05.12.2013 - Мәгариф

Җәмгыять үсеше мәгарифкә бәйле

Мәгариф системасы — әледән-әле үзгәрешләр кичерүче өлкә. Балаларга сыйфатлы белем һәм тәрбия бирү өчен мөһим программалар кабул ителә, аларны гамәлгә ашыру өчен бюджеттан акча бүленә. Әлбәттә, болар барысы да яшь буынга заманча инновацион ысуллар белән белем бирүгә юнәлтелгән. Шул ук вакытта, мәгариф өлкәсендә оптимальләштерүнең дәвам итүе, Бердәм дәүләт имтиханнары тудырган җитешсезлекләр, яңа федераль дәүләт стандартлары кертелү уңаеннан туган сораулар күпләрне борчый. Шулай да, халык әйткәнчә, тик торганның гына гаебе булмый. Мәгариф министрлыгының ел йомгаклары тармак үсешендәге әһәмиятле вакыйгаларны күзалларга мөмкинлек бирә.

Сабыйларга 30 мең урын булдырылачак

Республикада мәктәпкәчә белем бирү өлкәсендә 1644 учреждение эшләп килә. Аларда бер яшьтән алып алты яшькә кадәр булган 194 мең бала тәрбияләнә.

Агымдагы елда балалар бакчасына чират торучылар саны 58 меңгә җиткән. Русия Президентының  былтырга май указын  тормышка ашыру максатында 2016 елга кадәр мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендә чиратны бетерү өчен чаралар комплексы булдырылган иде. Шул максаттан  2013-2015 елларда  өстәмә рәвештә 30 мең урын булдыру күз алдында тотыла: быел — 13925, киләсе елда — 11080, 2015 елда — 5780 урын. Бу өстәмә урыннар яңа бакчалар төзү һәм мәктәпкәчә белем бирүнең альтернатив формаларын кертү нәтиҗәсендә булдырылачак. Әлеге көндә бездә мәктәпкәчә белем бирүдә дәүләт карамагында булмаган 13 учреждение, сабыйларны карау һәм тәрбияләү хезмәте күрсәтүче 87 шәхси эшкуар исәпләнә.

Аз тәэмин ителгән һәм күпбалалы гаиләләрдә тәрбияләнүче, әмма балалар бакчасына йөрмәүче 1,5-5 яшьлек сабыйларга ай саен 500 сумнан алып 3 меңгә чаклы пособие түләнә. Уфа, Стәрлетамак, Сибай, Әлшәй, Белорет, Благовещен, Бүздәк, Дәүләкән, Мәләвез, Яңавыл районнарында бу яңалык кертелгән. Мондый пособиене алучы гаиләләр саны 2,8 меңгә җиткән.

Өч укучыбыз — Русия җыелма командасында

Быелгы уку елында республиканың 1487 гомуми белем бирү мәктәбендә һәм мәктәп-интернатында 421,6 мең укучы укый. Алар арасында 144 инновацион белем бирү учреждениесе (83 гимназия, 58 лицей, 3 кадет мәктәбе) бар. Әлеге заманча уку йортларында 96 мең бала белем һәм тәрбия ала.

Республиканың сәләтле балалары исемлегендә 1024 кыз һәм егет лаеклы урын алган. Аларның 100е ай саен республика Президенты стипендиясен ала. Быел халыкара олимпиадаларда катнашу өчен Русия җыелма командасына кандидатлар исемлегенә Башкортстанның өч укучысы кертелгән.

Яңа федераль дәүләт стандартлары буенча укытуга укучыларның өчтән бере җәлеп ителгән.

Быел 24,5 мең укучы Бердәм дәүләт имтиханнары тапшырды. БДИ нәтиҗәләре буенча 188 укучы сынауны үтә алмады һәм аттестатсыз калды.

Республиканың дәүләт имтихан комиссиясе инглиз теле һәм география буенча укучыларның имтихан эшләрен беренче тапкыр яңадан тикшерде. Нәтиҗәдә, инглиз теленнән 100 балл җыйган эшләрнең саны тугыздан бергә калды. Шулай ук,  безнең укучыларның информатика буенча 100 баллы эшләре федераль тикшерүгә эләкте, аларның унбереннән берсе генә кире кагылды.

2011-2013 елларда мәгариф системасын модернизацияләү буенча чаралар комплексын гамәлгә ашыру өчен 4 миллиард 694,4 миллион сум юнәлтелгән.

Быел бу акчалар 581 гомуми белем бирү учреждениесенә укыту кабинетларын заманча җиһазландыру, компьютерлар, спорт инвентаре, мәктәп ашханәләренә һәм медицина кабинетларына җиһазлар, мәктәп автобуслары алу, капиталь ремонт үткәрү өчен бүленгән.

Студентлар саны буенча  икенче урында

Республикада үзаллы ун дәүләт югары уку йорты, унбиш филиал, дәүләт карамагында булмаган үзаллы ике югары уку йорты һәм алты филиал югары һөнәри белемле белгечләр әзерләү белән шөгыльләнә. Аларда 146 мең студент укый.

Дәүләт карамагындагы 75 колледж һәм техникумда 68 мең укучы урта һөнәри белем ала. Алардагы студентлар саны буенча Башкортстан  Идел буе федераль округында 2нче урынны били.

Башлангыч һөнәри белем бирүче 84 учреждениедә эшче кадрлар әзерләнә, аларда 25,9 мең кеше укый.

