08.04.2011 - Мәгариф

Укытучы булып калыйк!

Укытучы…

Шушы исемнән дә бөегрәк, мәгънәлерәк исем бармы икән?! Бу дөньяда нинди генә һөнәр иясе булса да: эшчеме ул, колхозчымы, инженермы, галимме, табибмы, артистмы — барысы да, әйе, барыбыз да укытучы тәрбиясе алганбыз. Замана үзгәреп тора, кешеләр дә үзгәрә. Яңалыклар туа, укытучы язмышы да заман язмышы белән үрелеп бара. Уңай һәм кире яклар адым саен үзен сиздереп тора, әмма укытучының мәгънәсе, асылы үзгәрми. Ул гомер буе кешеләргә белем бирүче, тәрбияче, поэтик тел белән әйткәндә, күңелләргә гомерлек канат куючы.

Укытучы язмышы турында күп уйланганым бар. һәм бүгенге көндә бик кирәкле дип тапкан фикерләремне әйтәсем килә. Элекке укытучы, япь-яшь килеш мәктәп директоры булып эшләгән, инде 80 яшьне түгәрәкләгән мин, язучының, фикерләренә, бәлки, югары вазыйфа биләүчеләр дә колак салыр, дип ышанам.

Күреп торасыз, тормыш шактый катлаулыга әйләнде. Техник прогресс бик алга китсә дә, күпләр бик белемле булса да, күңелне борчыган, хәтта әрнеткән нәрсәләр бар бит. Телевизорны ачсаң, көн саен үтереш, атыш, урлашу, алдашу, кешеләрнең бер-берсен җәберләвен күрсәтәләр. Бу, әлбәттә, бүгенге җитәкчеләрне дә борчый. Алар, төрлечә тырышып, яңа законнар чыгарып, яңа тәртипләр кертеп карый. Ләкин нәтиҗәсе бик үк сизелми, эчкечелек, наркомания, урлашу, алдашу арта гына бара. Соңгы вакытта милиция эшен яхшырту, аларның хезмәт хакын арттыру турында күп сөйлиләр, кыскасы, намуссыз адәмнәр күңелендә җыелган әшәкелекләрне йодрык көче белән куып чыгарырга чамалыйлар. Ләкин моның да файдасы бик күренми. Бәллүр савытны бер төшереп ваткач, ачыграк әйтсәк, адәм баласы бер бозылгач, йодрык белән генә төзәтеп буламы икән? Барлык бәлаләрнең тамырына, сабый чагына күз салырга кирәк бит. Ә аның тамыры — тәрбиядә. Соңга калып түгел, балаларны бишектән үк тәрбияләүдә, күңелләренә яхшылык орлыклары салуда, ә ул орлыкларны бары тик  ата-ана һәм укытучы, тәрбияче генә сала ала.

Менә шушы, “тамырга” күз салу, игътибар итү бүген ничегрәк тора соң? Соңгы 30-40 елда бу өлкәгә, укытучыларга, тәрбиячеләргә җитәрлек игътибар бүленмәде, аларның эш хакы түбән булды. Укытучының социаль хәлен яхшырту, аның яшәү урыны, тормышы турында хәстәрлек икенче планга күчте. Иң яхшы укытучылар, бигрәк тә ир затлары, “Ни өчен мин бушка эшләп йөрим әле”, — дип, акчалырак, дөнья көтәрлек эшкә күчте. Мәктәпләрдә юньлерәк эш таба алмаган кешеләр, башлыча, өй мәшәкатьләренә чумган хатын-кыз калды. Дөрес, бүген укытучының социаль хәлен яхшырту, эш хакын арттыру турында сүз күп, ләкин шуннан узганы юк.

Соңгы елларда яңа мәктәпләр төзү буенча байтак эш башкарылды, җиһазлар яңартылды. Болары матди як, эштә уңайлык тудыручы шартлар, әлбәттә. Ләкин иң башта укытучы турында уйларга кирәк бит. Мәктәп реформалары турында күп сүз бара. Аның файдасы, бәлки, бардыр да. Ләкин төп тамыр бик игътибарга алынмый бит.

Һәр кеше укытучы була аламы? Бик тырышканда, бәлки, һәр кеше бу исемгә ирешәдер дә, ләкин күпләр чын мәгънәсендә укытучы була алмый, аны гадәти эш дип кенә гомер үткәрә. Бәләкәйдән үк укытучы булу турында хыялланган, тормышны яратучы балаларны педагогик яктан сәләтле затлар итеп тәрбияләргә кирәк. Шушы фикеремә бәйләп, үземнең кайбер хатирәләремне дә сөйләп үтәсем килә. Бүгенге яшьләр өчен һич тә артык булмас ул.

