13.04.2011 - Мәгариф

Уфага “Шаяниум” килде

“Татар продакшн” командасы.Күптән түгел Уфа шәһәренең 84нче татар гимназиясендә “Шаяниум-2011” фестивале үтте.

— Бүгенге чараның әһәмияте чиксез зур, — дип сызык өстенә алды “Агыйдел” Татарстан-Башкортстан дуслыгы һәм хезмәттәшлеге оешмасы җитәкчесе Мәүзир Гыйниятуллин. — Татар-башкорт яшьләренең сәхнәдә бер-берсен “чеметүе”, төрле темаларга шаяруы игътибарга лаек. КВН яшьләрне берләштерә, дуслаштыра, аралаштыра. Иң мөһиме —  төрле аңлашылмаучанлыкларга чик куя. Димәк, сәхнәдә тормыш кимчелекләреннән көлүче яшьләр артса, яхшыга гына булачак. Уфада зур колач белән үткән чара да шушы максатка хезмәт итә.

“Татгиз” командасы.84нче татар гимназиясе директоры Равил Идрисов һәм башка кунаклар чыгыш ясагач, бәйге старт алды. Фестивальдә биш команда көч сынашты. “Визитка”, “Капитаннар конкурсы” һәм “Өйгә эш” бәйгеләреннән соң җиңүчеләр ачыкланды. Беренче-икенче урыннарны “Татгиз”(Уфа шәһәренең 84нче татар гимназиясе) белән “Шаян татарлар” (Чакмагыш) бүлеште. Өченче урын бертигез очко җыйган “Камеди кызлар” (Уфа шәһәренең 65нче татар гимназиясе) белән “Супайлы дәрвиш-ләре” (136нчы башкорт лицее) командаларына бирелде. Татар КВНы бишегеннән килгән “Татар продакшн” (Яр Чаллы) гран-прига лаек булды.

Татар КВН лигасында Татарстан, Башкортстан республикалары, ил төбәкләре, БДБ илләренең 20 шәһәреннән 34 команда катнаша. 700гә якын кеше сәхнәдә татарча шаяра. Чыгышларны ел саен 15-20 мең кеше карый. Уфада киң колач белән үткән фестиваль дә татар КВНын үстерүгә, аның географиясен киңәйтүгә лаеклы өлеш булды.

Айдар ЗӘКИЕВ.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»