21.11.2013 - Мәгариф

Педагогия университеты - нәтиҗәле эшләүче уку Йорты

Югары белем бирү оешмаларында нәтиҗәлелек мониторингын үткәрү буенча ведомствоара комиссиясенең эшче төркеме утырышында М. Акмулла исемендәге Башкортстан дәүләт педагогия университетын “нәтиҗәсез” категориясеннән “нәтиҗәле эшләүче” уку йорты төркеменә күчерү турында карар кабул ителде. Фикер алышуда Дәүләт думасы депутаты Александр Дегтярев катнашты.

Эшче төркем составына, шулай ук, Русия Президентының Тулы вәкаләтле вәкиленең, Русия субъектларының башкарма власть органнарыннан, әйдәүче вузлар ассоциациясе, төбәк ректорлар берлекләре, дәүләтнеке булмаган югары уку йортлары ассоциациясе, Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт вәкилләре, шулай ук мәгариф өлкәсендә әйдәүче белгечләр керде.

—Утырыш нәтиҗәләре буенча М. Акмулла исемендәге Башкортстан дәүләт педагогия университетын нәтиҗәле эшләүче югары уку йортлары төркеменә кертү турында карар кабул ителде. Әлеге карарны кабул иткәндә без университетның эшчәнлек күрсәткечләренә таяндык, — диде Александр Дегтярев.— Шулай итеп, республиканың барлык дәүләт вузлары да 2013 ел мониторингын уңышлы үтте. Бу мәсьәлә буенча карар ведомствоара комиссия утырышында кабул ителәчәк. Әлеге вакытта ВЭГУ язмышы хәл ителмәгән. Нәтиҗәсез эшләүчеләр исемлегенә кертелгән башка белем бирү учреждениеләрен үзгәртеп кору турында карар кабул ителәчәк.

Людмила Терновая.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»