Һөнәри белем бирү системасын модернизацияләү программасы кысаларында 2011 елдан башлангыч һәм урта һөнәри белем бирү учреждениеләре арасында инновацион белем бирү программаларын тормышка ашыру буенча республика конкурсы оештырыла. Бу максатка бюджеттан 380 миллион сум бүленгән, 22 учреждение җиңүгә ирешкән.

Югары күрсәткечләргә ирешкән башлангыч һөнәри белем бирү учреждениеләре укучылары өчен былтыр ай саен тапшырылучы һәм 750 сум тәшкил итүче 30 хөкүмәт стипендиясе булдырылган иде. 

Ятимнәр тораклы булачак

Республикадагы 37 махсус коррекцион белем бирү учреждениесендә тәрбияләнүче биш мең баланың 2866сы инвалид. Ике меңгә якын инвалид бала өйләрендә торып белем ала, шуларның 500дән артыгы мәгълүмати-коммуникацион технологияләр кулланып укый. “Мәгариф” гомумдәүләт проекты кысаларында инвалид балаларны өйдә укыту буенча Республика дистанцион белем бирү үзәге булдырылган иде. Аның филиаллары Стәрлетамак, Нефтекама, Туймазы, Белорет, Сибай, Дуван районнарында эшли. Бүген үзәктә һәм филиалларда 554 инвалид бала белем ала. 

Быел әлеге үзәкнең алты филиалын кирәкле җиһазлар белән тәэмин итү өчен 40 миллион сум акча бүленгән.

Ятим һәм караучысыз калган балалар саны ел башында республикада 18335 исәпләнде. Аларның 9121е — опекага, 2984е — уллыкка, 3251е  тәрбиягә алынган, 785е — патронат гаиләдә, 1049ы — балалар йортында, калганнары сәламәтлек саклау һәм социаль учреждениеләргә урнаштырылган. Әлеге вакытта республикада 24 балалар йорты эшли.

Былтыр ятимнәрнең 88,64 проценты гаиләләргә тәрбиягә алынган. Республикада “Балаларны уллыкка (кызлыкка) алган гражданнарга бер тапкыр бирелә торган акчалата пособие турында” Закон кабул ителүе дә гаилә җылысыннан мәхрүм сабыйлар файдасына эшли. Әлеге пособиене юллап 450 кеше мөрәҗәгать иткән, шуларның 235е аны алуга ирешкән.

Агымдагы елда 1463 ятим бала торакка мохтаҗлар исемлегенә кертелгән. Үткән елда аларның 603е тораклы булган. Быел 650 ятимне тораклы итү өчен республика бюджетыннан — 400 миллион, федераль бюджеттан 93 миллион сумнан артык акча бү-ленгән.

300 мең бала шөгыль тапты

Агымдагы ел өстәмә белем бирү системасы өчен юбилей елы буларак билгеләнде. Шул уңайдан шәһәрләрдә һәм районнарда фестивальләр, смотр-конкурслар, бәйрәм чаралары оештырылды. Быел өстәмә белем бирү учреждениеләре директорлары арасында икенче тапкыр “Ел җитәкчесе” республика конкурсы үтте.

Бүген Башкортстанда 233 өстәмә белем бирү учреждениесендә 300 меңгә якын бала шөгыльләнә. Ел саен безнең укучылар Бөтенрусия күләмендә уздырылучы чараларда югары күрсәткечләргә ирешә.

Укучылар сәламәтлеге

Быел республика балалары 2873 учреждениедә ял итте һәм сәламәтлеген ныгытты. Ял һәм сәламәтләндерүгә җәлеп ителгән мәктәп укучыларының саны агымдагы елның беренче сентябренә 383,8 мең тәшкил итте. Авыр тормыш хәлендә калган үсмерләргә аерым игътибар бүленә. Быел, мәсәлән, 83,8 мең шундый кыз һәм малай сәламәтлеген ныгытты, 18,9 мең үсмер өчен район һәм шәһәрләрдә вакытлыча эш урыннары булдырылды.

 Хезмәт хакы лаеклы булсын

Республикада 42353 педагог, шул исәптән, 38286 укытучы балаларга белем һәм тәрбия бирә. Аларның 24,3 проценты 35 яшькә кадәрлеләр. Яшь педагоглар өчен өч ел рәттән окладка 20 процент өстәмә коэффициент каралган. Президентның 2011 елгы “Яшь укытучыларга грантлар турында” Указына ярашлы, узган елда 25 яшь педагог 40 мең сум күләмендә республика гранты алды.

Быел педагогларның хезмәт хакын уртача эш хакы дәрәҗәсенә җиткерү өчен район һәм шәһәр бюджетларына республика казнасыннан 2 миллиард сум бүленгән. Агымдагы елның тугыз ай нәтиҗәләре буенча, гомуми белем бирү учреждениеләре педагогларының аерым категорияләре буенча уртача хезмәт хакы 22 мең 697,8 сум (шул ук вакытта, республикада уртача хезмәт хакы — 21 мең 753,2 сум) тәшкил итә. Узган елдагы белән чагыштырганда, уртача хезмәт хакы 25,1 процентка арткан.

Балалар бакчалары тәрбиячеләре дә игътибардан читтә калмый, аларның уртача эш хакы 18029,3 сумга җитте. Бу сан былтыргыдан 36,9 процентка артты.

Зөлфия Фәтхетдинова.

Фото: Татар теле һәм әдәбияты буенча төбәкара олимпиада җиңүчеләре һәм призерлары укытучылары белән.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»