Билгеле, безнең заман, балачак, үсмер вакытлар бик авыр елларга туры килде. Без — Бөек Ватан сугышы чоры балалары. Ярым ач, ялангач үстек, әтиләр сугышта вакытта әниләр белән бергә сабан сөрдек, ашлык суктык, көтү көттек. Ничек кенә авыр булса да, укуга булган теләкне югалтмадык. Әле сугышка кадәр, 1937 елда беренче сыйныфка баргач, Мәләвез районыннан килгән 18 яшьлек укытучыбыз Зәки абыйның сөйләгәннәрен, аның атлап йөрүләрен күреп: “Үскәч, мин дә укытучы булам”, — дигән уй туды. Хәрби киемдәге кешеләр килеп, үзебезнең Хәлекәй башлангыч мәктәбе мөдире Тукаев абыйның бүлмәсендәге китапларын яндырганы һәм үзен “халык дошманы” дип алып киткәннәре дә бүгенгедәй күз алдында. Ул бик яхшы укытучы иде. Бөтен авыл моңа аптырап калды. Күп кенә алдынгы кешеләрнең репрессиягә эләгеп, нахакка һәлак ителүләрен шул вакытта кем белгән?

Сугыш чыккач, укуны туктатып, өч ел колхозда эшләгәч, яңадан Әмир җидееллык мәктәбенә укырга бардым. Классларда бишмәт киеп утыра идек. Язу карасы савытында туңа, аны өреп җылытып язабыз. Иске китаплардан эшләнгән дәфтәрләргә инде. Һәдия апа Бәширова ана теленнән укыта иде. Ул бездә әдәбиятка мәхәббәт тәрбияләде. Үзебез дә шигырьләр яза башладык. Күп еллар үткәч, үзем журналист булып эшләп, иң беренче шигырьләр китабым басылгач, аны Стәрлебашка, укытучыма җибәрдем.

Укытучы булу теләге зур иде. Шуңа Стәрлебаш урта мәктәбен көмеш медальгә тәмамлагач, Казан университетына керергә иде исәбем. Ләкин дөнья авырлыгы туктатып калды. Стәрлетамак укытучылар институтын тәмамларга туры килде. Авылыма кайтып, укытучы булырга әзер идем. Ләкин “Син — факультетның комсомол секретаре, Башкортстанның иң ерак Матрай районына (хәзерге Зилаер районы) укытырга барасың”, — дип кырт кистеләр. Билгеле, комсомолец карыша алмый. Ул елларда Көньяк Урал районнары бик ташландык хәлдә иде, юллар юк. Тәүдә автобус белән Ырынбурга, аннан поезд белән Сара станциясенә барып төштем. Матрайдан шунда ягулык алырга машиналар килә, дип аңлаттылар. Кыскасы, шунда бер шофер машинасына утыртып, район үзәге Юлдыбайга алып кайтты.

Мине Сабыр җидееллык мәктәбенә тәгаенләделәр. Алтмыш яшьлек Рәхмәтуллин абый мәктәп директоры иде. Ярты ел укыткач, ул пенсиягә китте. Мине директор итеп куйдылар. Дүрт елдан соң үз районыма кайтып, Яшерган мәктәбенә урнаштым. Балачактан әдәбиятка булган сәләт мине журналистикага әйдәде. Әмма бергә эшләгән укытучылар әле дә күз алдымда. Мин аларның авыр һәм бик кирәкле хезмәтен, өлкән хезмәттәшләремнең матур киңәшләрен әле дә зур ихтирам белән хәтерлим.

Ул вакытлардан соң күп еллар үтте. “Хәзер заман башка, сезнең заманда укытучыга хөрмәт булган ул”, — дип әйтүчеләр дә бар, әлбәттә. Әйтүләре дөрес, сугыштан соңгы авыр елларда да укытучыга хөрмәт зур булды. Аңа фатир бирделәр, утынын китерделәр. Хәзер укытучылар үз тормышларын, үз хәлләрен үзләре кайгырта һәм адым саен кыенлыкларга очрый. Яшь белгеч укытучы хезмәтен бик ихтирам итеп эшкә килгән булса да, мәктәптән китә, хезмәт хакы зуррак булган башка һөнәр сайлый.

