12.11.2013 - Мәгариф

БДИмы? Туган телме?

Күптән түгел Халыкара укытучылар көнен билгеләдек. Бу көнне һәркем мәктәп елларын, яраткан укытучыларын искә алгандыр. Туган тел һәм әдәбият дәресләре укытучысы турында күңелдә аеруча җылы  тәэссоратлар сак­лана. Чөнки нәкъ ул туган телне, милләтне сөяргә өй­рә­тә, бишек җырлары, халык авыз иҗаты белән таныштыра, укучыны шәхес буларак тәрбияли. 

Августта Кыйгы районының Югары Кыйгы мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты укытучысы Җәмилә Хөрмә­туллина белән танышкан идем. Ул,  хаклы ялда булуына карамастан, балаларга белем бирүен дәвам итә. “Минем укучылар һәм ата-аналар белән очрашасым бар, быел да мәктәптә туган тел дәресләре укытылсын иде”, диде ул.

Бердәм дәүләт имтиханы турында шау-шу тынганы юк. Кемдер аның нәтиҗәләре, асылы  белән килешмәсә, БДИ укучының сәламәтлегенә начар тәэсир итә дип билге-ләүчеләр дә бар.  Ләкин аңа бәйле мәсьәләләр моның белән генә чикләнми әле. Укучылар математика һәм урыс теле буенча мотлак рәвештә БДИ тапшырса, калган  предметларны үзе сайлап алырга хокуклы. Укучылар аеруча физика, химия, җәмгыятьне танып-белү, биология фәннәрен сайлый. Кыскасы, күбрәк төгәл фәннәргә өстенлек бирелә. Ә туган тел, музыка, физкультура, табигать белеме, сызым, астрономия кебек предметлар читтә кала. Югыйсә, бу предметлар да бик мөһим бит. Икътисадчы, юрист, менеджер, нефтьче кебек һөнәр ияләре болай да күп. Табибларга, авыл хуҗалыгы бел-гечләренә, эшче һөнәр иялә-ренә, иҗат кешеләренә, музыка белгечләренә кытлык кичергән чорда, бәлки, әлеге предметларга да игътибар итү кирәктер.

БДИ урыс теленнән тапшырыла. Шуңа да ата-аналар шушы дәрес күбрәк укытылуын таләп итә. Баланың   татар, башкорт яки башка туган телне өйрәнәсе килсә дә, БДИ икенче предметлардан тапшырылгач, аларга өстенлек бирелә, — ди Җәмилә Шәфәгать кызы.

Сер түгел, бүген кайбер ата-аналар физкультура, хезмәт дәресләреннән баш тартырга да әзер. Бердәм дәүләт имтиханнары тапшырыласы предметлар  күбрәк укытылса, югары баллга дәгъва итеп була, дип фаразлый алар. Бу теләкне кайбер мәктәп җитәкчелеге дә хуплый. Ата-аналарны да аңларга була, һәркем баласының мәктәпне яхшы билгеләргә тәмамлавын тели. Ләкин физкультура дәресенең сәламәтлек өчен файдасын аңлатып тору кирәкмидер. Соңгы вакытта укучы балаларның сәламәтлеге болай да начар. Хезмәт дәресләре кыскартылу да баланың  киләчәк үсешенә  уңай йогынты ясамый. Аның йорт төзисе, бакча үстерәсе, балалар тәрбиялисе бар.

Мәктәпләрдәге туган тел кабинетларының  торышы да заман таләпләренә туры килми. Информатика, математика, химия кабинетларыннан аермалы, монда иске җиһазлар, берничә язучының таушалып беткән фотосурәте һәм укытучы тырышлыгы белән булдырылган китап киштәсеннән башка берни дә юк.  Шулай да әлегә кадәр тел укытучылары шушы шартларда да тел белгечләре, укытучылар тәрбияләде. Ә киләчәктә ни булыр — билгесез.

Әле ярый милләт киләчәге өчен җан атып йөрүче укытучыларыбыз бар. Алар иңенә белем бирү генә түгел, лаеклы гражданнар, чын һөнәр ияләре тәрбияләү бурычы да яткан.  Һәр предметка тигез мөнәсәбәт булмый икән, бу кайбер белгечләрнең юкка чыгуына, икенче бер  тармакта исә аларның артык күп булуына китермәсме?

Гөлия Гәрәева.

* * *

Әлфир Сакаев,

“Берлек” татар оешмасы җитәкчесе:

— БДИ башка предметларны икенче планда калдырырга тиеш түгел. Мәктәп программасына кертелгән һәр дәрес укучы өчен мөһим. Ата-аналар тарафыннан  ниндидер  дәресләргә өстенлек бирелә икән, бу бала язмышына кысылу кебек кабул ителә. Мәсәлән, физкультура дәресе баланы сәламәтләндерә, ә туган тел аны рухи яктан баета, шәхес буларак формалаштыра.  Кыскасы, ата-аналар балаларын аерым бер кысалар белән генә чикләмәсен иде.

Гөлүзә Гәрәева,

Уфа шәһәренең 84нче татар гимназиясе укытучысы:

— Мин татар һәм урыс теле укытам. Ике телдә дә иркен аралашуым эштә генә түгел, шәхси тормышымда да һәрвакыт ярдәм итә. Бала да һәрьяклы үсешергә тиеш. Бер ата-ана да баласының киләчәктә нинди һөнәр сайлаячагын төгәл генә күзаллый алмый. Кеше гомер буе бер генә өлкәдә эшләми, башка юнәлешләрдә дә үзен сыный ул. Ниндидер дәресләрне атнасына 7-8 сәгать укыту гына баланың бу предметны яхшы үзләштерәчәген  гарантияләми әле. Киресенчә, бала яраткан фәннәреннән яхшы билгеләр ала, аны кызыксынып үзләштерә. Һәр баланың сәләтен вакытында күреп, аны шул юнәлештә үстерергә кирәк.  


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»