28.12.2013 - Мәгариф

“Русиянең иң яхшы милли мәктәбе”

Илнең бөтен мәгариф учреждениеләре катнашкан бәйге өч этапта үткән. Иң элек “белем учаклары”  рейтинглар буенча сайлап алынган. Икенче этапта мәктәпнең үзенчәлекле якларын ачып салучы эш Интернет челтәре аша оештыручыларга җибәрелгән. Ниһаять, җиңүчеләр йомгаклау турына чакырылган. Ил күләмендәге дәрәҗәле форумга Санкт-Петербургта йомгак ясалган. Уфаның 84нче татар гимназиясе “Русиянең иң яхшы милли мәктәбе” номинациясендә алтын медальгә лаек булган. Шунда ук гимназия директоры Равил Идрисов “Ел директоры-2013” почет билгесе белән бүләкләнгән.

– Дәрәҗәле бәйгедә уңышка ирешүебез – бердәм коллективның тырышлык нәтиҗәсе, – диде гимназия директоры Равил Идрисов. – Гимназиянең рейтингы югары булмаса, конкурста катнаша да алмас идек. Һәр укытучының үз эшенә җаваплы карап, югары нәтиҗәләргә ирешүе бәйгенең финалына чыгарга мөмкинлек бирде. Жюри әгъзаларына тәкъдим ителәсе эшне дә бергәләп әзерләдек. Бу уңыш белән генә чикләнергә җыенмыйбыз. Киләсе елда яңа конкурсларда катнашырга исәп тотабыз. Шул ук вакытта, төп игътибарны балаларга төпле белем бирүгә бүләчәкбез.

Әйткәндәй, белем учагы мондый зур уңышка очраклы гына ирешмәде. Бүген мәктәптә 1080 бала белем ала. Шуларның яртысыннан күбесе татар телен өйрәнә. Соңгы елларда белем бирү дәрәҗәсе тагы да яхшырган.

Конкурс беренче тапкыр оештырылган. “Русиянең иң яхшы милли мәктәбе” номинациясендә Башкортстаннан иң беренче булып 84нче татар гимназиясе җиңеп чыгуы – республиканың мәгариф тармагында тарихи вакыйга. Заман сулышын тоеп яшәүче һәм эшләүче мәктәптән башкалар да үрнәк алырлык.

Айдар Зәкиев.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»