга таба урта һәм өлкән сыйныфларда белем алуын уңышлы дәвам итүе.

Рәфис Фәхразый улы яныннан кайтканда күңелдә бер теләк бөтерелде: киләчәктә мәктәп­ләргә аның кебек ир-атлар йөз белән борылсын иде. Ә яшәү өчен лаек хезмәт хакы түләнсә, укытучы өстәле артына күбрәк көчле затлар басуына өмет бар. Монысы инде икенче хыял һәм ул хөкүмәтнең мәгариф турындагы кайгыртуы нәтиҗә­сендә генә чынга әвереләчәк.

Гөлфирә Фәхразова.

Октябрьский шәһәре.

Р. КИНҖӘБАЕВ, гимназия директоры:

— Рәфис Вәлиев — үз һөнәренә гашыйк кеше, һәрдаим осталыгын камилләштерергә омтыла. Эшли башлагач та укучыларга белем алырга уңай шартлар тудырды, заманча кабинет җиһазлады. Ата-аналар һәм балалар белән уртак тел таба белә. Хезмәттәшләренең абруен яулады. Ул җәмәгать эшләрендә дә катнаша, гимназиянең профком рәи­се вазыйфаларын башкара, тормыш хәвефсезлеге дә­ресләре укытучыларының методик берләшмәсе җитәкчесе.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»