13.04.2011 - Мәгариф

Финалда — иң көчлеләр

Кичә Уфада “Ел укытучысы-2011” республика конкурсы тәмамланды. Аның финалы Космонавтика көненә туры килү символик мәгънәгә иядер, бәлки, чөнки бу көнне иң алдынгы укытучыларыбыз яңа биеклекләргә күтәрелде, горурлык һәм соклану объектына әверелде. Нәкъ бу көнне аларга карата күп мактау сүзләре әйтелде, республикабызның танылган артистлары һәм иҗат коллективлары тик алар өчен Башкорт дәүләт академия драма театры сәхнәсендә чыгыш ясады, тамашачылар конкурсантларны ялкынлы алкышларга күмде, гәзит һәм телевидение журналистлары аларның һәр адымын күзәтеп, һәр сүзен тотып алырга тырышты.

Конкурс өч юнәлештә барды. “Урыс теле һәм әдәбияты ел укытучысы-2011” конкурсында 37 кеше катнашты. Жюри рәисе, филология фәннәре докторы, профессор Евгения Яковлева бәйгедә катнашучыларны ихлас котлап, дипломнар тапшырды, сәхнәдән җиңүченең исемен яңгыратты.  Ул — Уфаның икътисад тирәнтен өйрәнелүче 101нче мәктәбендә урыс теле һәм әдәбияты укытучысы Инна Бодрова.

“Татар теле һәм әдәбияты ел укытучысы-2011”дә 26 укытучы катнашып, финалга бишесе үтте. Болар — Бәләбәйнең 1нче гимназиясеннән Гөлнара Хәбибрахманова, Агыйдел шәһәрендәге 2нче мәктәптән Мөбәрәк Мостафин, Бүздәкнең 1нче мәктәбеннән Гөлнара Сәләхова, Миякә районының Яңа Ишле мәктәбеннән Ирина Яруллина, Дүртөйле районының Семилетка авылыннан Заһидә Камалова. Аларны тәбрикләү өчен сүз Башкортстан дәүләт университетының татар филологиясе кафедрасы мөдире, профессор Алмаз Шәйхуловка бирелде. Җиңүченең исемен конверттагы кәгазьдән укып ишеттергәнче берничә секунд түгел, әйтерсең, озак сәгатьләр үтте. Иң көчле укытучы булып Заһидә Камалова аталды. 

60 укытучы гомум конкурста һөнәри осталыкта ярышты. Шушы зур төркемнән, иң көчле, иң алдынгылар арасыннан абруйлы “Ел укытучысы” сайланды да инде. Ул — Туймазы шәһәреннән тарих укытучысы Евгений Ромадов. Евгений Николаевич лауреатлар арасында беренче генә түгел, ә Гран-при яулаучы да булды.

— Бу сәхнәдә коллегаларым, дусларым янәшәсендә торганда һөнәремне дөрес сайлавымны аңладым, — диде дулкынлануын яшерә алмаган бәхетле җиңүче. Аны  һәм барлык конкурсантларны да Премьер-министр урынбасары Зөһрә Рәхмәтуллина, мәгариф министры Әлфис Гаязов котладылар. Укытучыларның эшләре “+5” билгесенә бәяләнде.

Күп укытучылар төрле номинацияләрдә җиңеп чыгып, аерым тәбрикләнде. РФның фән һәм мәгариф профсоюз  хезмәткәрләренең республика оешмасы рәисе урынбасары Эмма Шаһалиева барлык лауреатларны котлап, мактау грамоталары һәм акчалата  бүләкләр тапшырды.

Әйткәндәй, элекке көнне “Башкортстан татарлары” иҗтимагый берлеге “Татар теле һәм әдәбияты ел укытучысы-2011” конкурсында катнашкан укытучыларны А-Кафеда кунак итүне оештырган иде. Анда  конкурсантлар яшь буынны милли традицияләрдә тәрбияләүдә, ана телебезне саклап калу һәм үстерүдә башкарган зур эшләре өчен берлек советы рәисе Р. Бигнов исеменнән рәхмәт хатлары алды,  ә конкурста аеруча нәтиҗәле чыгыш ясаган биш кеше акчалата премияләр белән бүләкләнде.

Айгөл Юлъякшина.

 


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»