12.04.2011 - Мәгариф

Сез — сабырлык, гыйлем үрнәге!

Көчле рух, сүрелмәс дәрт, ныклы тырышлык, тирән белем таләп итә торган һөнәр ул укытучы хезмәте. Сабый бала тормыш ваклыклары арасында югалмасын өчен юл өйрәтеп, хәреф танытучы иң беренче кеше ул. Нәниләрнең күңеле уңдырышлы җир кебек, ә укытучы аңа белем орлыклары сала. Бу орлыклардан исә игелек, мәрхәмәт, шәфкать, тәүфыйк кебек сыйфатлар шытып чыга, үсә, ныгый. Әйтерсең лә укытучы, үзенең җанын телем-телем кисәкләргә бүлеп, балаларга өләшә. Укытучыларның авыр, катлаулы хезмәтен исәпкә алып, эшен җиңеләйтергә тырышып,  илебездә, республикабызда  төрле чаралар  уздырыла. Шуларның берсе – “Татар теле һәм әдәбияты ел укытучысы” бәйгесе.  7 апрельдә Уфа шәһәренең 65нче татар гимназиясендә конкурсның чираттагы этабы үтте.

— Туган тел дәресен укытучы укытучыга таләпләр зур, — диде Мәгариф министрлыгының милли мәгариф һәм төбәкара хезмәттәшлек бүлеге баш белгече, жюри әгъзасы Флүсә Назаргулова. — Ул эрудицияле, нәзакәтле генә түгел, укыткан фәненең остасы, үз эшендә галим булырга тиеш. Конкурс дүртенче ел гына үткәрелүгә карамастан, конкурсантларның елдан-ел әзерлеклерәк килә баруы, укыту программасына җитди каравы сөендерә. Димәк, шундый бәйгеләр оештыру юкка гына түгел, аның нәтиҗәләре булачак. Мәгарифне үстерү институтының туган телләр кафедрасы мөдире Зәкия Габитова, татар теле буенча методист Гөлнур Гәрәева тарафыннан барлык катнашучылар өчен әзерлек семинарлары үткәрелде. Үткән елгы җиңүчеләрнең осталык дәресләре  конкурсантларга зур ярдәм булды.

Бәйгенең беренче турына йомгак ясаганда жюри әгъзалары икенче турда катнашучыларны билгели. Флүсә Сөләйман кызы әйтүенчә, быел икенче этапка 12-13 конкурсант чыгарга тиеш.

Компетентлы жюри алдында җиде укытучы татар теле һәм әдәбияты буенча  ачык дәрес үткәрде. Алар үзләрен барлык яктан да белемле, тырыш, таләпчән педагог итеп күрсәтте.

Үткәрелгән дәрескә нәтиҗә ясау буенча Чакмагыш районы Тайняш мәктәбе укытучысы Любовь Сәләйманова матур чыгыш ясады. Ул инде конкурска икенче тапкыр килгән. Халык авыз иҗатын кулланып, яңа педагогик технологияләргә таянып, югары әхлаклы иҗади шәхес тәрбияләү буенча методик эш алып бара ул.  Укытуның традицион формалары белән беррәттән, инновацион технологияләрне файдалануга  игътибар итү бүгенге мәгариф эшен күпкә алга җибәрә.

Финалга ерак калмады. Шушы берничә көндә конкурсантлар үзләрен танытып, барлык осталыкларын күрсәтеп өлгерергә тиеш. Уңышлар сезгә, изге һөнәр ияләре!

Лилия Ганиева.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»