19.12.2013 - Мәгариф

Бала күңелен алар ныграк аңлый

Республикада укытучыларны берләштерүче,  яңадан-яңа исемнәр ачучы “Башкортстанның ел укытучысы” конкурсы һәм аның “Башкорт теле һәм әдәбияты”, “Урыс теле һәм әдәбияты”, “Татар теле һәм әдәбияты” бәйгеләре белән тулыландырып үткәрелүе күптән инде матур традициягә әйләнде. Мәгариф министрлыгы тарафыннан оештырылган “Коррекцион педагог — 2013” һөнәри осталык конкурсы да әлеге дәрәҗәле бәйгенең дәвамы булып тора.

Быел беренче тапкыр оештырылган бу бәйгедә “Ел укытучысы-2013” һәм “Ел тәрбиячесе-2013” җиңүчеләре билгеләнде.

Бу үзенчәлекле бәйгедә катнашучы укытучылар һәм тәрбиячеләр гади педагоглар түгел, алар үзләре тәрбия һәм белем биргән авыру балаларның күңеленә юл таба белүче һөнәр осталары. Шуңа да әлеге конкурста аларның  төп бурычы — үзенчәлекле педагогик табышларын, балаларга белем һәм тәрбия бирүнең традицион булмаган алымнарын, коммуникатив һәм педагогик импровизацияләргә сәләтен күрсәтү иде.

“Коррекцион педагог-2013” конкурсы ике этапта үтте. Зона этабында катнашучы 11 тәрбияче һәм 13 укытучы үзләренең портфолиоларын тәкъдим итте, эш алымнары белән таныштырды. Республика конкурсының “Ел укытучысы” һәм “Ел тәрбиячесе” номинацияләренә җидешәр педагог сайлап алынды. Алар башкалада ике көн дәвам иткән бәйгедә үзләренең визит карточкасын, “Һөнәри уңыш формуласы ” дигән слайд-фильмнар күрсәтте, четерекле педагогик ситуацияләрне чиште, һәм, шулай ук, иҗади конкурста көч сынашты, — ди мәгариф министр-лыгының махсус белем бирү бүлегенең баш белгеч-эксперты Любовь Еремеева.

Чыннан да, әлеге конкурска үз һөнәренә тугры, сабыр холыклы, авыру балалар психологиясен аңлый белгән укытучылар һәм тәрбиячеләр җыелган иде. Конкурс нәтиҗәләре буенча Бөре V төрдәге махсус коррекцион мәктәп-интернатыннан Татьяна Гуртякова “Ел тәрбиячесе-2013”, Белорет VIII төрдәге махсус коррекцион мәктәп-интернат педагогы Светлана Казанцева “Ел укытучысы-2013” исеменә лаек булды.

Шулай ук, “Коррекцион педагог-2013” һөнәри осталык конкурсында төрле номинацияләрдә җиңүчеләр дипломнар, призлар белән бүләкләнде. Җиңүчеләр белән бергә барлык катнашучыларның да сәхнәгә күтәрелүе чарага аеруча җылылык өстәде.

Стәрлебаштан килгән Светлана Мансурова VIII төрдәге коррекцион мәктәп-интернатында 15 ел башлангыч сыйныфлар укытучысы булып эшли. Көньяк районнар зонасында беренчелекне яулаган педагог, үзе кебек укытучылар өчен дә конкурс үткәрелә башлавын хуплый.

— Безнең мәктәп-интернатында җиңелчә дәрәҗәдә акылга зәгыйфь балалар тәрбияләнә. Кызганычка каршы, алар арасында имин булмаган гаиләдә үскәннәре дә бар. Алар гадәти балалар түгел, шуңа да һәркайсына аерым мөнәсәбәт кирәк. Педагог алар өчен, иң беренче чиратта, якын дус булырга тиеш, — ди  Светлана Фидаил кызы.

Илеш районыннан килгән Фларида Әсләмова да үз эшенең үтә дә җаваплы һәм катлаулы булуын билгеләп үтте. “Үзем тәрбияләгән сигез балага тәрбияче генә түгел, әни кебек якын да булырга тырышам. Безнең эштә балаларны яраткан кешеләр генә эшли ала”, — ди Фларида Фларис кызы.

Конкурс тәмам. Республиканың махсус коррекцион белем бирү учреждениеләрендә эшләүче талантлы педагоглар ачыкланды, алар бу вакыт эчендә тәҗрибә уртаклашып та, үзләрен күрсәтеп тә, якын дуслар табып та өлгерде. Бәйрәм кәефе белән алар янә үз сабыйлары урынына күргән тәрбияләнүчеләре янына юлланды.

Зөлфия Фәтхетдинова. 

Фото: Җиңүче педагоглар — Татьяна Гуртякова белән Светлана Казанцева.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»