Бүген республика мәктәпләренә йөреп, сәләтле үсмерләрне җыеп, педагогия вузларына китерү хәстәрен күрү, хәтта алардан имтихан да алып тормыйча укытып, балалар яратачак чын укытучылар әзерләү хәстәрен күрү начар булыр идемени? Ишетүемчә, кайбер чит илләрдә шулай эшлиләр икән. Ә бүген ничегрәк килеп чыга соң? Акчасы мул булган ата-ана баласын көчләп вузга кертә. Бала ата-анасы кушкан өчен генә укып йөри. Аларның күбесе 18 яшькә кадәр эш дигән нәрсә күрмәгән, һәммә эшне ата-анасы башкарган. Ә уку — үзе зур эш, мондыйларның аңа да җилкәсе юка. Төрле юллар белән диплом, “укытучы” дигән һөнәр-исем алалар. Болардан тәрбия эшендә югары нәтиҗәләр көтеп буламы? Ә акчасы булмаган ата-ананың сәләтле баласы, чын укытучы булырдайлары, читтә кала.

Хезмәтнең зур тәрбияче булуын һәркем белә. Дөрес, авыл балалары кече яшьтән эшкә өйрәнә, мал карый, бәрәңге күмә, утый, бакча үстерә. Ә шәһәр балалары ни эшли соң, күбесе хезмәт белән бөтенләй шөгыльләнми, урамда трай тибә. Ә һәркайсының яшьлек энергиясе ташып бара, аны кая куярга белми газаплана яшь кеше. Шуңа һәртөрле җинаятьләрнең тууына, эчкечелекнең, наркоманиянең артуына һич тә аптырасы түгел. Шәһәр балаларын кече яшьтән эшкә өйрәтү турында уйларга кирәк. Ә эзләсәң, эш урыннары азмыни? Мастерскойлар, бакчалар, һәртөрле хуҗалык эшләре, төзелеш отрядлары һәм башкалар, һәм башкалар. Уйлап карасаң, аз түгел алар.

Дөрес, балаларның җәйге ялы турында уйлаучылар бар, аны оештыралар да. Ләкин ял эш түгел, аның кыенлыгы юк. Хезмәт кирәк, хезмәт! Үсмер чактан ук баланың хезмәте дөрес оештырылса, дөрес тәрбияләнсә, милициянең кирәге дә булмаячак. Ә милиция белән, йодрык белән генә кеше тәрбияләп булмый.

Укытучы турында бер шигыремне китереп үтим әле.

Һәр көн иртән тәрәз каршысыннан

Ашыга-ашыга атлап үтәсең.

Син беләсең, анда,

Классыңда

Ничәмә күз сагынып көтәсен.

 

Әйтерсең лә тырыш карлыгач син,

Җим илтәсең балаларыңа.

Һәр баланың өйдә анасы бар,

Ә син — уртак ана барсына.

 

Барсы йоклый.

Ә син утырасың

Тик дәфтәрләр белән серләшеп,

Алдыңдагы китапларың белән

Чын киңәшчеңдәй сөйләшеп.

 

Лампа яна.

Төнге ике җитә.

Син сизмисең аны,

Сизмисең;

Өйрәнәсең һаман,

Китаплардан

Энҗе бөртекләре эзлисең.

 

Күңелең синең, гүя, гүзәл бакча.

Анда үсә белем гөлләре.

Гөлгә бизәк,

Көчле канат биреп,

Юлга чыгармыйсың кемнәрне!

 

Укытучы!

Шушы исемнән дә

Югарырак нинди исем бар?!

Күңелем тулы сиңа рәхмәтем бар,

Җырда әйтеп бетмәс хисем бар.

Бу мәкаләмдә күптән күңелемне борчыган фикерләр белән уртаклаштым. Бәлки, башка төрле уйлаучылар да бардыр. Аларның фикерен дә ишетү артык булмас, дип саныйм. Әмма шунысы хак: укытучы язмышы турында уйланырга кирәк. Аларның хезмәтен, эш хакын, социаль хәлен кайгырту зарури. Болар инде ил башындагы җитәкчеләр карамагында. Ә без, язучылар, гомер буе барыбер укытучы булып калабыз. “Агыйдел” журналында чыккан зур мәкаләсендә минем иҗатымны “педагогик поэзия” дип атаганы өчен Бөре социаль педагогия академиясенең профессоры Әнгам Хәбировка рәхмәтлемен. Нәкъ менә безнең язганнар — шигырьләр, поэмалар, повестьлар кешеләрне тәрбияләүче булсыннар. Гомер буе укытучы булып калыйк!

Равил Шаммас,

шагыйрь, Башкортстанның

атказанган мәдәният хезмәткәре.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»