26.12.2013 - Мәгариф

Яңа елда зур сынаулар көтә

Якынлашып килүче Яңа ел һәркемнең күңеленә күтәренкелек өсти. Мәктәп залын бизәп торучы чыршы, сыйныф бүлмәләренә эленгән кәгазь кар бөртекләре, укучыларның шау-гөр килеп стена гәзитләре чыгаруы, репетицияләр ясавы, костюмнар әзерләве — болар барысы да бәйрәм рухын көчәйтә. Кечерәкләр Яңа елдан  могҗиза көтсә, чыгарылыш сыйныф укучылары җитдирәк уйлар белән яна.

Кашкалаша урта мәктәбенең 11нче сыйныф укучылары да алда торган сынауларга, Бердәм дәүләт имтиханнарына әзерләнүгә күптән тотынган.  Сыйныфтагы ун укучының барысы да үзләре өчен нинди һөнәр, кайсы уку йортын сайлаячакларын хәл иткән. Мәсәлән, иң күп китап укучы, урыс теле һәм әдәбияты дәресләрен аеруча яратучы Илсөяр Зәйнетдинова педагогия университетына әзерләнә. Азат Ишбулатов белән Илнур Исламовның максаты — авиация техник университетында белем алу. Радмир Гомәров киләчәктә эчке эшләр органнары хезмәткәре булырга хыяллана. Максим Васильев исә табиб һөнәрен сайлаган. “Иң элек медицина училищесына кереп карарга уйлыйм. Фельдшерлыкка укып, туган авылыма кайту теләге дә бар”, —ди егет.

—Бу сыйныфка максатчан, тырыш кызлар һәм егетләр җыелган. Аларның киләчәк турында җитди уйлануы, белем алырга  омтылуы мактауга лаек. Һөнәр сайлаганда укып чыгып, эш табу мәсьәләсе турында да уйлыйлар,—ди унберенчеләрнең сыйныф җитәкчесе Рәшит Вахитов. 

Яңа елда зур сынаулар алдында торган чыгарылыш укучыларына уңышлар, хыялларының чыңга ашуын телик!

Юлия Төхбәтуллина.

Благовар районы.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»